Шәһри Казан

Миңгол абый олысын да, кечесен дә җырлата

Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, диюгә, танылган җырчылар Рәсим Низамов, Рөстәм Закиров, Айдар Галимов кебек күренекле җырчылар күз алдына килеп баса. Бүген педагогның укучыларын санап бетерерлек түгел.

Реклама

Миңгол абыйның җыр сәнгатенә хезмәт итүенә 50 елдан вакыт узган. Аның җырларга өйрәтү буенча үз юнәлеше, үз алымнары бар. Шушы көннәрдә Халыклар дуслыгы йортында үткән концертында, 5 яшьтән башлап 80 гә кадәр булган укучылар белән бергә, Миңгол Галиев үзе дә чыгыш ясады. Педагог фикеренчә, кеше, теләсә ничә яшътә булуына карамастан, җырлый ала. Биредә җырчының үз вокал мәктәбен ачуны тәкъдир итү иде бу концерт. Катнашучылар арасындагы рус, үзбәк һәм мордва яшьләренең татарча җырлауларын да тамашачы яратып кабул итте. Миңгол абый юкка гына: «Татар халкы моңы бөтен дөнья халкына якын!» - дими торгандыр. Бу милли җыр сәнгатен күрсәтү буенча ачык дәрес тә булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: