Шәһри Казан

Марат Бәшәров: «Минем татар фильмында тагын, тагын төшәсем килә»

Бүген «Родина» кинотеатрында, XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында, «Мулла» фильмын презентацияләделәр. Дөрес, фильмны төшерү дәвам итә, шуңа күрә әлегә аның тизерын гына тәкъдим иттеләр. Тамашачылар белән очрашуга фильмның иҗат төркеме, актерлар, шул исәптән фильмда катнашкан милләттәшебез Марат Бәшәров та килгән иде.

Проектның продюсеры, «ТатарКино» директоры Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, кинематография тарихында, кинофестиваль форматында беренче тапкыр ислам кыйммәтләрен чагылдырган картина тәкъдим ителә.

- Туфан Миңнуллинның берничә ел дәвамында театр сәхнәләрендә барган бу классик әсәрен экранлаштырырга вакыт җитте, - диде ул.

Мәгълүм булганча, фильмны төшерү төркеме ике атна Әтнә районының Күәм, Күңгәр һәм Бәрәскә авылларында эшләде. Проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырыла. Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, киләсе елга әлеге картина белән мөселман киносы фестиваленең конкурс программасына чыгарга ниятлиләр.

Фильмда зур булмаган, ләкин үзенчәлекле роль башкарган Марат Бәшәров:

- Сценарийны укып чыкканнан соң, фильмны төшерүнең беренче көнендә мин режиссердан: «Тагын бер көн, бер сәгать кенә бирегез әле. Минем татар фильмында тагын, тагын төшәсем килә», - дип сорадым, чөнки туган телемне бик сагынган идем. Минем биографиядә 100гә якын картина бар. Кызганыч, әлегә кадәр алар арасында бер генә татар фильмы да булмады. Аллага шөкер, менә хәзер бәхет елмайды. Чакыруларын бик теләп кабул иттем. Мин тамашачыдан көнләшәм, чөнки аны бик кызыклы, тирән мәгънәле, кеше күңеле турындагы гадел, дөрес тарих көтә, - диде.

Реклама

Фильмның режиссеры һәм төп герое Рамил Фазлыев әйтүенчә, картинаның шәһәр күренешләрен тагын бер атна төшерәчәкләр. Вакыйгалар төрмәдә һәм шәһәр эчендә барачак. Аның ахыргы варианты тамашачыга кайчан тәкъдим ителәчәге әлегә төгәл билгеле түгел. Шулай да иҗат төркеме, бу вакыйга киләсе елга булыр, ди.

- Әлеге фильм җаваптан бигрәк, сораулар тудыра. Аларга җавапны фильмны караган һәр кеше үзе табар дип уйлыйм, - ди ул.

Продюсер Марат Әхмәтшин Рамил Фазлыевның эшен бәяләп менә нәрсә диде:

- Рамил Туфан Миңнуллинның бу әсәрен Әлмәт театрында сәхнәләштергәннән соң, театр дәүләт статусын алды. Бу әһәмиятле вакыйга булды. Пьеса дүрт театрда куелды. Белгечләр Рамилнең спектаклен иң эчкерсезе дип бәяләделәр. Шуңа күрә әлеге әсәрне экранлаштыру идеясе туды. Бу хакта инде без өч ел элек хыяллана башлаган идек. Әлбәттә, әсәрнең сәхнәдәге варианты белән картина арасында аермалыклар бар. Әмма Туфан Миңнуллинның төп идеясе шул килеш кала. Фильмны төшерү җиңел булды. Безгә барысы да ярдәм итте - Әтнә районы администрациясе дә, авыл халкы да. Төнлә дә төшерергә туры килде.

Марат Әхмәтшин әйтүенчә, дин темасында алар дин әһелләре белән киңәшкән. Дини йолаларны башкарганда да урындагы халыкның фикерләренә, киңәшләренә колак салганнар.

Баш рольне исә Әтнә театры артисткасы Гүзәл Гаффарова башкарачак.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: