Шәһри Казан

Әле рәссам ул, әле шагыйрь...

Камил Хөсәен улы Тукаев кебек 28 ел буе хәрби хезмәттә булып, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре исемен йөртүчеләр күп түгелдер. Рәссам буларак, «Салют, Җиңү» (Казан), «Җиңү йолдызлары» (Түбән Новгород) кебек күп кенә фестивальләр лауреаты да әле ул. Камил ага белән әле күптән түгел генә Халыклар дуслыгы йортында ачылган күргәзмәсе уңаеннан очраштык.

Реклама

Шулай да: «Сез үзегезне күбрәк кем итеп тоясыз: хәрбиме, рәссаммы, шагыйрьме?» - дип сорамый булдыра алмадым. Ә ул, шуны гына көткән кебек, шигырь белән җавап кайтарды:
- Әле рәссам мин, әле шагыйрь,
Әле генә соң җебемне биреп бөләм,
Әле генә китәм баеп, янә көләм...
Төндә шигырь туса, җанда әгәр,
Зирек ботагын да, бер карусыз
Меңнәр түләп аласымны беләм...

...Һөнәре буенча авиация инженеры ул. Ленинградта авиация училищесын тәмамлаганнан соң, 1950 елда Троицк шәһәренә җибәргәннәр. Самолет технигы булып 15 еллап хезмәт иткәннән соң, К.Тукаевны полкның партия комитеты сәркатибе итеп сайлыйлар. Аннан 1966 елдан Германиягә, 1968 елдан Чехословакиягә билгелиләр. Анда да хезмәтен партия юнәлешендә дәвам итә. Бер үк вакытта, картиналар ясарга да вакыт таба. Әйтик, Германиядә чагында 20ләп Советлар Союзы Героеның портретларын ясый. Көннәрдән бер көнне: «Безгә дә шушы портретларны ясап бирегез әле. Сезнең геройлар үрнәгендә үзебезнең яшьләрне тәрбияләр идек», - дип киләләр аңа. Җирле халыктан кергән тәкъдимне командование белән уртага салып өйрәнәләр. Бара торгач, үзләренә кабаттан ясау шарты белән, портретларны бүләк итәргә булалар. Әмма әле ул чагында моның ахыры шулай көтелмәгәнчә тәмамланыр дип берәүнең дә башына килми. Рәхмәт йөзеннән, һич уйламаганда, полкның тынлы оркестрына ялтырап торган өр-яңа уен кораллары бүләк итәләр. Рәссам буларак, үзенең беренче зур «гонорарын» әнә шул чакта ала Камил Тукаев (сулда). Оркестрлата!
* * *
Төрле темага, төрле жанрда эшләсә дә, бу юлы рәссам табигать күренешләренә өстенлек биргән. Әмма монда да Камил аганы үтәли күреп-тоеп була. Болындагы атларын гына күр. Атларны көтүче малай да кайдадыр шушында гынадыр дип беркатлыланып, тирә-якны күзәтәсең. 14 яшьтән колхозда тайлар көткән Рыс авылы (Әгерҗе районы) малае Камил күңеленә уелып калган мизгелләр, күрәсең бу... Тик авылын да, бу болын-тугайларны да күпме генә эзләсә дә таба алмаячак инде ул - һәммәсе дә су астында калган. Аннан соңгы тормышы да киндергә иңми түгел рәссамның. Ул күргәннәрнең кайсы чорына гына тукталсаң да, тарихи картина язып, кысага кигертерлек. 1941 елда әтиләре сугышка киткәндә гаиләдәге дүрт баланың иң зурысы була Камил. Шуңа да тормыш йөген шактый тартырга туры килә аңа.
- Минзәләдә 1 ел һөнәр училищесында укыдым. Аннан Казанның Киров районындагы 40 нчы күкерт заводында слесарь-инструментчы булып эшләдем. Эшләгән инструментларым яхшы бәяләнеп, Мәскәүгә ВДНХга җибәрелә торган иде. Сугышка китәргә дә берничә тапкыр омтылып карадым. «Син монда кирәгрәк!» - диделәр, - дип сөйли ул. Шулай итеп, 1947 елга кадәр, ягъни армия хезмәтенә алынганчы, заводта эшли К.Тукаев. Егетнең рәсем ясауга осталыгын шул чакларда ук күреп алып, Петров паркындагы, Ленин исемендәге мәдәният сараендагы бизәү эшләренә дә җәлеп итәләр.
Рәсем ясаудан әле булса туктаганы юк Камил аганың. Сәбәбе бик гади: «Картиналарымны яраталар. Шуңа күрә дә, үземне күрсәтүдән бигрәк, башкаларга җан рәхәте бирәсе килә», - ди ул. Эшләре кайда гына юк: Горький һәм Тукай музейларында да, Мәскәүнең «Баш ию» («Поклонная гора») тавында да, Идел буе районының Никахлашу йортында да күрергә була аларны. Ә шигырьләре исә «Советский воин» журналында, «Республика Татарстан» һ.б. басмаларда дөнья күрә. (Шигырьләрне ул бары рус телендә генә иҗат итә).
- Моннан элек, 70тән артык шигыремне туплап, Татарстан Язучылар берлегенә илттем. 3 айдан соң: «Сезнең шигырьләр әзер, килегез», - диләр. Китап чыгару өчен, 50 мең (!) түләргә кирәк икән. 49 мең булса бирер идем, юк дидем, - ди ул, уенын-чынын бергә кушып.
Ни генә булмасын, 87 яшьлек Камил аганы күкләргә күтәрүче пар канатларының берсе - сынлы сәнгать, икенчесе шигърият икәнлеге берәүгә дә сер түгел. Юкса, гомер буе укытучы булып эшләгән хатыны Рәшидә ханым, аның эшләреннән егәр алып, пенсиягә чыккач, соң булса да уң булсын, дип, кулына пумала алыр идеме?!
- Ә Тукаев фамилиясе минем әтидән, бабайлардан ук килә. Күрәсең, мәшһүр Тукайга ошагандыр безнең фамилия. Яратып алган ул аны, без моны беләбез, - ди Камил ага, аңлашылмаучылык калмасын дигәндәй...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: