Шәһри Казан

Мәдинә Маликова парашют белән дә сикергән, шахматта да откан...

Шушы көннәрдә халкыбызның яраткан язучысы, тугыз роман, утыз китап авторы Мәдинә Маликова үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтте. 50 ел иҗат итү дәверендә берничә буын укучы аның әсәрләрен укып үсте. Әле булса иҗаттан туктаганы юк аның. - Мәдинә апа, кемнән генә сорама, «йөрәк әле һаман 18дә» диләр. Сез ни диярсез? -...

Шушы көннәрдә халкыбызның яраткан язучысы, тугыз роман, утыз китап авторы Мәдинә Маликова үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтте. 50 ел иҗат итү дәверендә берничә буын укучы аның әсәрләрен укып үсте. Әле булса иҗаттан туктаганы юк аның.
- Мәдинә апа, кемнән генә сорама, «йөрәк әле һаман 18дә» диләр. Сез ни диярсез?
- Олыгаю үзен сиздерә. 80 яшьтә дә, «Йөрәк һаман шул килеш» дигәнгә ышанмыйм мин. Вакыт агышы да башка хәзер. Бер көн эчендә элек эшләгән кадәр эшләп булмый.
- Тормышта бар да ал да гөл генә бармый бит. Зарланган чакларыгыз күп булдымы?
- Ансыз булмый инде ул. Аллага шөкер, тормыштан уңдым. Шушы яшькә кадәр яныңда ирең булу - зур бәхет ул. Тиздән Әхмәткә дә 80 яшь тула. Аннары безнең иҗат кешеләре булуыбыз да бик әйбәт. Аның белән уй-фикерләребез туры килә, кайгы-шатлыкларыбыз уртак. Безнең сөйләшеп сүзләр бетми. Яшәгән саен бер-беребезгә хөрмәт арта гына бара. Мин иремнең инженер яисә башка һөнәр иясе булуын күз алдына да китермәдем.
- Сезнең үткәннәргә күз салып, тәүге тапкыр илһам чишмәләрегез ургып чыккан чакларны искә алыйк әле.
- Язу сәләте минем әниемнән дә күчкәндер. Заманында шигырьләр яза иде ул. Мин дә туган ягым Сарман районы Мортыш Тамагы мәктәбендә укыганда шигырьләр, пьесалар яза башладым. Аннары Минзәлә педучилищесына киткәч, язудан туктап тордым, чөнки анда күп вакытны укуга бирдек. Спектакльләр дә уйнап йөрдек. Казан дәүләт педагогия институтының тарих бүлегенең 3 нче курсында укыганда, редакцияләргә мәкаләләр яза башладым. Аннары «Комсомолец Татарии» газетасында эшләдем.
- Яшьлек чоры мавыгуларсыз булмый торгандыр...
- Мин парашют белән сикерү түгәрәгенә йөрдем. Тик бары бер тапкыр гына сикерергә туры килде. Шахмат уйнарга яраттым, ярышларда катнашып җиңүләр яулаган өчен институт чемпионы исеме дә биргәннәр иде үземә. Аннары йөзү белән мавыктым. Хәзер дә елга буена барсам, су коенмыйча түзә алмыйм. Педучилищеда укыганда, мандолинада, пианинода, аккордеонда, скрипкада уйнарга өйрәндем.
- Сез күпкырлы талант иясе. Теләсә кайда эшли алган булыр идегез. Әмма Сезне редакция үзенә тарткан. Бигрәк тә кайда эшләгән елларыгыз сагындыра? Остазыгыз дип кемне саныйсыз?
- Минем иң яратып эшләгән елларым «Азат хатын» журналында булды. Мин анда 23 ел эшләдем. Башка җирдә эшләсәм, мин язучы булып та китә алыр идемме икән, дип уйлыйм. Журналда аралашу, кешеләр белән очрашу өчен мөмкинлекләр күбрәк булды. «Казан каласы таш кала» дигән беренче повестемне язганнан соң, аны укытырга Аяз Гыйләҗевка биргән идем. Ул аны ике тапкыр укып чыкканнан соң, үзенең киңәшләрен бирде. Журналда бастырырга тәкъдим итте. Зур әсәрләр язарга да ул киңәш иткән иде.
- Әсәрләрегезгә сюжетларны кайлардан алып яздыгыз дигән сорауны Сезгә күпләр бирәдер.
- Яза башлаганчы, мине ниндидер тема дулкынландырырга тиеш. Мәсәлән, «Кызыл гөл» китабымны язарга телевидениедә булган бер тапшыру этәрде. Анда заманында Гитлерның ярдәмчесе булган, фашист Мартин Борманның улы турында сөйләделәр. Улы да шул ук исем-фамилияне йөртә икән. Аннан: «Нигә син ул исем-фамилия белән йөрисең?» - дип сорыйлар. Улы исә: «Ул минем атам», - дип җавап бирә. Шуннан уйланып киттем. Әтисе фашист булган кеше мактанып йөри алмый бит. Әгәр минем әтием дә шул заманда тикшерү органнарында эшләсә, ничек булыр иде икән дигән уй туды.
Аннары бервакыт агулар ясаучы профессор турында сөйләп шаккатырдылар. Ул ясаган агуны төрмәдәге бер кызда сыныйлар. Әлеге галим шул кызга гашыйк була.
«Арыш тәме»н язганчы, радиодан сөйләгән бер селекционер хатын белән очраштым. Ә «Чәчкә балы»н язганда, миңа наркомания темасын яктырту кирәк иде. Аның өчен милиция полковнигы белән очраштым. Ул миңа нарколог-табиб янына барырга кушты. Шул хатын миңа шаккатыргыч нәрсәләр сөйләде. Аннары күрше хатыны да үз язмышы турында күп сөйли иде. (Ул хатынга мин әсәремдә опера җырчыларына гына хас тавыш бирдем. Мин анда безнең халыкның талантларны ачарга мөмкинлеге булмавын күрсәтергә теләдем. Анда бер яһүд образы да бар). Әнә шул сюжетлардан хис-кичерешләр туды.
«Кызыл гөл» романын өч айда яздым. Эшкәртә торгач, бер елга сузылды. Кайбер әсәрләр күңелдә бик озак йөри. Әле күптән түгел генә «Кызыл гөл» китабымның русчасы да чыкты. Аны русчага үзем тәрҗемә иттем.
- Мәдинә апа, кайсы гына әсәрегезне алсаң да, үзегез шул вакыйгалар арасында кайнаган сыман.
- Үзеңә хас булмаган нәрсәне әсәргә язып булмый. Хәтта тискәре геройны да үзеңә үлчәп карыйсың. Кешенең табигатендә яхшысы да, яманы да бар. Алай да, бөтен әсәрләремә дә үзем прототип булып кердем, - дип әйтә алмыйм.
- Тарих бүлегендә укуыгыз әсәрләрегездә дә сизелми калмый. Әйтик, «Көмеш билбау», «Сөембикә» әсәрләрендә тарих та, сәясәт тә бар.
- Әлбәттә, әдәби әсәрләрне язганда да иҗтимагый өлкәгә кереп чыгам. Тарих бүлегендә укуым тәэсир итәдер, күрәсең.
- Кәрим Тинчурин исемендәге театрда куелган «Сөембикә»гездән, анда уйнаган артистлардан канәгатьме Сез?
- Бу минем бишенче пьеса. Тамашачы аны яратып кабул итте. Артистлар да уңышлы сайланган.
- Калган пьесаларыгызга сәхнәдә урын бирелдеме?
- Әйе, Әлмәт, Минзәлә театрларында алар уңыш белән барды.
- Язган әсәрләрегезне иң элек кемгә укытасыз?
- Элек улларым укый иде. Хәзер Әхмәткә эчтәлеген генә сөйлим. Аннары турыдан-туры «Казан утлары» журналына илтәм.
- Улларыгыз нинди һөнәр ияләре?
- Алар икесе дә программалаучылар. Олысы Ильяс гаиләсе белән Канадада яши. Искәндәр - Казанда.
- Бүгенге көндә әдәбият өлкәсендә Сезне ниләр борчый?
- Әдәбиятта бүген укырлык китап күп түгел. Ә аларны укучылар күп әле. Бүген минем 8 төрле китабым сатуда тора. Мин үз китапларым янында башкаларныкы да тезелеп торуын теләр идем. Менә шунда татар әдәбияты бай булып күренер иде. Шунда кемнеке күбәк сатылуын да күреп булыр иде.
- Басылган китапларыгызны үзегез сата торган бердәнбер язучыдыр Сез... Аларны ничегрәк таратасыз?
- Элек китапханәләргә мө­рәҗәгать итә идем. Хәзер кибетләргә куям.
- Бүген язучының матди хәле ничек, дип саныйсыз?
- «Элита»журналыннан минем хакта язарга килгәннәр иде. «Мин нинди элита булыйм инде. Бай кибетләргә кергәнем юк », - дигәч, алар да аптырап калды. Бүгенге көндә язучыны бигрәк кимсетәләр инде. Әгәр китапларың сатылмаса, ипи белән суга калыр идең. Пенсия бездә картлык өчен генә арта. Хезмәт өчен түләнсен иде ул. Гонорарлар да куанырлык түгел бит. Әле дә ярый китапларым сатыла.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: