Шәһри Казан

Ләмкә

Мактанып әйтүем түгел, солдат ләмкәсен мин «канатлы пехота»да, ягъни һава десанты бригадасында тарттым. Стройда барганда старшинабыз прапорщик Зәки абый: «Элитная молодежь, за-пе-вай!» - дип команда бирүгә: Спустилась с облаков «Крылатая пехота». Сорок километров прошагали, А ведь еще охота, - дип башлап җырлап җибәрә идем. Хәрби ант биргәннән соң, безнең өчен...

Реклама

Мактанып әйтүем түгел, солдат ләмкәсен мин «канатлы пехота»да, ягъни һава десанты бригадасында тарттым. Стройда барганда старшинабыз прапорщик Зәки абый: «Элитная молодежь, за-пе-вай!» - дип команда бирүгә:
Спустилась с облаков
«Крылатая пехота».
Сорок километров прошагали,
А ведь еще охота, -
дип башлап җырлап җибәрә идем.
Хәрби ант биргәннән соң, безнең өчен кызу урак өсте башланды. «И-йо!» дип кычкырып көрәшү, төтен-ялкын эчендә төрле коралдан ут ачу, парашют белән сикерүләр көндәлек шөгылебезгә әйләнде. Дневальный булып тору, казарма идәнен ялтыратканчы юулар үзе бер якты хатирә.
Безнең часть күңелле шәһәрчек читендә урнашкан. Җәйге кичләрдә андагы парктан ишетелеп киткәләгән музыка күңелне җилкендерә. Шимбә кичендә «самоволка»га чыккач, барып кердем паркка. Ачык театр чатырына якынлашып килгәндә, кинәт каршымда комбриг - полковник Чуров пәйда булды. Хатыны белән култыклашып тора, мин сиңа әйтим. Комбриг:
- Иптәш рядовой! Монда нишләп йөрисең? - дип бәйләнмәкче булды. Үрә катып, җитез генә честь биреп:
- Гаеплемен, иптәш булачак маршал! - дим. Шул мизгелдә полковник тау кыялары артыннан күтәрелеп килүче яңа айга карап төчкереп җибәрмәсенме?! Хатын: «Амин! Шулай булсын!» - дип, аны янымнан алып китте.
Икенче көнне взвод командиры Артемчук мине булачак маршалның приказы белән таныштырды. Анда «за уставные действия внештатной ситуации рядовому Аухадиеву присвоить звание «ефрейтор» диелгән иде. Бу инде өлкән солдат һәм вакытыннан элек «бабай» булдың дигәнне аңлата. Аңа карап мин яшьләрне кимсетмәдем, әлбәттә. Киресенчә, алар өчен яхшы яктан үрнәк булырга тырыштым.
Берничә көннән гарнизонда сугышчан көрәш буенча бәйге уздырылды. Анда башка частьларда хезмәт итүче егетләр дә катнашты. Армиягә китәсе елны мин авылыбызның Сабан туенда батыр асты булып калган идем. Монда җиңүче булдым. Шуның өчен комбриг башыннан салып миңа үзенең беретын бүләк итте.
Озакламый десантчылар көне килеп җитте. Шул уңайдан офицерлар клубында «личный состав» көче белән концерт куелды. Шунда катнашырга Зәки абый мине дә күндерде. Ул гармунда «Алмагачлары» көен уйнады, мин кушылып җырладым. Көтмәгән идек, көчле алкышларга күмделәр. Концерттан соң комбриг миңа үзен Сан Саныч дип атарга кушты. Хатыны Наина Израэловна һәм әле кияүгә чыкмаган Инесса исемле балдызы белән таныштырды. Шуннан соң Инесса миңа Инсафчик милый дип эндәшә башлады.
Тиздән Сан Санычны Мәскәүгә алдылар. Үзеннән генерал-майор ясадылар. Ул киткәч, мин бераз сәер халәттә калдым. Чөнки берничә офицер: «Иптәш ефрейтор! Булачак баҗаң аша хезмәтемне җайларга ярдәм итмәссеңме?» - дип мөрәҗәгать итте. Алар өчен кыл да кыймылдатмадым. Ә менә Зәки абыйга ярдәм иттем. Аны туган төбәгендәге хәрби комиссариатка күчерделәр.
Нәкъ унике ай дигәндә, дембель килеп җитте. Кайтып төшкәч, үз хуҗалыгыбызда җигелеп эшкә тотындым. Читтән торып укырга керергә ниятләнә башладым.
Ә теге Сан Саныч бүләк иткән берет туган йортымның түр диварында эленеп тора. Быел десантчылар көнендә шуны киеп, авыл урамын әйләндем. Пехотинец кушаматлы Газизулла карт минем строевой адымыма югары бәя бирде. Соклануларын яшермичә, арттан бала-чага ияреп йөрде. Күрше кызы Әнисә бакчадагы койма аша: «Инсаф абый, парадтагы кебек матур йөрисең, әллә генерал баҗае булырга җыенасыңмы?» - дип сорады. (Үзенә күзем төшеп йөргәнен белми иде әле). «Юк ла, күктәге йолдызлар миңа әтиеңнең кияве булырга кушалар, әйт үзенә, бераз көтсен инде», - дигәч, чия кебек кызарып, өйләренә кереп качты. Яшь әле ул, унҗиде дә тулмаган. Балигъ булган көнне үк димче җибәрермен дигән уем бар.
Шулай инде, десантчы ул, Зәки абый әйтмешли, ил һәм милләт җанлы ир күрке булырга тиеш.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: