Шәһри Казан

Мемуар (Өлкәннәр өчен әкият)

Көннәрдән бер көнне Кәҗә-Кәҗәләй истәлек язарга утырды. Иң элек ул Тукайның «Кәҗә белән Сарык» әкиятендә үзенең искиткеч зур роль уйнавы хакында тыйнак кына әйтеп үтте. Аннан соң, шул мәгълүм әкияттәге кайбер җитди җитешсезлекләргә, тел кытыршылыкларына, күзгә хата булып күренгән төгәлсезлекләргә тукталды, ягъни, унике бүре башыннан тыш, капчыкта тагы егерме ике...

Реклама

Көннәрдән бер көнне Кәҗә-Кәҗәләй истәлек язарга утырды. Иң элек ул Тукайның «Кәҗә белән Сарык» әкиятендә үзенең искиткеч зур роль уйнавы хакында тыйнак кына әйтеп үтте. Аннан соң, шул мәгълүм әкияттәге кайбер җитди җитешсезлекләргә, тел кытыршылыкларына, күзгә хата булып күренгән төгәлсезлекләргә тукталды, ягъни, унике бүре башыннан тыш, капчыкта тагы егерме ике арыслан башы булуын да, ботканың көрпә катыш ясмыктан пешкәнлеген дә ассызыклап куюны кирәк дип тапты. «Сарык, чыннан да, шыр тиле, шыр дивана, шыр аңгыра иде», - дип, сарыкны бик якыннан белүенә янә бер ишарә ясап алды.
Өзлексез яза-яза, көн арты көн, ай арты ай узды. «Яшь чакта мин бокс, гимнастика, теннис, татар көрәше, самбо, футбол, баскетбол, дзю-до һәм дзю-после ише спорт төрләре белән шөгыльләнә идем, саргаеп-теткәләнеп беткән кайбер мактау кәгазьләремне әле дә күз карасыдай саклыйм», - дип, Кәҗә-Кәҗәләй спортка, бигрәк тә «Рубин» футбол командасына карата булган мәхәббәтен кәгазьгә төшерде. Берочтан «Ак Барс» хоккей командасына да мактау сүзләрен жәлләмәде. Спортка бөтенләй катышы булмаган «Вамин» белән «Кызыл Шәрык»ка да, бер уңайдан, дифирамблар яудырды...
«Мин әле бүген дә, һич курыкмыйча, капчыктагы утыз ике юлбарыс башын тартып чыгара алам, ләкин, ни кызганыч, безнең якларда хет бүре-мазар да юк ичмасам...» - дип тәмамлады ул алты йөз алтмыш алты битле истәлеген...
Нәшриятта аның истәлеген укып чыгарга теләүчеләр бик күп булуга карамастан, ниһаять, берәү табылды. Әлеге дә баягы истәлегенең язмышы белән кызыксынып, йөз дә әллә ничәнче мәртәбә килгәч, әлеге дә баягы шул Берәү әфәнде аңа тәфсилле фикерләрен җиткерде.
- Хөрмәтле Кәҗә-Кәҗәләй иптәш, - диде ул, - романга тиң кыйссагызны үтә игътибар белән карап чыктым. Әлбәттә, дөресен әйтергә тиешмен: гаять җитди темага тотынгансыз. Сүз дә юк, тема - гениальский! Бездә бу темага язучылар бар, шөкер. Әйтер идем - мүре, дип! Кайберәүләр аларны кайсыдыр нәшриятларда бастырып та чыгарырга өлгерде инде. Әмма да ләкин сезнең роман шәп! Хәтта әйтер идем - супер, дип! Дөрес, тел стихиясе белән сюжет эзлеклелеге, шулай ук, конфликт белән эчке каршылыкның бөтенләй булмавы, әсәрнең идеясезлеге, автор сөйләме белән булмаган персонажлар теленең аерылгысызлыгы трилогиянең сыйфат дәрәҗәсен берникадәр төшерә төшерүен... Әмма аңа карап кына сезнең кәефегез кырылмасын! Безнең бөтенләй таланты булмаган язучыларыбыз да мондый вак-төяк җитешсезлекләрдән арынып бетә алмыйлар...
- Мин бит истәлек язган идем, роман түгел, - диде, ниһаять, Кәҗә-Кәҗәләй һәм «Роман гына язасым калган икән!» - дип уйлап куйды.
- Истәлек?! Бигрәк тә әйбәт. Китерегез! Киләсе елга! Юк, мин ике елдан пенсиягә чыгам, әйдә, өч елдан китерегез! Языгыз, ашыкмагыз! Укырбыз! Глауный, исән булыйк! Ә хәзер... кем... иптәш... җазучы әфәнде... сау булыгыз!
Кәҗә-Кәҗәләй, алты йөз алтмыш алты битлек «роман-трилогия»сен сорап алырга да онытып, тәмам миңгерәеп, Берәү әфәнде бүлмәсеннән чыгып китте. Өенә кайткач, канатланып, кабат истәлек язарга утырды. Иң әүвәл «Күрде газиз башлар» дип язып куйды ул. Бераздан кәгазьгә бер-бер артлы сүзләр тезелә башлады: «Мин туганда ук сакаллы булганмын...»

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: