Шәһри Казан

Мәхәббәт һәм күз яшьләре

Соңгы ун-унбиш елда, Ходайга шөкер, татар киносы әкренләп аякка басып килә. 29 мартта, әдип, артист, режиссер Рабит Батуллага 75 яшь тулу уңаеннан, Казанның «Мир» кинотеатрында «Ватан белән хушлашу» (Р.Нуриев турында) һәм «Күк капусы ачылганда» (Тукай гыйшкы хакында) фильмнары күрсәтелде. Рәхмәт ТР Мәдәният министрлыгына, бушлай булгач, мин дә аларны тамаша кылдым.

Реклама

Татардан чыккан даһи бию остасы Рудольф Нуриев турында фильм төшерүдә башлап йөрүче дә Батулла инде. Нигә ул аны Тукай белән янәшә куярга атлыга? Әйдәгез, бергәләп шул сорауга җавап эзләп карыйк.
Рабит Батулла Нуриев турында документаль әсәрен шундый итеп язган ки, кино төшерүчеләр аны, үз йөрәкләре аша үткәреп, хәтта эпизодларны да тетрәндергеч итеп бирә алганнар.
Рудольфның әнисе Фәридә Идрисова Әлки районындагы Төгәлбай авылыннан чыккан. Фильмда бу авылның иске мәчете генә күрсәтелә. Даһи биюченең әтисе исә Совет кораллы көчләре офицеры Хәмит Нуриев. Ә сугышта ул гади солдат була. Гаять кырыс табигатьле Хәмит сугыштан 1946 елны гына кайта. Рудольф та, аның апалары да, ярымач хәлдә булсалар да, әниләре Фәридәнең назын тоеп үсәләр. Рудольф Казанда сәнгать мәктәбендә укый. Хәмит исә улының юрист йә табиб булуын тели, тик малайны сәнгатьтән аерып алырлык көч таба алмый ата. Чарасызлыктан, ул кулына эләккән беренче әйбер белән бәреп, көзгене чәлпәрәмә китерә. Фильмдагы эпизодлар шундый кискен. Шулар аны яшәүчән итәдер дә.
Фильмны дөньяга чыгаруда тырышлык куйган кешеләрнең берсе - Фәрит Дәүләтшин, соңыннан тамашачылар белән фикер алышканда, Батулла булмаса, мондый фильм төшерергә тотынучы да булмас иде, дип кат-кат әйтте. Тамашачылар фильмны күз яшьләре аша караулары турында залдан торып басып сөйләделәр, рус телендәге 35 минутлык документаль фильмга соклануларын белдерделәр.
Янымдагы буш урынга килеп утырган яшь матур хатын-кызның аеруча тәэсирләнеп каравын күреп: «Фильм ошадымы соң?» - дип сорап куйдым. Ул фильмда Нуриевның әнисе Фәридәне уйнаганын әйтте. Тик мине - «театраль абзый»ны танымавым өчен оялтырга өлгерми калды, актриса Гөлчәчәк Хафизованы режиссер сәхнәгә чакырды.
Р.Нуриев турындагы фильм рус телендә барса, «Күк капусы ачылганда» саф татар телендә иде. Бусында без яшь артист Борһан маҗараларын күреп шаккаттык. Борһан ролен артист Илшат Камалиев башкарды. (Бу фильмнарда К.Тинчурин һәм Г.Кариев исемендәге театрларның артистлары уйный.)
Борһанның төшендә саташып уянулары, кешеләргә яхшылык эшләп, еш кына кыен хәлдә калуы, хыялланып йөри-йөри, күңеле белән Тукай һәм аның сөйгәне Зәйтүнә белән очрашып сөйләшүе шул хәтле самими һәм ышандыра. Әйтерсең лә ул безнең көннәрдәге Борһан түгел, ә Тукай белән бер вакытта аралашып яшәгән Габдулла Кариев йә булмаса Тукайның бүтән бер якыны. Кеше күңеле генә киңлек һәм вакыт арасын шулай якынайта аладыр, күрәсең.
Шагыйребез үзенең бер­дәнбер гыйшкы - Зәйтүнәсе белән дә Кабан күле буенда аңлаша. Авыру Тукай, үзенең үлемгә дучар ителгәнен белмәсә, үзен өзелеп сөйгән Зәйтүнәсенә: «Сезне сөй­мим, туташ», - дип әйтер идеме соң?! Чынбарлык шундый. Бу хакта Әмирхан Еники дә, Атилла Расих та, башкалар да язды. Батулла әсәрендә дә, нәфис фильмда да бу күренеш тетрәндергеч итеп күр­сәтелгән. Артистлар да моны чынбарлыктагыча итеп чагылдыра алды. Тукайның тормышы, фаҗигале мә­хәббәте шундый булмаса, залдагы тамашачыларның күзләреннән яшь чыкмас иде. Тик Батулланың каһарманы Борһан өчен мондый эффект кына аз. Ул Тукай һәм Зәйтүнәне Кабан күле буендагы учакта пешергән бәрәңге белән сыйлый. Күл буенда калган көлдә шагыйрь белән аның сөйгәненең мәхәббәте чәчәк атуын тели ул. Һәм мондый мәхәббәт мәңгелек булып калыр да инде. Ә безнең көннәрдә утны, суны кичә алырлык сау, таза Борһанга да җиңел түгел: ул, өч бүлмәле фатирын калдырып, озын, тар коридорлы тулай торакка күчкән. Бу гаҗәп түгел, чөнки өйләнешкән сигез парның алтысы аерылыша бит бүген. Борһанга бары күк капусы ачылганда гына бәхет елмая. Ул үзенә тигән язмыш сынауларын үткән инде. Курчак театрында Куян батыр булып уйнаганда, ялгыш кына абынып, матур декорацияләрне туздыра. Шуның белән балаларны шатландырганын бер яңа режиссер күреп ала. Ул аны үзенә чакырып, Тукай ролен уйнарга бирә. Аның өчен күк капусы ачыла. Шунда Борһанга түбәнсетеп карап, аны булдыксыз дип санаучылар үз кәсепләренә керешә. Алар аны уйнатмаска тырышып карыйлар. Ә Борһан үз роленә керә. Тик менә аның партнеры - Борһанның элекке хатыны гына эшне артка сөйри. Аның залдагы тамашачыларның күзләреннән яшь чыгара алмаячагын белгәнгә, ул: «Мин аның белән уйнамыйм», - ди. Һәм Зәйтүнә төсле саф күңелле бүтән артист белән уйный башлый. Могҗиза менә шулай була икән! Әдәбият, сәнгать кануннарын, тормышны камил белгән Батулла үзе язган әсәрдә дә, фильмда да чынбарлык белән фантазияне тиешле микъдарда, кирәгенчә куллана белгән. Батулланың бу әсәрдәге табышы уникаль, классик булуы белән кадерле. Вакытны артка яки алга күчерүләр бар ул. Тик Батулла башлангычы белән тудырылган фильмда ул искиткеч табигый, ул тамашачыны ышандыра. Нә­тиҗәдә, үткән заман белән бүгенге көндәге вакыйга арасындагы аерма сизелми дә.
Яшермик, тәнкыйть булгач, Тукай белән Нуриевны янәшә куеп карауны өнәп бетермәүчеләр дә табылыр. Бу ике даһины (Тукай һәм Нуриевны) фаҗигале язмыш берләштерә. Безгә бу ике шәхес белән ешрак горурланырга кирәктер.
Залдагы тамашачылардан берәү:
- Бу фильмнарны халык тагын кайчан, кайда күрә алыр? - дип сорады.
- Бездән тормый. Татарстан Мәдәният министрлыгы карамагындагы «Таткинопрокат» Нуриев турындагы фильмны иң элек Әлки районында һәм Азнакай ягында күрсәтергә булды, - дип җавап бирде Фәрит Дәү­ләтшин.
Театрларда һәм кинотеатрларда бик сирәк булганга күрә, мин фильмнар турында бары шәхси фикеремне генә әйтергә кирәк дип таптым. Татарстанда үзебезнең кино сәнгате киң таралгач, мондый фильмнар хакында сөйләшүләрне кинофестивальләр барганда махсус оештырырлар дип ышанам мин. Рабит Батулланың шундый зур эшне беренчеләрдән булып башлап җибәрүе бөтенебезне дә куандырды.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: