Шәһри Казан

Милләтебезнең мактанычы

Татар халкының бөек уллары Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшев, Муса Җәлил һ.б. кебек данлы исемнәр янына без, һич икеләнмичә, Бакый ага Урманче исемен дә куябыз. Чөнки ул халкыбызга җиң сызганып озак һәм нәтиҗәле хезмәт иткән күпкырлы зур талант иясе иде. Бакый ага иҗатына хас үзенчәлекләрнең берсе итеп мин аның үз халкын...

Реклама

Татар халкының бөек уллары Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшев, Муса Җәлил һ.б. кебек данлы исемнәр янына без, һич икеләнмичә, Бакый ага Урманче исемен дә куябыз. Чөнки ул халкыбызга җиң сызганып озак һәм нәтиҗәле хезмәт иткән күпкырлы зур талант иясе иде.
Бакый ага иҗатына хас үзенчәлекләрнең берсе итеп мин аның үз халкын өзелеп яратуын, аңа хас милли сыйфатларны тирәнтен белүен һәм аны бөтен нечкәлекләре белән тотып алу сәләтен әйтер идем. Аның һәр әсәреннән халкыбызга хас милли үзенчәлекләр тамам-тамам дип саркылып тора. Шуның өчен дә аның һәр иҗат җимеше һәркемнең күңеле түренә тиз барып җитә. Чөнки алар Бакый ага йөрәге аша үткән, ягъни йөрәгеннән өзелеп төшкән. «Истә калганнар» сериясенә керә торган «Салтык болыны» дигән картинасын карагач, кадерле туган авыл, эшчән авылдашлар, әти-әни, апа-абыйларыбыз, һәр авылның горурлыгы булган печәнле болыннар, җәйге эссе көннәр, балалар шатлыгы булган печән өсте вакыты, печән исләренең борынны кытыклавы, балачак елларының матур хатирәләре тагын бер кат кылт итеп искә төшеп, күңелне нечкәртә. Һәм алар, җуелмас истәлек булып, күңел үзәгенә урнашып калалар.
Бакый ага иҗатын фольклор белән тыгыз бәйләп алып барды. Халык иҗатын нигез итеп алганга күрә дә ул үз иҗатында яңадан-яңа уңышларга иреште, үскәннән-үсте.
Бакый ага, киң колачлы иҗат әһеле буларак, аерым кысаларга гына сыя алмый. Озын-озак гомер агышында ул үзе аралашкан халыклар тормышын тирәнтен өйрәнә, халык арасына чыга, гореф-гадәтләрне, этнографияне, халык авыз иҗатын һ.б.ны үзләштерә. Нәтиҗәдә аның иҗатында интернациональ тема әһәмиятле урын тота. Ул казах, үзбәк, башкорт, уйгыр, рус, карел һ.б. халыкларга хас үзенчәлекле мотивларны гаять камил итеп үзенә сеңдерә һәм аларны портрет, пейзаж һ. б. жанрларда уңышлы файдалана. Аның геройларының йөзеннән эчке һәм тышкы матурлык сирпелеп тора. Үзе чын мәгънәсендә яхшы күңелле кеше буларак, күрәсең, геройларның да шундыйларын күреп сайлап алган һәм аларга үз фигыле күзлегеннән чыгып караган булса кирәк.
Шунысын да ассызыклап әйтергә кирәк, аның кайбер әсәрләрендә беренче карашка төрки халыкларга хас уртак үзенчәлекләр дә чагыла. Мисалга «Уралтау эргәсендә» дип аталган пейзажны алыйк. Җәй фасылының асыл бер көне. Зәңгәрләнеп аккан инеш буенда такта басма, инеш: тирәсендә яшел чирәм, эреле-ваклы ташлар: агач-үсентеләр белән бизәлгән инеш янында ике хатын-кыз чәчәкле матур көянтә-чиләкне иңгә асып сөйләшеп басып торалар. Яннарында казлар, якында гына атлар һәм шунда ук атка атланган ике җайдак. Бераз арырак күл, аның тирә-юнен таулар әйләндереп алган. Бу рәсем миңа Казан артында урнашкан үз туган авылымны хәтерләтә.
«Урал эргәсендә» дип аталган һәм башка күп пейзаж-портрет картиналарында ул һәр төрки һәм төрки булмаган халыкларга хас индивидуаль нюансларны калку һәм үтемле итеп күрсәтә. Аның һәр хезмәтендә тугандаш халыкларга, гомумән, хезмәт кешесенә тирән ихтирамы ярылып ята.
Бакый ага, Зөя суларында йөзеп үскән егет буларак, Зөя күренешен ясамый кала алмаган, билгеле. Чиста булганга, зәңгәрләнеп тора торган су, сикерешеп уйнаган балыклар калдырган җиңелчә дулкынчыклар, суга төшкән күләгәләр, су өстендәге аксыл зәңгәрсу һава, су буендагы гәрәбә тәэсирен калдыра торган ком, елга. Аның ярындагы агачлар Зөя ярында урнашкан халык өчен генә түгел, барлык кешеләргә дә кадерле һәм үз... Бу картина Зәй буйларының матурлыгын чагылдырган уникаль истәлек буларак зур әһәмияткә ия. Кызганыч, хәзер Зөя суының мондый сафлыгын сагынып сөйләргә генә кала.
Бакый аганың иҗади эшчәнлеге төрле-төрле юнәлешләрдә һәм киң колачлы иде. Күмер, тушь, карандаш белән башкарылган рәсемнәре, майлы буяулар белән киндергә язылган пейзаж һәм портретлары, агач, таш, мрамор, гипс һәм бетоннан ясалган скульптура композицияләре, театр декорацияләре, театр костюмнарына эскизлар - барысы да аның кулы аша үткән кадерле иҗат җимешләре.
Талантлы кеше төрле яклап талантлы була. Бакый аганы җыр-музыка ярата торган җор табигатьле шәхес буларак та хәтерлибез. Ул иң нәзакәтле уен коралы саналган скрипкада әйбәт уйнаган, аны ясау ысулларын җентекләп өйрәнгән. Бакый ага җырга да оста иде. Әле 90 еллык юбилеен бәйрәм иткәндә дә сәхнәдән «Ончы Фәхри»не җырлады.
Милләтебезнең намусы, халкыбызның бөек улы, үлемсез әсәрләр авторы Бакый ага Урманче һәрвакыт безнең күңел түребездә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: