Шәһри Казан

Ленар Әхмәтов: «Үземне чиклисем килми»

Башкалар кебек кечкенәдән рәссам булу турында хыялланып үскән кеше дип әйтеп булмый Ленар Әхмәтовны. Аның тормышын нигездә спорт, рок-музыка биләп алган була. Грек-рим көрәше буенча 2 нче разрядлы спортчы егет көннәрдән беркөнне худграфта укучы әнисенең бертуган сеңлесе Дания апасының эшләрен күрә дә: «Ничек инде кул белән шулай ясап була?» -...

Моннан 16 еллар элек Чаллының үзәк китапха­нәсендә ачылган үзенең тәүге күргәзмәсен әле дә яхшы хәтерли рәссам: институтның беренче курсында укыган чак, гап-гади ручка белән ясалган А3, А4 форматындагы эшләр... 17 яшьлек егет ул вакытта ук күңеленә салып куя: «Күргәзмәдә күрсәткән эшләр рәссам өчен үткәндә кала икән. Яңа эшләр ясарга кирәк!» Күргәзмәдән-күргәзмәгә яңарып торган бу хис, рәссамга әле дә бер урында катып калырга ирек бирми.

Татарстан Рәссамнар берлегенең яшьләр секциясен җитәкләүче лидер Ленар Әхмәтов белән очрашып сөйләшергә дә, ниһаять, форсат чыкты: «Шәһри Казан» редакциясенең күргәзмәләр залында рәссамның шәхси күргәзмәсе эшли.

- Ленар, синең рок-музыкага мөкиббән кеше булуың иҗатыңда да күренеп тора. Музыкант булып китү мөмкинлеге кулдан ычкынды димисеңме?
- Мәктәпне тәмамлагач, нинди юнәлешне сайларга дигән уй туды. Музыканы сайласаң, анда төркем тупларга кирәк. Рәссам булсам, берүзем дә эшли алам, дип уйладым һәм өстенлекне сынлы сән­гатькә бирдем. Әмма мин барыбер музыка белән шөгыльләнүне ташламыйм. Электрогитарам бар, татар телендә иҗат иткән блюзларым бар. Күптән түгел рәссам-шагыйрь Хәмит Латыйпов сүзләренә «Болан чокыры» дигән җыр туды. Сугыш, мәхәббәт турында да җырларым бар. Күңел тарткач, язасың. Шуңа да үземне чиклисем килми. Рәссам кылкаләмен генә тотып утырырга тиеш, дигән әйбер минем өчен түгел. Дуслар җыелган җирдә, төрле арт-проектлар вакытында да һәрвакыт гитара үзем белән була. Берничә тапкыр сәхнәгә дә чыкканым бар.

- Долларлар сериясендә дә шул ук Элвис Пресли, Мик Джаггер, Курт Кобейннарга тап булабыз. Хәтта берсендә рәссам Хәмзә Шәриповны да күрәбез. Бу сериянең барлыкка килү тарихына тукталыйк әле? «Озын акча» ясау уе ничек килде?
- Чыннан да, 65х150 смлы «озын акчалар». Мин ике еллап Мәскәүдә яшәп алдым. Шул чагында (2004 ел) туган фикер бу. 6-7 ел күңелгә тынгылык бирмәде ул. Мин аны нибары 2011 елда гына ясый башладым. Даими аралашкан иҗатташ дусларым Мәдияр Хаҗиев, Хәмит Латыйпов, Хәмзә Шәрипов кебек бик милли җанлы кешеләр. Мин дә эшләремә алар кебек милли төсмерләр, милли бизәкләр салырга тырышам. Шул ук чит ил музыкантлары сурәтләнгән долларларда да сез татарча шәрехләүләр күрәсез. Ягъни кем ул, нинди төркемдә уйный - менә шундый мәгълүматлар татар телендә бирелә. Бу эшләр үзенә күрә татарларны халыкара дәрәҗәдә күрсәтү кебегрәк тә килеп чыга. «Без аларның сәнгатьләрен беләбез, без хәбәрдар, әмма шул ук вакытта безнең үз сәнгатебез бар», - дибез. Мин еш кына Удмуртиядә уза торган халыкара арт-проектларда катнашам. Анда Финляндиядән дә рәссамнар килә. Минем әлеге эшләр аркасында, без бик дуслашып киттек алар белән. Хәзерге тотрыксыз заманда, минемчә, сәнгать мәдәниятләрне татулаштыра, халыклар арасында ныклы күпер булып тора.

- Соңгы вакытта киндергә түгел, ә клеенкага яза башладың?
- Ул үзеннән-үзе, бичарадан-ничара кебегрәк килеп чыкты. Дөресрәге, үткән җәйдә Болгарда узган арт-проектта катнашырга баргач карыйм, булачак эшләргә дигән кыса асларын алганмын, киндерләр Чаллыда онытылып калган. Нишләргә? Кире кайтып булмый. Кибеткә барып клеенка алдым да, аның да үз рәсемен күпмедер саклап, яңа эш ясадым. «Кара пулат», «Кече манара» эшләре шулай туды. Монда син аучы кебек. Ни бар, шуны җирлек итеп аласың да алдан планлаштырмый гына эшлисең. Бик халыкчан, стильләштерелгән эшләр килеп чыга. Алга таба шушы өслүбтә Татарстандагы архитектураны күрсәтергә ниятлим.

- Син яшь рәссамнар төркемен җитәклисең. Аларга да тукталыйк әле - ни өчен «7 А» булып китте ул?
- Башта без, Татарстан Рәссамнар берлеге соравы буенча, «Кинетик макс» дигән клуб оештырдык. Анда рәсем сәнгате белән шөгыльләнергә теләге булган 6-7 кеше җыелды. Мин аларга ничек итеп киндерне тарттырырга, нинди буяулар белән эшләргә кирәклеген өйрәттем. Бу эш бер еллап дәвам итте. Арадан берсе үз юлын табып, матур гына эшләп китте. Хәзер яшь рәссамнар җыелып, Казанда «7А» дигән яңа проект уйлап чыгардык. Бергә күп кенә арт-проектлар уздырабыз, күргәзмәләр ачабыз. Башта 7 рәссам идек. Һәркайсыбызның исемендә «а» хәрефе бар. Шуңа ул «7 А» булды. Мин үзем хәзер Чаллыга китсәм дә, эш дәвам итә, состав тулылана бара. «Музейда төн» проекты кысаларында «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә ачылган күргәзмәдә 20ләп яшь рәссам җыелдык. Тиздән, гыйнвар аенда, Чаллыда күргәзмә ачарга планлаштырабыз.

- Зирәклеге, акылы бөтен гәүдәсенә сеңгән сыннар ясавыңны да беләм.
- Бар андый тәҗрибә. Бер эшне 2003 елда Мәс­кәүдә эшләгән идем. «Ча­кыру» дип атадым. Күләме белән зур түгел. Аны кургаштан койганнан соң, кул белән чүкеп эшләп төгәлләдем. Икенчесе «Ана белән бала». Ул 2014 елда Халыкара этнофутуристик арт-проект кысаларында Удмуртиядә агачтан башкарылды. Биеклеге 120 см.

- «Сак-Сок», «Карга боткасы» кебек эшләреңне күргән һәркемнең булачак рәссамның әкиятләргә тиенеп үскән балачагы турында да ишетәсе килә торгандыр.
- Мин 3 яшькә кадәр авылда, Норлат районының Яңа Әмзә авылында зур әни янында үстем. Чаллыга балалар бакчасына биргәндә, бер авыз русча сүз белми идем. Авыл бик нык уелып калган хәтердә. Шуңа да торып-торып эшләремә дә авыл күренешләре килеп керә. Ә китапларга килгәндә, әни дә, әбиләр дә укый иде әкиятләрне. Бигрәк тә Тукай әкиятләре - шүрәлеләр, албастылар... Без 12 онык барысы. Күп вакыт 3әр-4әр бала бергә җыелабыз. Зур әнинең бер ягы бар: аңа кунакка килсәң, мин русча аңламыйм, миңа татарча гына сөйләгез, дип кисәтеп куя. Безгә русча белгәнен бер дә күрсәтмәде. Ә «Карга боткасы», «Сак-Сок» - алар иҗатымның Мәскәү чоры. Туган якны сагынганга ясалды ул эшләр.

- Әле күптән түгел генә Чаллыда остаханәле булдың. Дизайнер буларак аны бизәүне кирәк таптыңмы? Диварларга үз эш­ләреңне элеп куйдыңмы?
- Юк, элмәдем. Ни өченме? Яңа эшкә шуның йогынтысы тимәсен дип. Миңа диварда бер артык әйбер дә булмасын. Ягъни чиста кәгазь бите кебек торуы мөһим. Дөрес, өйдә берничә эш эленеп тора.

- Син дизайнер да, шул ук вакытта монументаль сәнгать, сынчылык, графика, җивопись белән дә шөгыльләнәсең. Яшьләр өчен яңадан-яңа проектлар уйлап табасың. Ничек барына да өлгерәсең?
- Рәссам язмышы җи­ңел түгел, әмма миңа бик ошый шулай җәелеп китеп эшләү. Иҗат иткәндә, мин берва­кытта да акча эшләүне күздә тотмыйм. Мин бу эшкә җаныма якын булганга, күңелем теләгәнгә тотынам. Шуңа күрә дә кемгәдер ошасын дип түгел, ә ничек телим, шулай ясыйм.

- Ике улың бар. Аларның рәссам булын теләр идеңме?
- Вакыт күрсәтер. Улларымның берсенә 9 яшь, икенчесенә 7 ай. Олы улым рәсем ясау белән мавыга. Архитектор буласы килә. Кәгазьдән йортлар, макетлар ясый.

- Рәссам өчен иң мөһиме нәрсә дип уйлыйсың: төс танумы, күләмме, теманы тотумы яки бөтенләй башка нәрсәме?
- Ул азат булырга тиеш. Үзен чикләмәскә һәм шул ук вакытта ихлас булырга тиеш. Шул бик мөһим.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: