Шәһри Казан

«Луиза икәнемне онытмасам, сәхнәдә уйный алмас идем»

Һәр театрда озак еллар сәнгатебезгә хезмәт иткән, коллективның йөзек кашлары булырдай күренекле актерлары бар. Әлмәт татар дәүләт драма театрында эшләүче Татарстанның халык артисты Луиза Солтанова - әнә шундыйлардан. Әле күптән түгел генә үзенең 70 яшьлек гомер бәйрәмен каршылаган актер белән аның сәхнә эшчәнлеген күздән кичердек.

- Гомер узган саен, артист халкы да үзенең үткәннәрен сагынып яши. Күңелегездә сакланып калган рольләрегез дә яшьлегегезне искә төшерәдер.
- Үземнең күңелдә генә түгел, бүген дә тамашачының хәтерендә сакланган рольләрем бар әле. «Яланаяклы кыз» спектаклендә Гөләндәм роле әнә шундыйларның берсе булды. Мин аны әзерләгәндә, Гөләндәм еларга тиеш урынга җиткәч, елый алмый аптырый идем. Режиссер: «Әгәр спектакльдәге өзек мин теләгәнчә барып чыкмый икән, төне буе эшлибез», - дигәч, күңелем тулып елап җибәрүем бүгенгедәй күз алдында. Режиссер шунда ук: «Менә хәзер монологыңны сөйлә», - дип, мине тизрәк сәхнәгә менгерде. Тырыша торгач, ул ролем уңышлы гына килеп чыкты. Соңыннан башка спектакльгә килгәнче үк тамашачылар: «Теге «яланаяклы кыз» уйныймы?» - дип сорый башладылар. Аннары А.Гыйләҗевнең «Әгәр бик сагынсаң» әсәрендә Мәдәния әбине биргәч тә образга керә алмый аптырадым. «Ничек инде мин өлкән кешене уйный алыйм?» - дип ризасызлык белдергән идем. Әби күлмәге киеп, башыма яулык япкач кына рольгә кереп киттем. Соңыннан тамашачы ул спектакльнең дәвамын сорый башлады һәм Аяз абый «Әткәй җырлый да, елый да» дигән пьеса язды.
- Элек күренекле шәхесләрне уйнау артист өчен мәртәбә саналган. Андый рольләрегез дә булмый калмагандыр...
- Спектакльләрдәге баш рольләрне уйнау миңа ләззәт бирә иде. «Васса Железнова»да - революционер Рошель, «Ябырылу»да Ленинның туганы Ольганы уйнадым. Андый рольләрне әзерләгәндә тарихны күп укырга кирәк. Үзбәк, казах һәм башка милли драматургларның классик әсәрләрендә дә шактый уйнарга туры килде.
- Йөздән артык образ, йөз холык... Аны төрлечә гәүдәләндереп бирергә кирәк бит әле.
- Аларның уртаклыклары да булгандыр инде. Эшләгәндә һәркемнең үз алымы бар бит. Рольне укып чыгуга, аның үзенчәлеген эзли башлыйсың. Аннары режиссерга үз теләгеңне әйткәч, образның «орлыгын» табасың. Шуннан соң һәр табышың аңа өстәлә бара. Һәрбер образның син генә аңлаган аһәңе, аерым бөртеге була.
- Сезнеңчә, сәхнәдә яшәү белән уйнауның аермасы бармы?
- Алар икесе бергә кушылып китә. Әгәр мин сәхнәдә Луиза икәнемне онытмасам, уйный алмас идем, чөнки сәхнәдә үзеңне өлкән итеп тоярга ярамый. Уйный башлауга, үземне яшь итеп сизә башлыйм.
- Луиза ханым, Сез театр сукмагыннан да, тормыш юлыннан да ирегез Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Камил Вәлиев белән бергә атлыйсыз. Партнерлар булып та уйнарга туры килгәндер. Шундый чибәр кызның күңелен ничек яулады икән ул?
- Без театрда 52 ел эшлибез. Бергә яшәвебезгә 41 ел вакыт узып киткән. Яшь чакта спектакльләрдән соң мине - егетләр, аны кызлар көтеп торган чаклар еш булды. Ул кызлардан качып йөри иде. Яшь чакта бит үзеңнең арттан йөргән егетләрне чагыштыра башлыйсың. Камил тыйнак, инсафлы, юмарт иде. Аның кулыннан килмәгән эш юк. Әле хәзер дә аш бүлмәсендә балык ризыклары әзерләп куярга ярата. Камил, өйдә генә түгел, театрда да һәрвакыт терәгем булды. Минем өчен үзеннән дә ныграк борчыла торган кеше ул. Чәчләребезнең аның белән бәйләнүенә үкенмим. Без ике бала тәрбияләп үстердек. Сәнгать юлыннан китмәсәләр дә, безнең спектакльләрне тамашачы буларак карап баралар.
- Элек тамашачы артист уенына нык ышанган. Аның белән килешмәсә, сәхнәгә менеп кул күтәрү очраклары булуын да ишетеп беләбез.
- Бервакыт «Ил атасы» дигән спектакль бара. Әсәрдә сугыш чоры тасвирлана иде. Бер артистыбыз иске бишмәттән. «Йә Ходаем, ярдәмеңне бирсәнә», - дип ялварганда, тегенең җилкәсеннән бишмәте төшеп китте. Шунда өлкән яшьтәге бер абзый сәхнәгә менде дә, аны идәннән алып, кире шул артистның иңнәренә салды. Элек гаҗәеп ышанучан иде халык. «Әни килде» спектаклендә усал хатын Расиханы уйный идем. Бер авылга фатирга кергәч, хуҗаларым спектакль алдыннан бәйрәмдәге сыман табын әзерләп куйганнар. Кайтсам, хуҗа хатын мине: «И-и, сеңлем, белгән булсам, сине фатирга кертмәгән булыр идем. Үзеңне гомер буе яраттым. Син шундый усал да мыни әле?» - дип каршы алды. Мин аны шулай ышандырырлык итеп уйнавыма сөендем, ә хәзерге тамашачы сәхнәдә синең күз яшең акса да, тәгәрәп үлсәң дә ышанмый, чөнки халыкның күп нәрсәгә ышанычы бетте. Кеше каты бәгырьлегә әйләнеп бара. Тормыш ритмы нинди булса, тамашачы зәвыгы да шулай үзгәрә.
- Әлмәт театрында камаллыларны кабатлаган спектакльләр дә бара. Үзегездә нинди әсәрләр сәхнәләштерелүен теләр идегез?
- Артист, ничә яшьтә булуга карамастан, хыялы чиксез. Күңелдә ниндидер өмет яши. Бәлки миңа хыялланудан туктарга вакыттыр, дип тә уйлап куям. Театрда классик әсәрләр, һичшиксез, булырга тиеш ул. Бер-береңне кабатлап куюлар - табигый күренеш, әмма ул яңгырый торган әсәр булсын. Сәхнәдән бүгенге тормыш турындагы спектакль күрергә теләр идем.
- Театрларда буыннар алышынып тора, ел саен диярлек яшьләр килә. Өлкән буынның киңәш-тәкъдимнәренә колак саламы алар?
- Хәзерге вакытта артистка бик талантлы булырга кирәк. Бүген яшьләргә, театрга килеп керү белән үк, бәхет елмаеп тора. Чит илләргә гастрольләргә йөриләр, ә ул безнең өчен якты хыял гына булып кала. Яшьләрдә пластика көчле, әмма тел ягы аксый әле. Тел мәсьәләсендә яшьләргә үз фикерләремне әйтеп киләм. Әлегә киңәшләребезгә колак салалар, безгә хөрмәт белән карыйлар.
- Әгәр үзегезнең иҗат юлы турында китап язарга туры килсә, аны нәрсәдән башлар идегез?
Гомерем буе өлкән буын артистлар алдында баш идем. Олыларны искә алып, шулар турында истәлекләр язар идем.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: