Шәһри Казан

Өмет тулы иҗат

Күптән түгел Әлмәт дәүләт муниципаль институтында шагыйрә Клара Булатова исемендәге премиягә дәгъва кылучы яшь авторларны бүләкләү тантанасы булып узды. Шул уңайдан әлеге институт узган елгы җиңүчеләрнең иҗади һәм фәнни эшләре тупланган гаҗәеп матур һәм тирән эчтәлекле китап та чыгарды. Җыентыкның баш мөхәррире, педагогика фәннәре кандидаты профессор И.Р.Сәлахов кереш сүздә болай...

Реклама

* * *
Табигать, сиңа үпкәләп
Йөргәнмен бер дә юкка.
Мин монда үзем ышандым
Үземнең матурлыкка.

Һәр таңнан торып җыр язу
Керде көн гадәтемә.
Мин монда үзем ышандым
Үземнең сәләтемә.

Һәр көнең шатлык китерә
Иртәдән торуыма.
Мин монда үзем ышандым
Бәхетле булуыма.
* * *
Без кайчандыр синең белән
Бергә йөргән юлларга,
Җәйгә чыксам, чык түгелә,
Кышка керсәм, кар ява.
Әле һаман карлар япкан,
Яфрак яткан юллардан,
Сукмаклардан ялгыз үтсәм,
Синең хакта уйланам.
Язлар җитсә, ул юлларда
Гөрләвекләр йөгерә,
Җитәкләшеп тагы шунда
Йөрисе иде бер генә.
* * *
Гаҗәпләнәм шунсына:
Әле һаман сине күрсәм,
Минем сулыш кысыла.
Еллар үткән, Мин һаман
Күрү түгел, исемеңне
Ишетсәм дә ут янам.
Җитәр инде, кит инде!
Нишләсәк тә, бергәлеккә
Кайтып булмый бит инде.
* * *
Кабан күле өсләренә
Карлар сибелә.
Кабан күле өсләрендә -
Мин дә син генә.

Кабан күлен кочып алган
Калын кар гына,
Барам, барам, көртләр ярам,
Алып бар гына.
Кабан күле буйларында -
Карлы төн генә.
Кабан күле буйларында -
Мин дә син генә.
Кар ак кына, йомшак кына,
Төн сердәш кенә...
Күл читенә, җир читенә
Барам - дәш кенә.
Син бер дәш кенә,
дәш кенә!..
* * *
Табигатьтә, җирдә күпме сөю,
Бер-берсенә гашыйк бары да:
Иркәләнеп гөлләр дымга сыена,
Ишкәкләргә дулкын сарыла.

Бу дулкында күпме тормыш кайный,
Күпме еллар аның өстендә.
Яр көнләми аны, яр күпсенми,
Яр тикшерми аның берсен дә.

Бу агымга бары ышана ул,
Бу агымга барын кичерә.
Шушы ярлар кебек олы җанлы
Булсын иде барлык кеше дә.

Нигә кирәк?
Кайдан килде тагын шундый уйлар?
Ник үткәнне искә төшерү?
Сиңамы соң миннән гафу сорау?
Сиңамы соң миннән гафу сорау,
Миңамы соң сине кичерү?!

Ул көннән соң узды ничә еллар,
Чигәләргә сибеп көмешен...
Сиңамы соң миннән гафу көтү?
Миңамы соң сине гафу итү?
Безгәме соң кабат килешү?!

Нигә кирәк соңлап аңлашулар?
Нигә кирәк җанны актару?
Безгәме соң кабат кавышулар?
Кайтамы соң кире аккан сулар,
Безгәме соң аны кайтару?
Безгәме соң язны кайтару?!
* * *
Еллар буе тыела алган хиснең
Ник җибәрдек тезген-йөгәнен?
Ничек соң син батырчылык иттең?
Ничек соң мин котыла белмәдем?

Иңнәремә генә кагылдың тик
(«Ачулана калса ни әйтер?..»),
Сыенмаска гына иде дә бит,
Баш әйләнеп китте нишләптер.

Дуслыкның да шунда, ни гаҗәптер,
Бөтенлеге сынды, кителде,
Хәзер инде менә дерелдәп йөр
Тотылмаган карак шикелле.
* * *
Әллә нинди татлы, тәмле бу хис
Күкләрдәнме шулай иңде дә
Бик матур бер сүзсез көй шикелле
Үтеп керде бикле күңелгә.

Көтмәгәндә җанның балкуының
Сәбәпчесе булган кешенең
Батырчылык итеп үземә дә
Әйтә алмас идем исемен.
* * *
Син елларга соңга калып килдең,
Түгел анда айга, көннәргә.
Мин күпләрне син дип кабул иттем,
Син башкалар белән йөргәндә.
Хак дип белеп, ялганнарга баттым,
Дөрестер дип кердем ялгышка.
Соң булса да чын үзеңне таптым,
Шуның өчен рәхмәт язмышка.
* * *
Син: «Ярату», - дисең,
Кем соң белгән?!
Бу тойгылар әле күңелне
Вакытлыча бары җилкендергән
Бер мавыгу гына түгелме?
Бик охшаш бит алар бер-берсенә,
Аеруы шактый кыен бит.
«Яратам» дип уйный кайчак кеше
Йә ярата чынлап «уен» дип.

Чираттагы янудыр бу синең,
Үтәчәген беләм мин аның,
Мин беренче сайлаганың түгел,
Соңгысы дип ничек инаныйм?!

«...Таулар кисәр идем...
(Бу - синең җыр!)
Диңгез кичәр идем, яр булсаң».
Сүзең чындыр, бәлки,
ялгышамдыр.
Бик шат булыр идем ялгышсам.
* * *
Сез өч егет идегез,
Сөлек кебек идегез,
Хәзер кемгә дә сер түгел -
Өчегез дә сөйдегез.

Өчегез дә яраттыгыз,
Илгә әйтми йөрдегез...
Сез ул чакта әллә тыйнак,
Әллә куркак идегез.

Сүздән-нидән шикләнүләр
Югалган-киткән инде,
Куркаклык та беткән инде -
Тик яшьлек үткән инде.

Офыклар алга күчә
Офыклар артка чигенә,
Офыклар алга күчә...
Җиттем дип җирнең читенә,
Алдандым әллә ничә.

Белмәгән җирләр ачыла,
Озын юл үткән саен.
Уй-хыял алга ашкына,
Офыклар күчкән саен.

Каласы килми һич тынып
Юллардан читтә генә.
Уй-теләк бара тотынып
Офыклар итәгенә.
* * *
Җиләкләр, чәчәк, үләннәр
Чуалып беткән бары.
Исем дә куша белгәннәр:
«Мәхәббәт аланнары».

Җиләкләр алам кулыннан,
Чияләр өзеп кабам.
Җиләкләр кебек кызарам,
Чияләр кебек янам.

Аһ, җибәр әле кулымны,
Ут белән өтәсең бит.
Акыллы башкайларымны
Дивана итәсең бит!

Югалам дигән чагында
Уянып китә аңым.
Кире дә кага алмыйм да,
Кабул да итә алмыйм.

Саф килеш калсын мәхәббәт
Мәхәббәт аланында.
Улымны гына җитәкләп
Йөр әле янда гына.

Төш булып калсын җанымны
Яшәртә алган болын.
Акыллы башкайларымны
Югалта язган урын.

Ялгыз каен
Яр буенда үскән ялгыз каен
Җил кагылган саен бөгелә.
Көннәр туган саен, каенкаем,
Үзәккәең нигә өзелә?

Һичкемең юк нигә янәшәңдә?
Гомеркәең ялгыз ник үтә?
Күләгәңдә бары эссе җәйдә
Узгынчылар гына ял итә.

Узгынчылар...
Кайберләре, кайрыларың телеп,
Пәке белән яра салганнар.
Минем дә бит, җаным, йөрәгемдә
Уелып калган шундый ярам бар.

Мәңге сызлар яра салыр өчен
Йөрәгемә якын килгәннең
Бер узгынчы гына икәнлеген
Белмәдем мин, каен, белмәдем.

Туктамады миндә озакка ул,
Бөтенләйгә китте янымнан...
Китәр булгач ташлап, бу җанга ул
Ник сарылган, нигә кагылган?

Ак кәүсәңдә синең кара эзләр...
Кемнәр икән шулай салганнар?
Минем дә бит, җаным, йөрәгемдә
Уелып калган кара ярам бар.
* * *
Күңелнең чуар чаклары,
Чуагы үткән инде.
Җилбәзәк, җиңел яклары
Юылган күптән инде.

Юылган алар, җуелган,
Югалып калган инде.
Бу башым бөтен барлыгын
Учыңа салган инде.

Үткәнгә тимә, кагылма,
Тик ышан шунысына:
Беркем дә хәзер җаныма
Алмашка килмәс сиңа.

Бик газиз кешем минем син,
Кадерле минем өчен.
Иң соңлап сөйгән кешем син
Һәм чынлап сөйгән кешем!
* * *
«Бу яшьтә гашыйк була ала
Бары шыр юләр генә...», -
Дисәләр, мине исәплә
Илнең шул юләренә.

Сөйлиләр: «Күңел сүрелә,
Йөрәктә ялкын гына».
Ә минем сине сөюем
Көннән-көн арта гына.

Гомернең нурларга тулы
Бәйрәме синең белән;
Тормышның утлы-борчулы
Бар яме синең белән.

«Үз ирен шулай сөя ала
Бары шыр юләр генә...», -
Дисәләр, мине исәплә
Илнең шул юләренә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: