Шәһри Казан

«Миңа туган һәр таң кадерле»

«Нур» компанияләр төркеме һәм «Биектау» инновация үзәгенең директорлар советы рәисе Заһир абый ИСРАФИЛОВны кем ничек беләдер бит. Миңа исә ул иң элгәре бик тә матур итеп гармунда уйнаучы, сәнгать дигәндә җанын бирергә әзер нечкә күңелле шәхес. Зәй районының Шыкмай авылы егете өчен тормышта һәрвакыт шулай булган да: башта рухи җирлек,...

Шулай булмаса, заманында «Каз канаты» ансамбленә студентлар иң күбе биш ел йөргәндә, Заһир абый унбиш ел буе сәхнә идәнен шомартмас иде. Хәзер дә, инде үз эше белән республика күләмендә танылу алып, инновацияләр, нанотехнологияләр тармагында яңа проектлары белән зур югарылыкка ирешкән җитәкче булса да, Заһир Хөснемәрдән улының үз кыйбласы бар. Ә нинди ул -Заһир абый аны бары тик «Күңел тәрәзәсе»нә генә ачты...
Беренче сыйныфта тарткан тәмәке
Заһир абыйның сугышны кичеп кайткан әтисе Хөснемәрдән ага 1944 елда Советлар Союзы Герое исеменә һәм Ленин орденына тәкъдим ителгән була. Әмма әллә татар булуы комачаулык тудыра, әллә башка сәбәпләр килеп туа - аңа хәрби бүләкнең бер баскыч түбәнрәген бирәләр. «Сугышчан Кызыл Байрак» ордены белән бүләкләнеп, яраланып кайткан Хөснемәрдән ага гомер буе авыл советы рәисе булып эшли. Ике улына да кырыс, таләпчән әти була ул. 1949 елда туган Ирек,
1955 елда аваз салган Заһиры өчен Хөснемәрдән ага зур үрнәк тә күрсәтә. Балаларына фронтовик әти бер тамчы тавыш күтәрми, каеш эләктерми, әмма җитдилеген күз карашы белән үк аңлата белә.
- Мин беренче сыйныфка укырга кергәндә тәмәке тартырга өйрәнгән идем инде, - ди Заһир абый. - Тәнәфес вакытларында малайлар белән «Прибой», «Север» көйрәтәбез. Без бит инде зур, шту син, инде тәмәке тарта беләбез үзенчә. Әмма тарту озакка бармады минем - әти күреп алды. Бармак белән янап: «Башка күрмим!» - диде ул. Миңа шул җитте - гомер бакый тәмәке тартасы килү теләге булмады.
- «Биш»ле капчыгы булган малайлары башка шукланып күрсәтмәгән алайса?
- Абыйга караганда шуграк булганмындыр анысы. Әмма мәктәпкә укырга кергәч, мине абыйның «дәрәҗәсе» куып тотты. Гел «биш»легә генә укыган абыйдан соң мине күрүгә, ә-ә, бу бит Ирекнең энесе, дияләр иде. Калышырга ярамады - абый салган юлдан мин дә гел «биш»легә генә укыдым. Аның кебек үк математика һәм физиканы яраттым. Бишенче сыйныфка без инде өч чакрым ераклыктагы күрше авылга йөреп укыдык. Букчада - ике телем ипи, көзге айларда алма, помидор булгандыр бәлки. Ач яшәмәсәк тә, туйганчы ук ашый да алмадык төсле. Йомшак ипи өстенә май, аның өстенә писүк сибелгән булса - деликатес белән бер... Әмма без шундый яратып, тырышып укый идек. Сигезенче сыйныфны тәмамлап, Чаллы шәһәренә «Вахитов» гимназиясенә киткән абыйны гына ал син. Гап-гади авыл баласы бит инде, ә анда «җырлап» укырга керде...
- Абыйсы артыннан энесе дә кимен куймагандыр?
- «Укыган кеше беркайда да югалмый, тырышып укыгыз», - ди иде әни. Кайвакытта: «Укымасагыз, әнә фермада эшләрсез», - дип тә өстәштергәләде. Абыем укыган гимназия, андагы танылган математика укытучысы Варис Әхмәтов янына да мине әни үзе алып барды. Варис Әхмәтович: «Ирек хәтле булмас инде», - диюгә, әнинең җавабы кыска иде: «Минем ике төрле балам юк». Абый артыннан мин дә гел «биш»легә укыдым, абый артыннан ук Нәчтүк түти белән Әндри бабайларга фатирга кердем, абый кебек үк төрле олимпиадаларда җиңү яуладым...
«Гомере буе концертта йөрсен!»
- Заһир абый, гармун белән дуслык та балачак елларына барып тоташамы?
- Безнең өйдә абыйга дип бүләк ителгән хромка бар иде. Аны шифоньер түбәсенә мин ватмасын дип алып куялар иде дә янына килергә рөхсәт бирмиләр. Абый анда уйнамады, ә минем кызыксыну бар! Өйдәгеләр күрмәгәндә генә урындык өстенә урындык куеп алып төшәм дә шуны, телләрен өйрәнәм. Беркөнне өйдәгеләргә, теттереп: «Күзкәйләрең синең нигә кара булган?»ны уйнап-җырлап күрсәтмимме! Шуннан миңа хромканы бирделәр, бераздан әти баян бүләк итте.
- Математика белән физика фанатын шуңа да гармун бераз алдалап, башка тарафка тарткалап торгандыр да?
- Вахитов исемендәге гимназиядә укыганда, без шәһәрдә узган концертларда катнаша, шефлык күрсәтеп, сукырлар җәмгыятенә бара идек. Шулай берчак математика дәресенә кергән Варис Әхмәтович, минем юклыкны күреп, кайдалыгымны сораган. Мин бит инде аның алдынгы укучысы, ә монда, математика дәресен калдырып, җырлап-уйнап йөрим, имеш. Бик тә хәтере калган Әхмәтовичның. Шунда: «Гомере буе концерт куеп йөрсен!» - дигән ул минем хакта...
Бию минем «башыма җитте»
- Һәм ниндидер күләмдә аның сүзе өстегезгә төшкән дә инде?

- Әйе, әмма бераздан. Аңа кадәр әле миңа Мәскәүдән вузга керергә чакыру килде. Мин, журналларда чыккан викториналарда катнашып, олимпиадаларда җиңүче булып килдем. Шуңа минем алда йә Ленин укыган атаклы Казан дәүләт университеты, йә КАИ, йә Мәскәү вузы дигән сайлау килеп басты. Мәскәүгә бару-бармауны Илһам Шакиров хәл итте дисәм дә була. Илһам Шакиров, аның моңнары, һәм гомумән, татар мохите булмаган шәһәргә нигә барыйм әле мин, дидем. КДУның физика факультеты студенты булдым. Стройотрядта эшләгәндә исә иптәш егет «Каз канаты» ансамбле турында әйтте. Ул мине ансамбльнең җитәкчесе Габдрахман абый Сәлимовка алып китте. Габдрахман абый мине уйнатып, биетеп карагач, моңа кадәр кайда йөрдең син, диде. 1977 елда оешкан ансамбльгә мин 1978 елда йөри башладым һәм унбиш ел буе биедем. Чаллыдагы укытучым әйтмешли, концерттан баш чыкмады. Рига, Вильнюс, Петербург, Мәскәү, Уфа дисеңме - берсе дә калмады. «Каз канаты» ансамбле аша гомерлек дусларымны - Васил белән Вильсурны да таптым.
- Ансамбль Сезгә, дуслардан кала, гомерлек тиң яр да бүләк иткән бит әле...
- Бию минем «башыма җитте» дисәм дә була. Гомумән, безнең ансамбльдән генә чыккан 10лап гаилә бар. Бөтенесе дә матур итеп яшиләр, аеры-чөере йөргәннәр булмады. Ә безнең мәхәббәт тарихына әйләнеп кайтсак... Фәйрүзә ансамбльгә 1981 елны килде. Мин инде ул вакытта «стажлы» биюче, профи, кем әйтмешли. Башта Фәйрүзәнең биегәнен карап тордым, бераздан тулай торакларына кунакка керештергәндә, аш-суга осталыгын да сынадым. Менә шуннан китте инде...
- Һәм көннәрдән бер көнне, Фәйрүзә, мин сине яратам, дигән сүзләр яңгырады?
- Ул «яратам» дигән сүз бик җиңел әйтелми икән шул... Шулай бервакыт тулай торакка кергәч, җаен туры китереп, ничек кирәк шулай әйттем инде мин аны. Фәйрүзә җавап итеп бер сүз дә әйтмәде. Әмма җавабын сүзсез дә аңладым. Аннан кулын сорарга кайттык, 1982 елның декабрендә туй иттек.
Минем әрсезлегем дә бар
- Сез КАИда лаборатория җитәкчесе булып эшләгән кеше. Үз эшегезне булдыруга әлеге хезмәт урыныгыз этәрдеме, әллә туксанынчы еллардагы үзгәртеп корулармы?

- Мин фәнни лабораториядә җитәкче булып ун еллап эшләдем. Яратып, белеп эшләгән тармагым ул. Шул чорда ук мин институтта эшләп килгән «МЖК» проекты буенча да күп чапкан кеше. Институтта эшләүче яшьләргә юнәлтелгән әлеге торак программасы буенча бик күп хезмәткәрләр түбәле булды. Әлеге проектның матди ягын Мәскәү белән хәл итәсе иде, әлеге юлны мин таптадым. Акча алып кайта тордык, бер-бер артлы торак төзелә торды. Әмма туксанынчы еллар башында үз эшемне булдырасы килү теләге туды. Эштән китү турында гариза яздым. Башта - идеям, кулымда каләмем бар. Шулар белән күзгә-күз карашып басып калдым дисәм дә була. Плазма, сферик көзгеләр турындагы идеяләрем белән мин ул чактагы Премьер-министр урынбасары Фәрит Мөхәммәтшингә кердем. Ул, әлеге проектны хуплап, дәүләт ярдәме турында карар чыгарды. Һәм без бераздан КамАЗ, соңрак башка машина заводлары өчен Европа таләпләренә туры килгән сферик көзгеләр эшләп чыгара башладык. Элек аларның һәммәсе чит илдән сатып алына иде.
- Мәскәүгә барып, министрның үзенә кадәр үк кереп, мәсьәләне уңай якка хәл иткәнсез, җирле җитәкчеләр белән дә бер талпынышта уртак тел тапкансыз. Русча әйткәндә, бер «везунчик» үзегез...
- Уңыш кына түгел, минем әрсезлегем дә бар. Үз эшеңне булдыру өчен, артка чигенми, үз позицияңне дәлилли белергә кирәк. Менә хәзер дә «Биектау» дип аталучы зур проектка тотындык. Ул өр-яңа, махсус технологияләр ярдәмендә уйлап табылган, бик күп тармакта кулланышка керәчәк материал эшләп чыгарачак. Без инде әлеге материалга патент алдык. «Биектау» үзәге исә быелдан төзелә башлаячак.
«Тәмуг»ның да күзенә карадым
- Заһир абый, тормышыгызда зур авырлык - кара полоса булды. Сез аны бүген нәрсә белән бәйләп аңлатыр идегез - өстән бирелгән сынаумы, әллә нәрсәгәдер булса каралган җәзамы?

- Элек-электән чын эшмәкәр сүзе дигән нәрсә булган. Чын эшмәкәр буш вәгъдәләр бирмәгән, ярдәм итәрлеге булганда, ярдәм иткән. Мин - шул принциптан чыгып яшәгән кеше. Әмма һәр кеше дә әлеге кануннар белән яшәми икән. Минем дә кешеләргә булган артык ышанучанлыгым үземә авырлык китерде.
- Нәрсәләргә караш үзгәрде соң?
- Дуслык төшенчәсенә. Элек аяк бармаклары да җитми торган дуслар исемлеге бер кул бармагына сыеп бетте. Тормышка караш үзгәрде - дөньяда гаиләдән дә, туганнардан да якынрак кеше була алмый икән. Мин гаиләмне дә башка яктан ачтым. Ике кызымның ун егеткә торганлыгын да аңладым. Без бу сынауны бергәләп, плюс «биш»легә җиңеп чыктык.
- Әле бит шушы юлда әниегезне соңгы юлга озату да булды...
- Тормышымдагы әлеге чор әнинең бу дөньядан китүен тизләтте. «Сират күпере»нең әлеге баскычы тагын да авыррак иде - мин аны озатырга чыга алмадым...
- Үз-үзегездә хаталар эзләдегезме?
- Үземнең әлегә кадәр кайбер нәрсәләргә битарафлык күрсәткәнемне аңладым. Мисалга, кеше кара көнчелек белән көнләшә, ә мин кешеләрдә яхшылыктан кала сыйфатларны күрмәмешкә салыштым. Ә дөньяда агы бар, карасы - көнләшү җимергеч сыйфатка да ия булырга мөмкин.
- Бу сынаудан соң эчке дөньягыз үзгәрдеме?
- Мин ныгыдым. Хәзер юкка-барга чәчелмим. Үзем белгән эштә, үзем теләгән юнәлештә генә эшлим. Яңалыкка һәр ягын өйрәнгәч кенә тотынам. Янымда тугры дуслар һәм гаиләм генә. Чөнки мин тормышны өстән дә, астан да күрдем инде, «тәмуг»ның күзенә дә баккан кеше. Әмма мин беркемгә дә ачу тотмыйм. Һәрнәрсә - яхшылык та, яманлык та үзеңә әйләнеп кайта. Иң авыр вакытымда Госман хәзрәт Исхакыйдан, менә моңа мөрәҗәгать итимме икән, моңа барып караргамы соң, дип киңәш сораган идем. Ул миңа: «Син турыдан-туры Ходайдан сора. Ул сиңа ярдәм итәр!», - диде. Мин әлеге олуг һәм гап-гади җаваптан соң гына тынычланып калдым, бер Ходайдан сорадым. Һәм ул мине ташламады. Мин бүген туган һәр көнемнең, сулаган һаваның, эчкән суымның кадерен белеп яшим.
- Ә бәхет өчен артыгы кирәкмидер дә...
Мин бүген бик тә бәхетле. Эшләгән эшемнең алга баруы да ниятемдә каралык, начарлык булмауга ишарәдер. Кешеләргә бервакытта да зыян салмадым. Хәзер дә башлаган эшемдә туганнар, ике кызым, ике киявем, ике оныгым, хатыным белән бергәләшеп, бер-беребезнең кадерен белеп алга барырбыз, яшәүнең мәгънәсен югалтмабыз, дим.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: