Шәһри Казан

Марат Кәбиров: «Мин Ходайны жәллим»

Әңгәмәдәшем - искиткеч талантлы шәхес Марат Кәбиров. Шагыйрь, прозаик, журналист, интернет проектлар авторы ул. Аның сүзләренә дистәләрчә җырлар язылган - һәм чыннан да олы хәрефтән - ҖЫРЛАР дип әйтерлекләр.

Реклама

- Марат, мин сине бер өч бит мактый алыр идем, әлбәттә. Тик, әйдә әле, баштан үзең белән таныштырып кит әле.
- Казанда, кило ярымлык кына бернәрсә булып дөньяга килгәнмен. Әнинең хәле авыр булгач, шунда алып киткәннәр. Үләме-каламы дип кайгыга баткан әнине: «Тукай урамында туды балаң, шагыйрь булыр әле», - дип юатканнар. Паспортымда туган җирем Актаныш районының Чуракай авылы дип язылган. Монысы әтиемнең туган җире, ул үлгәч, без әнинең туган авылына - Башкортстанның Илеш районындагы Сеңрән авылына кайтканбыз. Мин күкрәк баласы гына булганмын әле, әтине бик хәтерләмим. Гомеремә бер тапкыр да «Әти» дип әйтергә туры килмәде…
Илештә үстем. Сигез еллык мәктәпне тәмамлагач, Үрге Яркәйдәге һөнәрчелек училищесында укыдым. Вузга тиз генә кереп булмагач, авылда эшләп алырга туры килде. Көтүче дә, механизатор да булдым. Уфага китәрлек акча юнәтү исәбеннән бер ай чамасы сыер да саварга туры килде. Әни савымчы иде бит. Мин аның янында, маллар арасында үстем. Тормышның асылы миңа ана сөте белән дә, тана сөте белән дә кергән инде.
Озак еллар Уфада яшәдем, аннан Казанга күчтем.
- Бу соравыма, әлбәттә, минем җавабым бар, тик синең фикерне дә беләсе килгән иде. Уйлап, санап карасаң, татарның бик күп таланты Башкортстан ягыннан. Шагыйрьләр булсын, җырчылар… Моның сәбәбе нидә? Нидән күп туасыз сез анда, ә?
- Уфада чакта бу хакта уйлаганым юк иде. Бары тик Казанга күченеп, «Тагын бер башкорт килде инде без җыясы данны җыярга», дигәнрәк карашлар белән очрашкач кына игътибар иттем. Бер карасаң, Башкортстанда татарлар үзләре дә күп бит. Аннан соң, бу төбәктә күңел хөрлеге, рухи иркенлек, ихласлык көчле. Ә Татарстан - һәрвакыт Мәскәүнең игътибар үзәгендә булган. Андый халәттә ихлас булып та, хөр күңелле булып та яшәү авыр. Ә иҗат ул - күңел иркенлеге. Бәлки, шул сәбәпчедер…
- Берничә интернет-проект алып барганыңны беләм. Татар китапларының электрон вариантларын тарату, сату буенча да. Шуның турында сөйлә әле. Алгалыйлармы? Нинди нечкәлекләре бар?
- Сайт белән маташа башлау чарасызлыктан килеп чыкты. Гәзит-журналлар, әлбәттә, әсәрләрне үзләре сорап бастыра. Тик мин күп язам, алар гына өлгерә алмый. Һәм мин үз сайтымны ачарга булдым. Ләкин бу эш 25000 сум тора икән. Үземә тотынырга туры килде. Башта бушлай хостингта йөрдем, соңрак түләүлегә күчтем һәм доменны да танылган дизайнер Ратмир Әхияров тәкъдиме буенча www.maratkabirov.com дип үзгәрттем. Электрон китап ясау буенча беренче тәҗрибәләр шунда дәвам итте.
Берничә елдан соң, ВебКитап барлыкка килде. Аны сынауга һәм камилләштерүгә биш елдан артык вакыт китте. Бу дәвер эчендә мин теләсә нинди җайланмада укыла торган татарча китап чыгару серләрен өйрәндем, кибет платформасын ясадым, аны заманга һәм татарга яраклы итеп өлгерттем. Бүген www.webkitap.ru - технологик яктан дөньяның бер системасыннан да калышмый торган сәүдә платформасы. Һәм аның төп үзенчәлеге - һәр язучы монда үз әсәрен сатуга куя һәм сәүдә барышын күзәтә ала. Ә укучылар теләсә кайсы әдипнең яңа гына табадан төшкән әсәре белән үз вакытында танышып бара.
Идея яхшы, шулай бит. Язучылар өерелеп ябышырлар сыман иде. Тик андый нәрсә күзәтелмәде. Сәбәбе - аларның күбесе әле интернетны үзләштермәгән, чит ил язучыларының эшчәнлеге белән таныш түгел, ә компьютер ача белүчеләр социаль челтәрләрдән ерак китә белми. Ләкин бу бары тик вакыт эше генә.
Сатып алучылар күп дип мактана алмыймдыр. Монда да нәкъ офлайндагы кебек бит, сату өчен реклама кирәк, акча түгәргә кирәк, эшләргә кирәк. Әгәр юк-бар проектларга түгелгән миллионнарның бер өлеше генә миндә булса, әлбәттә, ВебКитап бүген бөтен татар дөньясында танылган сайтларның берсенә әйләнер иде. Әгәр ул әле дә яши икән, бары тик минем һәм татар китабы өчен җан атып торган дусларымның хезмәте исәбенә генә яши. Ләкин укучылар, кызыксынучылар көннән-көн арта бара. Күпләр үзләре китап алмаса да, бу сайтны социаль челтәрләрдә рекламаларга тырыша.
- Иң даһи, иң укылышлы татар китабы күпме тираж белән тарала ала дип уйлыйсың? Теориядә, әлбәттә.
- Бу сорауга озак җавап бирермендер, әрнүгә бастың…
Мин теоретик түгел. «Мәхәббәттән җырлар кала» повесте мине электрон китаплар белән шөгыльләнергә мәҗбүр итте. Аны интернеттан гына ун меңгә якын сатып алдылар. Бу минем беренче повестем һәм интернетка чыгарган күләмле татар әсәрләренең дә беренчесе иде. Аннан соң язылган «Сагындым. Кайт инде…» повестенә беркемнең дә исе китмәде. Минем иҗат янында ниндидер тынлык урнашты. Ә «Бердәнбер һәм кабатланмас» романын интернеттан унҗиде меңнән артык кеше сатып алды. Татарстан китап нәшриятында ул биш мең тираж белән чыкты, күпме сатылганын әлегә әйтәлмим.
Биш меңне дә теләсә кемгә бирмиләр. Мин бары тик Нәбирә Гыйматдинованың гына җиде мең данәдә чыгуын хәтерлим. Ул күпләрнең яраткан язучысы, сюжетларны бик оста кора, әсәрләре детектив кебек укыла. Бер кимчелеге бар - ир-атларны белми, аның бөтен ирләре дә картонный персонажлар. Ләкин китапны укыганда ул хакта уйламыйсың. Һәм мистика… Нәбирә - татар әдәбиятында минем иҗатыма иң якын язучыларның берсе.
Картонлык (катырка персонаж) бер аның гына гаебе түгел, татар әдәбиятендә тулы канлы персонаж тудыра алу - бераз проблема. Моны Фатих Хөсни, Әмирхан Еники, Хәсән Сарьян, Аяз Гыйләжев һәм, әлбәттә, Мөхәммәт Мәһдиев кенә бөтен тулылыгында эшли алалар иде (аларның төп герое гына түгел, ә һәр персонажы үз язмышы белән яши ала). Болар бит инде бөтен дөнья аренасына курыкмыйча чыгарырлык талантлар.
Зифа Кадырова бар. Бу ханым - чын мәгънәсендә феномен инде. Язганнары минем өлкә түгел, мин корырак стильле, кискен характерлар белән эш итә торган язучы. Шулай да укып чыктым язганнарын. Әдәби осталык юк диярлек. Әмма күңел ашкынуы бар, үзе күргән-кичергәннәрне башкалар белән дә уртаклашу теләге бар. Шундый хәлне күз алдыңа китер: сине күрше апа туктата да сөйли башлый… Башта син сәгатькә карап-карап аласың, аннан соң вакыт үлчәме югала… Һәм син тулысы белән аның хөкеменә каласың… Мин Зифа феноменының серенә төшендем дә шикелле. Ул үзе күргән, үзе белгән тормышны үз мөмкинлегенчә сурәтли. Һәм ул күргән тормыш белән мин белгән тормыш - уртак. Ул әдәбиятне бик нык белмәсә дә, тормышны белеп яза. Ул кабинетларда әдәбият теориясен өйрәнеп һәм шуны әсәрләрендә кулланырга тырышып утырган кешеләрдән миңа күпкә якынрак. Менә шушы уртаклык укучы белән язучыны бербөтен итә. Һәрхәлдә, миңа шулай тоела. Тагын шуны да әйтергә кирәк, Зифа статик күренеш түгел, ул әсәрдән әсәргә үсә бара. Һәм аны яраталар. Ул популярлык буенча мине дә узып китте.
Галимҗан Гыйльманның «Албастылар»ы бар. Бу шулай ук бер сулышта укыла торган әсәр. Татар әдәбиятында беренче хоррор - коточкыч романы. Стивен Кинг көнләшерлек дәрәҗәдә язылган. Һәм ул бер катлы гына әсәр түгел, беркатлысы җиңел укыла, ә тулысынча аңлар өчен дөнья мифологиясе белән таныш булу таләп ителә.
Бу урында Ркаил Зәйдулла прозасын читләп үтсәң, хата булыр иде. Ркаилдә шигърият көчле, ул гади генә бер агач ботагыннан да символик мәгънә бирә ала.
Тагын әллә кемнәрне санарга мөмкин булыр иде. Татар талантларга бай ул. Ләкин менә кайсын гына даһи дип исәпләргә дә, кайсына нинди тираж бирергә?
Мин нәшир булсам, нәкъ бүгенге Татарстан китап нәшрияты кебек итәр идем: иң популяр язучыга биш мең тираж, ә соңыннан өстәмә. Чөнки бездә барысы да һава торышы белән бәйле.
- Син интернетта актив кеше. Татарның интернетта да үз сүзе белән түгел, ниндидер ясалма тел белән язуына, ниндидер агач, тапталган фикерләр китерүенә, милли мәсьәләләрне дә урысча «чәйнәвенә» ачуың килмиме синең?
- Тапталмаган фикерләрне тик шәхесләр генә, үзенең күпме торганын белеп сөйләшкән кешеләр генә әйтә ала. Ләкин бүген шәхесләр түгел, ә пычранудан куркып такыр юлдан атлаган такыр миле кешеләр модада. Уртакуллар. Ә «Милләтем!» - дип кычкыру Айдар Хәлим белән Фәүзия Бәйрәмовага гына килешә. Алар авыр вакытта да кычкыра алдылар. Шуның михнәтен дә, рәхәтен дә күрделәр бугай. Башкаларга килешми. Һәм аларның тавышы ишетелми дә.
Ә интернетта… Хәзер бит компьютер мөмкинлекләре чикләнмәгән. Хет айподыңа, хет андроидыңа, хет компьютерыңа куй татар шрифты - бу бушлай һәм бик җайлы. Бу - бер. Икенчедән, милләт турында чүбек чәйнәгән әтрәк-әләмнәр - татар милли хәрәкәтенә нәфрәт уяту өчен махсус ялланган кешеләр түгелме икән дип шикләнеп тә куям әле. Россия тарихын белгән кеше өчен бу шигем сәер тоелмастыр бит?
Һәм тагы бер нәрсә. Безнең күп гомер читтән тагылган идеяләрне «переваривать итеп» үтә. Шуларны чәйнәп бөтен энергиябезне бетерәбез дә, мөһим эшләрне башкара алмый калабыз. Чөнки милләтнең үз идеясе юк. Кечкенә кибетнең дә үзенә күрә бизнес-планы була. Ә монда - тулы бер милләт! Идеясез, хыялсыз милләткә ясин чыгып куярга да мөмкин, димәк, ул дөнья белән бәхилләшкән. Ә хыялың бар икән, аны тормышка ашыру планы да булырга тиеш. Бәлки, ул бардыр, мин генә белмимдер…
- Армиядә хезмәт иттеңме?
- Юк. Дзюдо буенча кандидат, биатлон буенча беренче разряд, парашют спорты буенча гына берни дә юк - шулай да мине десантура көтә иде. Гаилә хәле авыр, дип алмадылар. Бер атна ялынып йөрдем. Куып кайтардылар. Соңгы классташны озаткач, елап калдым. Шулай да берничә елдан соң, Таҗик-Әфган чигендә беркадәр вакыт эшләргә туры килде. Һәм еларга. Соңгы табутны озатканда…
- Соңгы елларда елаганың бармы, Марат?
- Бар. Мин, гомумән, елак кеше. Ирләрдә дүрт сыйфатны хөрмәт итәм: кайнар канлы, салкын акыллы, каты куллы, йомшак күңелле.
- Татарча иҗат белән баеп буламы? Җыр сүзләрең өчен авторлык гонорары аласыңмы?
- Соң, ул гонорар бит авторлар җәмгыятен тотуга китә. Шуннан артканы - безгә. Тегеләрдән бик артмый да бугай. Ул җырларны тыңлаган һәрбер кеше бер сум гына бирсә дә, мин инде күптән миллионер булырга тиешлемен. Татарча иҗат белән баеп булмыйдыр. Минем иңглиз телендә китап чыгарып карыйсым килә. Баер өчен дә түгел, ә тормышны көйләр һәм уйланган проектларны чынга ашырыр өчен. Әлегә юньле тәрҗемәче таба алмыйм.
- Мәктәптә ничек укыдың? Нинди билгеләргә дип әйтүем?
- Әйбәт укыдым. Бигрәк тә математика белән химиядән. Әдәбиятне укымадым, аны мин болай да белә идем.
- Тукай премиясе аласың киләме? Хәзер бит аның күләме артты. Бер санап караган идем, шул ук республика асрый торган футбол-хоккей командасының бер еллык кына бюджетын Тукай премиясе итеп таратсаң да, язучыларга гына түгел, район гәҗитләренә ике генә «заметка» язган бөтен кешегә дә премия итеп өләшергә җитәр иде. Нигә дәүләт шулай итми дип уйлыйсың?
- Аласы килә. Дәүләт премиясе - уен түгел. Бу инде татарча бер китап та укып карамаган түрәләр дә сине таный дигән сүз. 500 мең бит ул. Кемнең аласы килмәс?! Тик аны миңа бирмәячәкләр. Ә артыннан йөрергә вакытым да, теләгем дә юк. Ходай биргәндә, язылганда язып калырга кирәк.
Калганы - ерунда. Минем инде үз исемем дә үзем өчен җитә. Һәм мин хөкүмәт язучысы түгел.
Ә футбол-хоккей… Бу хакта артык таралып китеп сөйләшергә теләмим. «Китап» дигән роман бар минем. Шунда барысы да ачык тасвирланган. Спорт бүген халыкка түгел, ә хөкүмәткә хезмәт итә. Массакүләм спорт халыкны берләштерә, аны массага әйләндерә. Масса белән идарә итү җиңел. Ә идарәне җиңелләштерү коралы өчен хөкүмәт теләсә нинди акчалар түләргә әзер.
- Дингә карашың нинди?
- Мин Ходайны жәллим. Безнең диндарлар аны җигәләр.
- Син Казанга килгәч Язучылар берлеге әгъзасы булдың бугай. Анда әгъза булып тору ни бирә?
- Үзеңне гади генә язучы түгел, ә рәсми әгъза итеп тою мөмкинлеге. Анда хәзер без өч йөздән артык диләр. Эшләмәгәннәре дә бар… Ә мин язучылар союзының яхшы эшли торган әгъзасы.
- Бу илнең конкрет кайсы төше ошамый сиңа?
- Бернәрсәсе дә ошамый. Мин монда үземне чит планета кешесе кебек тоям.
- Үзегезнең авылда ничегрәк карыйлар сиңа? Авылда дусларың бармы?
- Гәрчә монда тумасам да, мин монда үскән идем... Тукайчарак, шулайрак. Монда классташларым - без алар белән бертугандай яшибез. Шигыремдәге күпер башы малайлары - монда. Тик без үстек. Хәзер инде без каратистлар түгел, авылны акрын гына кулында тоткан чая егетләр түгел, без абзыйлар гына.
Бу - минем авыл. Комлыкта уйнаганда кемнеңдер: «Әтиләр кайта!» - дигән тавышы ишетелә дә барысы да әтиләре каршына йөгерә. Аларга мин дә иярә идем. Бөтен малайларны да әтиләре күтәреп алып өйләренә атлый. Бер мин генә читтә калам һәм күз яшемне күрсәтмәс өчен, якындагы зиратка юнәләм. Ә анда күбәләкләр… Берсе миңа килеп куна… Беркайчан да ике күбәләк килгәне булмады, һәрвакыт берәү… Ул миңа гел әтиемнең җаныдыр кебек тоела иде. Мин әтигә әйтәсе сүзләремне аңа әйтеп елый идем. Вак-вак төрткеле ак күбәләк. Ул мине гомерем буена озатып килә. Узган җәйне, әнине Казанга алып китәргә җыенгач та килде. Дус егетем шаккатты: «Марат, күбәләкләр вакыты түгел бит, монысы кайдан чыккан?» - ди. «Брат, бу - минем авыл…» - дидем аңа. Һәм, чынлап та, бу авыл - минеке.
- Шигырь озак языламы?
- Шигырь - керфеккә кунган яшь кебек. Ул кире күңелгә кереп китәргә дә, сезнең аяк астына тамып төшәргә дә мөмкин. Барысы да мизгеллек.
- Син, чыннан да, сирәк талантларның берсе. Үзең шуны тоясыңмы?
- Тоям. Мин бу җирдә үземнең кемлегемне белеп яшим. Шуны белгән өчен бөтенесенә дә түзеп яшим.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: