Шәһри Казан

«Мин акыллы һәм сабыр хатын-кыз»

Алия ИСРАФИЛОВАның «Болгар» радиосыннан яңгыраган матур җырларын тыңлап кем генә хозурланмый икән? Моңлы, мәгънәле, лирик әлеге композицияләр аша ул җанының бер өлешен кушып бирә төсле. Кайвакыт, шундый кечкенә гәүдәдән каян саркып чыга икән бу моң, дип тә уйлап куясың. «Сагынырсың микән?», «Үпкәләрмен язмышыма», «Ятларга калдырма» кебек яңа җырларын тәкъдим итә...

- Мин күрешеп, бергәләп чәй эчеп кенә алырбыз дигән идем, - дип көлә Алия, каһвәсенең шикәрен болгата-болгата. - Өйдә яткан кешенең әллә ни яңалыгы да юк бит инде. Алдагы көнем - бүгенгесе, бүгенгесе нәкъ иртәгәге көн кебек булачак. Иртән - Сәлимемә ботка пешерү, аннан урамга чыгу, кичен - әтиебезнең кайтканын көтү. Вакыт туры килгәндә солянкаларда, банкетларда җырлыйм, Сабан туйларында чыгыш ясап кайтам...
- Ярар, тыйнакланып утырма, букчаңдагы борын төрткән яңалыклар бар икәнен дә беләм бит...
- Сольный концерт турында хыялланам. Әйтергә дә куркам - яңа дискым озакламый тамашачы хөкеменә барып ирешәчәк. Инде үз концертыңны әзерләргә вакыт, диючеләр күп булды. Мин һаман җөрьәт итмәдем. Иҗатташ дусларымның беренче концертларына барып, сәхнә ачылып, алар чыгуга да, йөрәк табан астына тәгәри... Үземне шул урынга куеп карыйм да шабыр тиргә батам. Үз концертымда егылып үлмәсәм ярый (рәхәтләнеп көлә). Әмма быел әлеге куркудан «үсеп чыгып», үз концертым белән сәхнәгә күтәрелермен, дип хыялланам. Аннан инде, үз программам белән Татарстан, Россия шәһәр-районнары буенча чыксам да була. Әлеге җаваплы адымга барыр өчен хәзер әйбәт концерт программасы әзерләү кирәк.
- Үзең генә чыгыш ясаганчы, сине тамашачы бик күп җырчылар белән бергә хезмәттәшлектә сынады инде.
- Мин иң беренче Илсөя Бәдретдинова концертында күрендем. Ул вакытта продюсерым булган Илфак Шиһапов мине районнарга чыгарып җибәрде. Икебез ике стиль кешесе булганга күрә, мин башта икеләнеп тә калган идем - әмма без Илсөя белән бик тиз дуслашып киттек. Икебез ике жанрда җырласак та, дөньяга карашларыбыз бер, җеннәребез килеште. Аннан Вил Усманов үзе белән хезмәттәшлеккә чакырды. Әле дә хәтерлим, Вил абый чакырган көнне мин очрашуга ике сәгатькә соңарып килгән идем. «Ничек эшләрмен икән?!» - дип уйлаган Вил абыйга башка соңга калмадым калуын. Аның тәртипле булуы, кул астында эшләүчеләргә зур ихтирам белән каравы миңа ошады. Аннан төркемдәшем, хәзер шансон жанрында җырчы буларак билгеле Зөлфәт Зиннуров белән эшләдек. Ул концертларында мине нәкъ шулай итеп тәкъдим дә итә иде - төркемдәшем Алия Исрафилова. Зөлфәт белән ике ел тирәсе районнарда концерт биреп йөрдек. Хәмдүнә апа Тимергалиева төркеме белән дә хезмәттәшлек иттем...
- Аннан хезмәттәшлек марафонын Сәлим Айдарович алды... Ә бит күп кенә җырчы кызлар, башта карьера, аннан гына әни булу мәшәкатьләре, дип уйлый.
- Мин андый максат куймадым. Карьера булдырам, аннан бала табам дип яшәү төптән хаталы фикер. Бала бит ул Аллаһы Тәгалә бүләге, аны рәхмәт әйтеп кабул итә белергә дә кирәк. Башта саклану чаралары күреп, аннан «әле иртә» дип күпме абортка барган кызларны беләм - алар соңыннан балага уза алмый интегә. Бала вакытны ала, үсәргә ирек бирми дип уйлау - зур юләрлек. Була, бөтенесенә дә өлгереп була.
- Сиңа да Сәлим өлгерергә мөмкинлек бирәме?
- Хәзер мөмкинлекләр азрак-азракка. Әмма Ходай барысын да тигезли - бүген булмаса, иртәгә ул сиңа күбрәк мөмкинлекләр ачачак. Кайбер артист балалары әти-әнисе белән сәхнә артында да үсә, җыр белән җыр арасында баласын имезергә чыгып йөргәннәр дә бар. Мин дә алай итә алыр идем, өйдә калдырып торып та булыр иде. Әмма минем баламның һәр адымын үз күзем белән күрәсем, һәр авазын үз колагым белән ишетәсем килде. Соңыннан, баланың үскәнен күрми дә калдым, дип үкенәсем килми.
- Әле сиңа янда гына яшәүче дәү әни, дәү әтиләр дә булыша.
- Хәзерге дәү әниләр өйдә бәлеш пешереп, кичләрен оек бәйләп утырмый. Безнең дәү әни дә педагогика буенча кандидатлык диссертациясен яклау белән мәшгуль. Берәр кая барсак, Сәлимне видеога төшереп йөри дә, кайткач, шуны үзе монтажлап та куя. Бер сүз белән әйткәндә - хәзерге дәү әниләр бик заманча яши. Һәм мин аны дөрес дип тә саныйм. Баланы да карашырга булышалар. Әмма дөресен әйткәндә, баланы дәү әниләр карашырга тиеш тә түгел - һәркем үз баласын үзе үстерү дөрес.
- Сәлим ниләр белән куандыра соң?
- Сәлим икенче яшьне куа. Шөгыльләре көннән-көн арта бара. Әле сөйләшә белмәсә дә, һәр нәрсәне үз телендә аңлата. Әнә ишегалдында торган тәгәрмәчләре тишек «Ока»га көн юк - һәр көнне шуның янына барып, кулларын бутый-бутый, моны кайчан тәгәрмәчле итәләр инде дип аңлата. Хәзер инде мин арба тәгәрәтеп йөрмим, урамга чыгышка өч ишегалдын бер итеп чабучы Сәлим артыннан көчкә йөгереп җитешәм.
- Гаиләдә Алия нинди хатын-кыз?
- Мин үземне, Айдардан (Айдар - Алиянең ире, шәхси ширкәттә маркетинг буенча бүлек җитәкчесе булып эшли. - Г.Җ.) аермалы буларак, бик тә сабыр һәм акыллы хатын-кыз дип саныйм. (Рәхәтләнеп көлешәбез, аннан Алия юморын дәвам итә.) Айдар, дуслары белән күрешкәч, менә чигә чәчләрем агарды, хатыным явыз диеп шаярткан була. Әмма мин шундук: «Ышанмагыз, аның нәселе шундый - чигә чәчләре өйләнгәнче үк агара башлаган иде», - дим. Ашарга да пешерәм инде, илһамланып пешергәндә, бик тәмле килеп чыга, әмма Айдар һәрвакыт, тәмле булган, дип ашый.
- Ә нинди әни син?
- Айдар, син баланы артык иркәлисең, ди. Кытайлар бит мисалга, балага өч яшенә кадәр «ярамый» сүзен бөтенләй әйтми. Мин дә баланы гел кысып, аның шәхесен имгәтәсем килми. Ишеккә бармакны да кысып карадык без, кайнарның ни икәнен дә белдек, урамдагы күлдәвекләр дә - безнеке. Урамга чыккач, өчәр пар кием алыштырырга мөмкинбез. Тәҗрибәне сатып алып булмый - Сәлим дөньяны танып белү юлында.
- Алиянең киләчәгенә дә күз салыйк...
- Элегант, матур, яратып һәм яратылып яшәүче бәхетле хатын-кыз һәм әни. Ходай биргән кадәр балалар үстереп, үз-үземне табып, гармониядә яшисем килә. Сәхнә яшьлекне ярата яратуын, әмма әгәр минем иҗатым тамашачы өчен актуальлеген югалтмаса, мин үземне сәхнәдә дә күрер идем...

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: