Шәһри Казан

Мәдәният яратучылар берләшә

28-29 июньдә Казан Кремлендә Kremlin LIVE дигән Халыкара заманча мәдәният фестивале үтә. Ул моннан биш ел элек оештырыла башлаган иде. «Әлеге чара мәдәният яратучыларны берләштерү өчен кирәк. Аны Универсиада алдыннан үткәрү Казанның имиджын тагын да күтәрәчәк», - дип белдерде аны оештыручылар. 28 июньдә Россиянең төрле шәһәрләреннән йөз дизайнер катнашында фестиваль...

Реклама

28-29 июньдә Казан Кремлендә Kremlin LIVE дигән Халыкара заманча мәдәният фестивале үтә. Ул моннан биш ел элек оештырыла башлаган иде. «Әлеге чара мәдәният яратучыларны берләштерү өчен кирәк. Аны Универсиада алдыннан үткәрү Казанның имиджын тагын да күтәрәчәк», - дип белдерде аны оештыручылар. 28 июньдә Россиянең төрле шәһәрләреннән йөз дизайнер катнашында фестиваль дә уза. Аларның эшләреннән күргәзмәләр оештырыла, теккән киемнәр күрсәтелә. Дизайнерлар шунда ук остаханәләр дә оештыра. 29ында исә тамашачы концерт күрә алачак. Анда Россиянең халык артисты Игорь Бутман, Санкт-Петербургның рок оркестры катнашуы көтелә. Казанлыларга француз җыр төркеме белән танышырга мөмкин була. Биредә «Голос» проекты җиңүчесе Эльмира Кәлимуллина да катнаша.
Фестивальнең бюджеты 8,5 миллион сумны тәшкил итә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: