Шәһри Казан

Җәмаса Шакир, Җәмилә апа яки минем беренче гонорарым

Мин ул көнне кәнсәләргә ничек барып эләккән идем соң әле? Мәктәпкә дә кермәгән чәчнәби кызый кемгә кирәк булып, кем чакырган булды икән мине? Ә бит халык Персидәтел Шакир чакыруы буенча җыелган иде. - ...Шулай итеп, әлимпиадыны үткәрәбез, җәмәгать. Җә булмаса, киләсе атнада, җә булмаса, аннан алдагысы атнада. Районнан әйттеләр, җә...

Реклама

Мин ул көнне кәнсәләргә ничек барып эләккән идем соң әле? Мәктәпкә дә кермәгән чәчнәби кызый кемгә кирәк булып, кем чакырган булды икән мине? Ә бит халык Персидәтел Шакир чакыруы буенча җыелган иде.
- ...Шулай итеп, әлимпиадыны үткәрәбез, җәмәгать. Җә булмаса, киләсе атнада, җә булмаса, аннан алдагысы атнада. Районнан әйттеләр, җә булмаса, җыру буенча, җә булмаса, бию буенча иң яхшыларны сайлап алырга. Җә булмаса...
Шакир абый «җә булмаса» сүзен кушып, кыскартып әйтә. Ул, гомумән, бик ашыгып сөйли, шуңа күрә, аның «җә булмаса»сы «җәмаса» булып яңгырый. Чыршылылар аны Җәмаса Шакир дип йөртә. Дөрес, Җәмаса Шакир дип аны соңрак, сугыш беткәч, колхоз рәисе булып Ләйсән белән Тахиянең әтисе Камил абый эшли башлагач кына атый башладылар, хәзергә әле ул Персидәтел Шакир, ә менә фамилиясен белмим, ишеткәнем булмады.Югыйсә минем әтине дә, ул сугышка киткәч, аның урынына калган бөтен директорларны да гел фамилияләре белән генә атап йөрттеләр. Үзләрен генә түгел, хатыннарын да шулай. Әни - Булатов хатыны, Факиһә апа - Филимоновның җәмәгате. Кияүгә чыкмаган Мария апа исә - Маклакова. Болар турында башка чакта сөйләрмен, әлегә сүз «әлимпиады» тирәсендә бара иде бит әле...
- ...җә булмаса, Җәмилә апа биесә...
Җәмилә апа - безнең күрше. Авылда аның кадәр оста сөйләүче, такмак чыгаручы, биюче һәм кушамат тагучы юк. Аны да, иренең исемен тагып, Сәмигъ Җәмиләсе дип йөртәләр. Сәмигъ Җәмиләсенең кайда эшләгәнен мин белмим, әмма җыен-җыелышта сөйли торган «әртист» булуын беләм. Монда да Җәмилә апа үзенең төп осталыгын яшереп тормады. Җәмаса Шакирның «җә булмаса Җәмилә апа биесә» дип әйтүе булды, Җәмилә апа:
- Биек тауның башларыннан
Машина үтеп бара...
Бию кайгысы юк әле,
Бәрәңгем бетеп бара,
- дип, шунда ук аның авызын япты. Бәрәңге беткән чак булуга кармастан, авылда олимпиаданы барыбер үткәрделәр. Мин анда ике шигырь сөйләдем. Берсе - Шәйхи Маннурның «Совет әдәбияты» журналында басылган, «Әти миңа хат язган» шигыре, икенчесе такташның «Мокамай» поэмасы иде. Беренче урынны алдым. Беренче бүләкне дә. Ә бүләге нәрсә дип уйлыйсыз? Бүләге - ике бармакча куеп, сарык йоныннан бәйләнгән олы ак бияләй. Һич ялгансыз, башын тишеп, баш аркылы кисә, бармакларны җиң ясап, күлмәк урынына киярлек.
Алай да мин ул «гонорар»га бер дә сөенмәдем. Дөресен әйткәндә, ачуым ук килде әле. Ни өчен дисәң, ул йон бияләйне минем өчен түгел, ә сугыштагы автоматчылар өчен дип бәйләп утырганнар иде безгә кич утырырга җыелган солдаткалар.
Апа (үземнән өч яшькә зуррак Флера апа инде) ул бияләйне сүтеп, үземә оек бәйләп биргәч кенә ачуым басылды. Әле дүртенче сыйныфта укыганда да киеп йөрдем мин ул оекны.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: