Шәһри Казан

Мәхәббәт хисе тәүбәне дә боза

Тургай театры. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы аграр университеты каршындагы халык театрының әлеге исемне йөртүе очраклы түгел. Бу -Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиевка тагылган кушаматтан алынган исем. Заманында Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында эшләгәндә, Марсель Сәлимҗанов таккан аңа әлеге кушаматны. Тургай кебек матур сайрый, янәсе.

Роберт Галиев күптән түгел үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үткәндә, ул җитәкләгән театрда төрле елларда уйнап йөргән егетләр һәм кызлар да килгән иде. Кемнәр генә юк алар арасында. Инде укуларын тәмамлаганга шактый гомер узса да, Роберт абыйлары алар өчен яраткан укытучылары сыман. Авиатөзелеш районы прокуроры Җәүдәт Ибраһимов - әлеге театрның беренче «карлыгачы». Ул Роберт Галиевның һәр студентны туганы сыман якын итүен, алар өчен һәрвакыт кайгыртучан остаз булуын әйтеп узды. Юбилярның иҗат юлына багышланган китапны да тәкъдир иттеләр ул кичтә. Аның исеме дә «Тургай театры» дип атала. Хезмәтен хөрмәтләп, Роберт Галиевка Татарстан Президентының Рәхмәт хаты белән Россия авыл хуҗалыгы министрының Рәхмәт хаты тапшырылды. Тамашачыны үзенең «яшьлеге» белән дә очраштырды Роберт әфәнде.
Күңеле белән яшьлегеннән китмәгән Р. Галиев шушы арада башкаларның да яшьлекләрен искә төшерде. Авыл хуҗалыгы аграр университеты студентлары белән ул тамашачы хозурына Туфан Миңнуллинның «Ак тәүбә, кара тәүбә» спектаклен тәкъдим итте. Җитәкче сәхнәгә куйдыру өчен һәрвакыт онытылып барган әсәрләр эзләп таба, яисә, үзен борчыган темага багышлап, махсус пьеса яздыра. Әлеге әсәрнең сәхнәдә күренмәвенә дә шактый гомер узган. Җәй айларында районнарда гына да алар тарафыннан 115 мәртәбә уйналган әлеге спектакль. Авылларда да тикмәгә генә яратып кабул итмәгәннәрдер аны. Яшьлек һәм мәхәббәт темасы һәр чорда искерми, һәркемнең күңеленә якын.
Авылга практикага кайткан студентлар кызлар белән киткәнче очрашмаска сүз бирәләр. Әмма егетләрнең күзе кызларга төшми каламы соң? Авыр булса да, аларга бер-берсенә биргән вәгъдәләрен бозарга туры килә. Мәхәббәт хисләре барысыннан да өстен булып чыга. Спектакль җыр-бию белән үрелеп бара. Үзләре кебек персонажларны уйнаганлыктан, яшьләргә тамашачыны да ихласлыкларына ышандыру авыр түгел. Салават Хәкимов, Илмир Мифтахов, Алмаз Авзалов, Булат Габдрахманов, Ләйсән Гамбәрова, Яна Иванова бу юлы да Роберт абыйларының ышанычын акладылар. Аларның һәркайсына юмор хисе, шаянлык хас. Роберт Галиев үзе исә бу юлы авылның өйләнә алмый йөргән буйдак егетен гәүдәләндерде. Ул сәхнәгә килеп чыгуга, тамашачы алкышлый башлый икән, бу инде артистка карата зур ихтирам дигән сүз. Спектакльне сәхнәгә куйган режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Раушан Шәриф җыр текстларын да үзе язган. Көйләрен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Хөсәенов иҗат иткән. Табигатьнең матур мизгелен сурәтләгән сәхнә декорациясе дә үзенә тартып тора.
Туфан абый әгәр бүген исән булып, үзе дә спектакльне караган булса, яшьләрнең уенын, һичшиксез, яратмый калмас иде. Сәхнәдән аларга үзенең рәхмәтен ирештерер иде ул.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: