Шәһри Казан

Менә БЕЗНЕҢ кемебез бар!

Татар сәнгатендә шундый атаклы шәхесләр бар ки, сөйләшеп утырган чакларда исем яки фамилиясен әйтүгә үк һәр милләттәшебезнең күкрәге киңәеп куйгандай була: ягъни «әнә безнең кемнәребез бар!» Сәйдәш, Җиһанов, Ваһапов, Илһам, Әлфия, Рәхимкулов... Кайсы һөнәр ияләре икәнлекләрен дә, дәүләт алдында ниндирәк югары дәрәҗәләргә ирешүләрен һәм нинди премияләргә лаек булуларын да әйтеп...

Әлеге исемлекне тагын бераз дәвам итеп, якынрак чор шәхесләрен барлый башласак һәм әңгәмә вакытында: «Рамил Курамшин...» - дип тә өстәп куйсак, милли сәнгатебез белән кызыксынып яшәүче бер кеше дә: «Анысы кем?» - дип сорамаячак. Чөнки татарның зур сәнгатендә үзенчәлекле таланты белән алтмышынчы еллар ахырында ук таныла башлаган һәм инде ике-өч буынның сөекле музыкантына әверелгән Рамил уйнаган көйләрне тыңлап сокланмаган, матур мәгънәдә сихерләнмәгән яки тетрәнмәгән татарны табу кыендыр хәзер...
Әле шунысын да әйтергә кирәк: Р.Курамшин, бөек Тукай әйтмешли, коеп куйган баянчы гына түгел, бәлки җырчы, байтак кына инструменталь әсәрләр һәм җырлар авторы, шулай ук күренекле артистлар турындагы истәлекләр, музыкаль сәнгатебезгә багышланган үткен телле публицистик мәкаләләр авторы да. Башта без аның белән ике иҗат кешесе һәм күршеләр (урам аркылы гына яшәдек) буларак дуслаштык. Сүзләребез әдәбият һәм сәнгать хәлләре турында бара иде. Хәтта Татарстан телевидениесе экранына бергә чыккан чаклар да булды. Ул минем иҗатка багышланган күләмле тапшыруларны баянда уйнавы һәм җырлавы белән матурлый, тулыландыра иде. Ә менә узган гасырның туксанынчы еллар башында Татарстанның мөстәкыйльлеге өчен барган көрәштә Рамилнең үз халкы өчен утка да, суга да керергә әзер булган милләтпәрвәр егет икәнен дә күреп сокланырга туры килде. Бу хәлләр безнең җаннарны тагын да якынайтты. Әле шул елларның кызыклы бер хатирәсе дә һаман истә...
Татарстанның мөстәкыйльлеге игълан ителгән көннәрдә миңа, кунак булып, Магнитогорск шәһәренең милли хәрәкәт җитәкчеләре килгән иде. Табын әзерләп, өстәл тирәли утыруыбыз булды, ишек кыңгыравы тавыш бирде. Ачсам - күршем Рамил! Ул да өстәл янына урнашкач, әлеге шәһәрнең милли лидеры Әдһәм абый, ак сакалын сыйпап, сорап куйды:
- Хуш, кем була бу иптәш? Таныштыр инде...
- Ашыкмагыз, билгеле булыр! - дидем мин, сюрприз сыманрак нәрсә ниятләп. Ашыйсылар ашалгач, эчәселәр эчелгәч, залга чыктык. Исемен әйтми генә, Рамилгә:
- Минем хромкада берәр көй уйнап җибәр әле минем кунакларга, - дидем.
- Юк, андый уенчык гармунда уйнап, сәнгатьне фәкыйрьлисем килми. Лутчы кунакларың хакына берәр җыр җырлыйм...
Залның уртасына басты да «Иске кара урман»ны башлап җибәрде. Үзем тыңлыйм, үзем кунакларымны күзәтәм: барысы да башлары иелгән таш сыннарга охшап калды. Тын алудан һәм әз генә селкенүдән дә тыелып утыралар сыман. Әле җыр беткәч тә, шактый вакыт, һушларына килә алмыйча, иелгән хәлдә утырдылар. Аннан соң гына, ниндидер сихердән айныгандай, кыяр-кыймас сүз башладылар:
- Фәнзаман, ниһаять, бу егет белән таныштырырсың бәлки?
- Рамил Курамшин үзе була бу! - дидем, үзем ясаган табышмагымның барып чыкканыннан кызык табып.
Гаҗәпләнгән кунаклар, Рамил киткәч, болайрак куаныштылар:
- Бөтен Магнитогорск алдында горурланып сөйләрлек вакыйга булды бу! Тик менә безнең хөрмәткә бу кадәр мәшһүр затның җырлаганына ышанырлармы икән?
Мин Рамил Курамшин кебек шәхесләр турында язганда кайчак төртелеп калам: «Менә бу җырларның ни дәрәҗәдә матур һәм күңелгә ятышлы булуын каләмем белән тасвирлый, газета бите аша аларның көйләрен ишеттерә аламмы мин?» Юк, хәлдән килми андый нәрсә, һәм ул сәләт бер генә каләм иясенә дә бирелмәгән. Чөнки музыкага бәяне музыкага салынган мәдхия белән генә биреп буладыр. Хисләремне генә аңлата алам...
Мәсәлән, Рамил үзенең кайбер көйләрен яки халкыбызның «Тәфтиләү», «Уел», «Гөлҗамал»ларын уйнаганда, мин татар халкының бөтен тарихын күз алдымнан үткәргәндәй булам, ерак бабамнарның кайгысын, шатлыгын, өмет һәм моңнарын тоям. Тагын шуны өстим: инде күп еллар элек Рамилнең сәләтен һәм кемлеген бәялисем килеп, кыска гына бер кәлимә табарга тырыштым һәм мондый нәтиҗә ясадым: «Рамил Курамшин - бер баяны белән оркестрны алыштырырлык музыкант!» Һәм 1993 елда бу кәлимәм Тинчурин театры залында Рамилнең иҗат эшчәнлегенә 25 ел тулуга багышланган кичәдә дә яңгырады.
Рамил Курамшин турында сөйләгәндә еш кына «беренче» сүзен дә кулланырга туры килә. Менә шул «беренче»ләрнең берничәсен генә искә алып үтик. 1975 елда ул татар музыкасы тарихында беренче булып «Баян һәм оркестр өчен концертино» дигән күләмле әсәр иҗат итә. Баян партиясен үзе башкарып, аны радио һәм телевидение фондына яздыра. Сиксәненче еллар уртасында бу әсәр СССР телевидениесенең 1 нче, 2 нче программаларында күрсәтелә. Бөтенсоюз телевидениесендә татар баянчысының чыгышы - бу да беренче мәртәбә була. «Концертино»ның музыкантлар тарафыннан җылы кабул ителүе Рамилне тагын да зуррак әсәр - «Баян һәм оркестр өчен концерт» язарга илһамландыра. Менә шушы ике әсәре татар музыкасы дөньясында ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен гади укучы да күзаллый алсын өчен гадирәк чагыштыру кирәктер: әдәбият яссылыгына куеп бәя бирсәк, аларның беренчесе - повестька, икенчесе романга тиңләшерлек хезмәт.
1980 елдан Казан телевидениесендә Рамил беренче булып үзенең аерым (сольный) концерты белән чыгыш ясый. Шуннан соң, аның җиңел кулы белән, башка баянчыларга да юл ачыла.
Рамилнең баян өчен язылган оригиналь әсәрләрен һәм халкыбыз көйләренә югары профессиональ дәрәҗәдә язылган эшкәртмәләрен татар баянчылары гына түгел, ә бүтән милләт музыкантлары да яратып башкара. Бу урында халыкара конкурслар лауреаты, Санкт-Петербург консерваториясе профессоры, баянчы Олег Шаров, Россиянең атказанган артистлары Анатолий Кочергин, Михаил Репка, Виктор Михенчев составындагы Орёл шәһәренең баянчылар триосы, Мәскәү шәһәренең Виктор Гридин җитәкчелегендәге «Россия» ансамбле исемнәрен атап үтәргә була.
Сәнгатьтә кешеләр күп. Безнең милләттә дә зур гаскәр хәрбиләре санынча. Ләкин армиянең җиңүен талантлы гаскәрбашлар хәл иткән сыман, асыл сәнгать язмышын да туганчы ук кабилиятле итеп яратылган, шул кабилиятне өзми-куймый үстергән, шул хезмәте өчен «Татарстанның халык артисты» дигән зур мәртәбәгә ирешкән Рамил Курамшин кебек шәхесләр хәл итә. Менә шуңа күрә дә мәшһүр сәнгать иясенең юбилее да дөньядагы бөтен татарларның: «Әнә безнең кемебез бар!» - дип әйтерлек рухи бәйрәме булып кабул ителер сыман.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: