Шәһри Казан

Әлмәттә туй

«Дөнья социаль тупикта калганда, Брехт әсәрләренә мөрәҗәгать итә», - дигән бер Америка режиссеры. Хәерлегә булсын - татар театрында кабат Брехт.

Реклама

Бүгенге татар театры әлеге немец классигының ике әсәрен сәхнәгә чыгарды. Беренчесе - «Кураж ана һәм аның балалары» моннан берничә ел элек Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында куелып, зур уңыш белән барган булса (режиссеры - Рәшит Заһидуллин), икенчесен - «Туй»ны (Б.Брехтның «Мещан туе» бер актлы пьесасы буенча) Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәләштерде. Әлеге проект Татарстан театр әһелләре берлегенең матди ярдәме белән тормышка ашырылды. Әмма режиссер Питердан чакырылган булгач, берлек акчасы гына җитмәгәндер, мөгаен, җитәкчелеккә шактый тырышырга туры килгәндер дим.
…Сәхнәгә сукрана-сукрана, Сакаевны сүгә-сүгә, сынган кулын гипс белән аскан Брехт үзе чыгып килә. Янәсе, Питердан килгән режиссер театрның бөтен акчасын алып китә. Сәхнә яктыра. Урындыклар, кешеләр өелешеп ята… Алар берәм-берәм торалар, дөресрәге, үзләрен торгызалар, туй башлана, дөресрәге, дәвам итә… ашыйлар, эчәләр, тагын эчәләр… һәм башкалар, һәм башкалар…
Спектакль шулай башлана, шулай дәвам итә һәм бер тында карала да.
Сәхнәдәге Брехт программага Нәфис Габдрахманов дип язылган. Тик премьера алдыннан артистыбыз кулын сындырган, шуңа гипсланган килеш уйнап йөри. Аны Искәндәр Сакаев: «Бертольт Брехтның яшь чагына охшаган», - дигәч, интернеттан табып, чагыштырып карадым - охшаган бит, җәмәгать! Бер уңайдан, Брехт турында әйбәтен дә, гайбәтен дә укып чыктым. Пьесаларын язарга хатыннары вә сөяркәләре булышкан дип шикләнә икән аның иҗатын өйрә­нүчеләр. Әмма безнең өчен анысы мөһим түгел. Безгә татар режиссеры куйган, татар артистлары уйнаган, татар тамашачысы караячак спектакль кадерле.
Кыскасы, сәхнәдә туй бара. Түрдә - Кәләш (Эльмира Яһудина), немецка охшатып гримланган Кияү (Илсур Хәйретдинов), Кияүнең анасы (Сәкинә Минханова), Кәләшнең атасы (Рафик Таһиров), Кәләшнең апасы (Мәдинә Гайнуллина), Кияүнең дусты (Динар Хөснетдинов), Ир (Рамил Минханов), Хатын (Наилә Нәҗипова), Егет (Раушан Мө­хәммәтҗанов). Аларның кайсыдыр эчпошыргыч, кайсыдыр бәйләнчек, кайсыдыр мактанчык, кайсыдыр шау-шулы, кайсыдыр мәзәк - туй табынында һәркайсы үз тормышы белән яши. Аларның кыланмышларын күреп өлгерергә күз иярми. Берсенең монологын тыңлаган арада, икенчесенең өченчесен кочаклаганын күрми калганмын, ул арада дүртенчесе белән бишенчесе эләгешеп алган түгелме соң? Кәләш иренең йорт җиһазлары ясавы белән мактана, әмма туй дәвамында җиһаз ватылып бетә. Кәләшнең анасы кызының гыйффәтле булуына ышанган, әмма «кем әйтмешли», «кызы анасына гына кыз икән» - авырлы булып чыга. Биредә беркем беркемне тыңламый, кунакларның һәрберсе үзенчә мәш килсә дә, эчкәндә алар барысы да бербөтенгә әверелә: эчү хәрәкәтен синхрон рәвештә кабатлыйлар.
Туй тәмам. Кунаклар таралыша. Кәләшнең бар борчылганы: «Иртәгә бөтен шә­һәр минем авырлы булуымны һәм ватык җиһазларны сөйләячәк...».
Пьесаны театрның директоры Фәридә Исмәгыйлева тәрҗемә иткән. Шушы урында Фәридә Багисовна адресына берничә мактау сүзе әйтеп узасым килә. Тәрҗемә чыннан да шәп - артистлар сөйләшкәндә текст «тешкә тими». Соңгы берничә сезонда берничә тәр­җемә әсәре карадым, дөресен әйткәндә, кайберләре камиллектән шактый ерак иде. Минем анализлавым буенча, уңышлы тәрҗемәләрнең авторлары - театр кешеләре, уңышсызлары - талантлы әдәбиятчыларныкы. Пьесаны, һичшиксез, театр кешесе тәрҗемә итәргә тиештер дип уйлыйм. Фәридә Исмәгыйлева үзе сәхнәгә чыгып уйнамаса да, әсәрне язучы булып та, шагыйрь булып та түгел, иң элек театр кешесе буларак күзаллаган. Афәрин!
Спектакльнең режиссеры - Искәндәр Сакаев. Ул Әлмәт театрында икенче мәртәбә спектакль куя һәм икенче мәртәбә тамашачыны сәхнәгә алып менә. Әйе, биредә бөтенесе дә - артисты да, тамашачысы да шул бер үк сәхнәдә. Туйчылар өчен табуреткалар ясалса, тамашачы өчен шул ук агачтан эскәмияләр әзерләнгән. Аерма шунда гына: тамашадагы урындыклар сюжет буенча ватыла, тамашачыныкы ватылмаска тиеш.
Спектакльдә режиссерның эше ювелир хезмәтенә тиң. Артистлар шулкадәр шомартылган, темпераментлары ташып торганнар бераз сүрелдерелгән, парлар шулкадәр бер-берсенә яраштырылган - кыскасы, ансамбль тел-теш тидерерлек түгел. «Спектакль бишенче-алтынчы уйнаганда гына туа. Туса… Тумыйча калырга да мөмкин», - ди режиссер. Спектакль туган иде… Инде аңа бәхетле язмыш юрыйк.
«…Туйларында мин дә булдым, аш-суның чиге юк, бәлешләренең төбе юк, мичкә-мичкә бал куйганнар…» - диебрәк тәмамланамы әле татар халык әки­ятләре? Әлмәттә туй башлана гына әле…

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: