Шәһри Казан

Мәхмүт абый

Кызык кеше ул Мәхмүт абый. Исәнләшкән чакта: «Нихәл, туган?» - дип, синең янтыгыңа җиңелчә генә итеп берне төртеп ала. Син, тынсыз калып, җавап кайтара алмыйча торган арада: «Нәрсәләр яздың?» - дип, җилкәңнән «тузаныңны кагарга» тотына... Шулай исәнләшүдән үзенчә тәм табып, рәхәтләнеп, «кых-кых» итеп көлә. Мәчегә - көлке, дигәннәре шушылайрак була...

Реклама

Олпат гәүдәне, баһадирдай буй-сынны биргән дә инде үзенә Ходай. Сине бер мизгелгә тынсыз калдырган бер бармагы гына кило ярым бардыр чистый. Чираттагы соравын биргән чакта кукуруздай озын вә нечкә гәүдәмне кушучыма җыеп-яшереп өлгерәм... «Укып чыктыңмы?» - ди. «Язгы аҗаган»ны күздә тотып әйтүе. Күземне дә йоммыйча, «әйе», дип баш кагам...
«Язгы аҗаган»ның татар дөньясын шаулаткан заман иде бу. Әдәби кулуарда сүз гел шул хакта бара. Мактыйлар, тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Әмма әсәргә карата битарафлар юк. Мәхмүт абыйның күңеле мәтәлчек аткан көннәр. Бернинди бәхәс тудырмыйча гына, Тукай бүләгенә дә ия булып куйды. Укучылар соравын исәпкә алып, Татарстан китап нәшрияты «Язгы аҗаган»ны кабат зур тираж белән бастырып чыгарды. Шул көннәрдә мин үзем өчен гаять кызык тоелган бер хәлнең шаһиты булдым: Мәхмүт абый чираттагы ай өчен партия взносы түләде. Түләде, дию генә аз булыр... Кыскасы, сүз таба алмыйм әле дә... Ул, бер айлык взнос итеп... кемгәдер 1052 тәңкә акча бирде дә тиешле кәгазьгә кул куярга иелде... Бу бит илдәге гади эшче-хезмәткәрләр, ягъни минем кебекләр аена 120-140 сум хезмәт хакы алган заман! Берәүнең ун айлык хезмәт хакын - бер айлык взноска! Кеше акчасын санарга ярамаганын беләм белүен... Тик мин шок хәлендә идем ул вакытта!..
...«Укып чыктыңмы?» - дип, кабатлап сорый Мәхмүт абый. Күзләремә карап сорый. Гөнаһ шомлыгы, укып чыгарга өлгермәгән идем шул. Һаман-һаман, «юк шул әле», дип булмый бит инде. Укымаганымны сиздермәскә тырышып, күземне дә йоммыйча: «Укыдым, Мәхмүт абый!» - дим. Шул минутта ук алдашканыма үкенеп куям, ләкин соң шул инде, җырдагыча, «соңдыр шул инде, соңдыр шул инде»... «Укыган да булгач, син тач беләсең инде алайса: Себердә, тайгада эрбет агачлары арасында Рәхимҗан нишләп йөри әле?» Мин укымаганымны танырга мәҗбүр булдым. Мәхмүт абый, «их, син!» дигәндәй караш ташлап алды да сүз сөрешен бөтенләй икенче тарафка борып җибәрде. Ул төнне мин, йокламыйча, «Язгы аҗаган»ны энәсеннән-җебенә кадәр укып чыктым. Мин... мин... икенче көнне дә... өченче көнне дә... Мәхмүт абыйның теләсә нинди зәһәр соравына җавап бирергә әзер идем. Тик ул «Укыдыңмы?» дип бүтән бервакытта да сорамады... Сорамады...
Ошбу декабрьнең егерме берендә аңа 85 яшь тулган булыр иде. Атаклы «Язгы аҗаган» романы (1984), шулай ук «Саф җилләр» (1961-1963), «Юллар, юллар» (1964), «Саумы, кояш» (1973), «Шөгеревләр» (1980) дигән күләмле әсәрләр авторы, 1965 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мәхмүт ага Хәсәнов 1990 елның сентябрендә Кырымда, язучыларның Күктүбәдәге иҗат йортында ял иткән вакытта кинәт вафат булды. Шундый кайгылы көннәрнең берсендә (18 сентябрь, 1990 ел) «Социалистик Татарстан» газетасында Мөдәррис Әгъләмнең, олпат дусты Мәхмүт ага Хәсәновка саубуллашу сүзе булып, «Егетлекне озату» дигән шигыре басылып чыкты. Хәзер инде бу фани дөньяларда Мөдәррис абый үзе дә юк... Йа Хода, аларның рухларын шат кыл...

Егетлекне озату
Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ
Бер буынның китеп барды
Егетлекнең үзе...
Бездән күчеп сакланачак
Бик күпләрдә эзе.

Кочаклашып күрешәсең,
Күрешәсең: Абзый!
Дөнья хәлен белешәсең -
Бүлешәсең: Сабый!

Хатын-кызны, эчемлекне,
Җәмәгатьле өйне,
Кешелекне сөйгән кебек,
Сабыйланып сөйде.

Замана таләбе белән
Борган чакта көйне,
Кешелекне сабый санап,
Абзыйланып көйде.

Кешелектән кешелекне
Без йөргәндә эзләп,
Байрагына язган иде:
«Егетлек һәм хезмәт!»

Аны күргәч, шаклар катып,
Күктүбәнең күге
Әйтте: һәй, егетләр бетте,
Чакырабыз сине!..

Оҗмахта да егетлекнең
Беткән чоры җиткән.
Үзебездә дә чират бит -
Ашыкмады микән?!

...Аякларым дер-дер килә,
Күз алдымда томан.
Бер буынның егетлеге
Китеп барган сыман...
1990 ел, 17 сентябрь.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: