Шәһри Казан

Әлифбаны беренче булып ул бизәгән

Казан дәүләт медицина университетының медицина-фармацевтика көллияте гөр килеп торды ул көнне. Сәбәбе җитди дә, куанычлы да. Мөгаллим, мәгърифәтче, рәссам Шакирҗан Әхмәтҗан улы ТАҺИРОВ (1858-1918) эшчәнлегенә һәм 1876-1918 елларда ул укыган һәм укыткан Казан татар укытучылар мәктәбе бинасында аңа мемориаль такта ачылуга багышланган фәнни-гамәли конференция сәбәпче иде моңа.

- Моннан өч ел элек Ш.Таһировның 150 еллыгын төрки дөньядан, ерак һәм якын чит илләрдән килгән кунаклар катнашында халыкара фәнни-гамәли конференция дәрәҗәсендә билгеләп үткән идек. Моңарчы аны педагог, мәгърифәтче буларак күпмедер күләмдә өйрәнсәк, рәссам буларак, бигрәк тә китап бизәү юнәлешендәге эшчәнлеге хакында тәүге тапкыр эзлекле эзләнүләр башланды. Әлеге уку йорты диварында истәлек тактасы ачу турында сүзне дә шул конференциядә кузгаттык. Монда инде безнең институтның сәнгать фәннәре кандидаты Рауза Солтанова җитәкчелегендәге тасвири һәм гамәли сәнгать бүлеге активлык күрсәтте. Туганнары, оныклары ярдәме белән бергәләп башкарылып чыккан эш бу, - ди филология фәннәре докторы, профессор, ТР ФАнең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин.
Чыгыш ясаучылар арасында галимнәр, сәнгать белгечләре, архив җитәкчеләре белән беррәттән Шакирҗан Таһировның оныклары - физика-математика фәннәре кандидаты Эрнест Таһиров (Мәскәү өлкәсе, Дубна шәһәре), мәшһүр геолог, тәрҗемәче Вартан Таһиров (Казан) һәм оныгының улы Борислав Шульценың (Мәскәү) булуы, сүз дә юк, әлеге чараның кыйммәтен, мәгънәсен тагын да арттыра иде. Алар шулай ук үзләрен фәндә, мәдәнияттә таныткан кешеләр.
Чыгышлар нинди генә өлкәгә карамасын, Шакирҗан Таһировның иҗади портретына чалым-дәлилләрне юмарт өсти барды: «Шакирҗан Таһири - күренекле педагог-мәгърифәтче» (Г.Мостафина), «Таһировларның сәнгать династиясе: Шакирҗан, Фаикъ һәм Рәйдә Таһировлар» (сәнгать фәннәре кандидаты О.Улемнова); «Шакирҗан Таһировның нәсел агачының тамырлары һәм ябалдашлары» (Э.Таһиров)» һ.б. Әлбәттә, 13 бала атасы, 20ләп китап авторы, үзенең педагогик эшчәнлеге өчен 3 нче дәрәҗә Изге Анна һәм Изге Станислав орденнары һәм «Тырышлык өчен» ике көмеш медаль белән бүләкләнгән, 1915 елда статский советник дәрәҗәсенә тәкъдим ителгән кеше турында әле өйрәнергә дә өйрәнергә кирәктер.

Ш.Таһиров - новатор рәссам
- Ш.Таһиров бөек педагог, мәгърифәтче генә түгел, шул ук вакытта ул иң беренче профессиональ рәссамнарның берсе дә, - дип башлады сүзен КФУның өлкән укытучысы Фирдәвес Ваһапова. - Чөнки ул татарлар арасыннан беренчеләрдән булып, махсус профессиональ белем һәм Санкт-Петербург сәнгать академиясе тарафыннан уку йортларында рәсем дәресе укыту хокукы алган кеше. Шакирҗан Таһиров татар сынлы сәнгате үсешенә һәм барыннан да элек китап бизәү сәнгатенә зур өлеш кертә. Безнең көннәргә кадәр аның ике гаҗәеп әсәре килеп җитте. Якынча 1879 елларда аның тарафыннан кулдан язылган китап һәм балалар өчен басылып чыккан Әлифба китаплары алар. Китапны күчереп язарга, мөгаен, аның укытучылар мәктәбендә укыткан профессиональ каллиграф Али Мәхмүдов белән танышлыгы этәргеч ясагандыр. Ш.Таһировның әлеге китапны бизәүдәге новаторлыгы шунда - ул татарлардагы кулдан язылган китапның кыяфәтен тамырдан үзгәртә.
IX гасырның уртасына кадәр, ягъни Ш.Таһиров эшли башлаганчы күчереп язылган татар китапларын бизәгәндә бернинди дә сынлы сәнгать алымнары - орнамент-бизәк, заставка ише нәрсәләр кулланылмый. Урта Азиянең кулдан язылган китапларына хас бизәү алымнарын Ш.Таһиров беренче тапкыр үзенең укытучысы Али Мәхмүтов белән кулланышка кертә. Ш.Таһиров гарәп шагыйре Әл-Бусыйриның Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормышы турындагы әсәрен күчереп яза. Ул гарәп телендә, әмма Ш.Таһиров аның юлын-юлга татарчага тәрҗемәсен дә бирә. Ш.Таһиров берничә Әлифба яза. Алар арасында 1914 елда Иван Харитонов типографиясендә чыккан Әлифба аеруча игътибарга лаек. Бу татар телендә чыккан, рәсемнәр белән бизәлгән беренче Әлифба. Китапка кергән рәсемнәрне Ш.Таһиров үзе ясый. Аларның барысы да текстка яраклаштырылган. Барлыгы 49 хәрефкә 82 рәсем китерелә. Рәсемнәрне төрле жанрларга бүлеп карарга да мөмкин булыр иде. Әйтик, анималистик жанр, пейзаж-табигать күренешләре һәм урбанистик пейзаж, архитектура һәйкәлләре, Казан урамнары, жанрлы күренешләр. Шул ук вакытта кешеләр яки кеше гәүдәсенең төрле өлешләре - кул-аяк, авыз, борын кебек сурәтләр дә шактый. Монда шунысын да әйтергә кирәк, Ш.Таһиров беренче тапкыр хатын-кыз гәүдәсен сурәтли. Автор күп кенә рәсемнәрне карап ясаган. Рәсемнәр беркатлырак, чөнки сүз беренче профессиональ рәссам турында барса да, ул, кайбер сәбәпләр аркасында, җитәрлек белем ала алмаган...
Бүгенге көндә Ш.Таһиров тарафыннан кулдан язылган китап ТР Дәүләт Сынлы сәнгать музееның графика бүлегендә саклана. Әлеге китап реставрацияләүне таләп итә. Әлифба исә КФУның Лобачевский исемендәге китапханәсе фондларында саклана.
- Дөресен генә әйткәндә, шәхсән үзем аны рәссам буларак кабул итмим. Сүз дә юк, чорына күрә бу бик мөһим һәм кирәкле яңалык булган. Иң мөһиме, ул аны һөнәре таләп иткән өчен түгел, ә үзе һәм үзенең балалары өчен язган. Аның төп эше нигездә белем бирү, мәгариф-методик эш булган. Кеше буларак та, белгеч буларак та Ш.Таһириның балаларының мин бөтенесен дә беләм. Алар бик төрле. Яшь чакта аның хакында әтидән сораштырып калмаганыма бик үкенәм. Ә әти бик чәчелеп китми иде. Бүген бик зур эш башкарылды, Шакирҗан Таһировның исеме ташка уелып калды. Аның туган ягында да нәрсәдер эшләнсә, бик изге гамәл булыр иде, - ди Ш.Таһировның оныгы Эрнест әфәнде. Аның улы әлеге чараның төп химаячесе, Мәскәүдә программа белән тәэмин итүче компаниянең генераль директоры Сергей Эрнестович Николаев та моны нәсел дәвамчылары һәм җәмгыять алдында торган бурыч дип бәяләде.

Дәвамлы эш хәерле
Чарада Шакирҗан Таһириның туган авылы Олы Ачасыр авыл җирлеге башлыгы Равил Кадыйров шундый мәшһүр якташлары белән горурлануларын һәм Шакирҗан Таһировның исемен мәңгеләштерү җәһәтеннән аларның йорты торган урында истәлек ташы кую һәм авыл урамнарының берсенә аның исемен бирү турындагы ниятләре булуын җиткерде. Боларны Ш.Таһировның 155 еллыгына планлаштыралар икән.
- Яшәгән йортлары бүгенге көндә сакланып калмаса да, ул бик бәхетле нигез дияр идем. Анда электән итагатьле, тәртипле гаиләләр яшәде. Бүген дә бу нигез гөл-чәчәк эчендә утыра, - ди Равил Самат улы.
Галимнең эшчәнлеген бәян итү белән беррәттән Казанда сәнгатьне өйрәнә торган Ш.Таһири исемендәге үзәк оештыру һәм педагогия көллиятенә аның исемен бирү турындагы эшлекле тәкъдимнәр дә яңгырады ул көнне. Сүз һәм гамәл берлеген вакыт күрсәтер.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: