Шәһри Казан

Мин каен булалмадым...

Әнкәй мине авыр тудырган. Мине якты дөньяга китергәннән соң, хәле җиңеләймәгән, гомерлеккә өзлегеп калган. Әнкәй каеннар ярата иде. Безнең өйнең тәрәзә алдында ак каен үскән. Мин аны хәтерләмим, сабый чагымда күрә алмый калдым. Әнкәй табигатенең бер сыйфаты күчкәндерме, мин дә гомерем буе каеннарга гашыйк! Һәрбер поэмамда диярлек каеннар, туган ягым...

Реклама

Әнкәй мине авыр тудырган. Мине якты дөньяга китергәннән соң, хәле җиңеләймәгән, гомерлеккә өзлегеп калган.
Әнкәй каеннар ярата иде. Безнең өйнең тәрәзә алдында ак каен үскән. Мин аны хәтерләмим, сабый чагымда күрә алмый калдым.
Әнкәй табигатенең бер сыйфаты күчкәндерме, мин дә гомерем буе каеннарга гашыйк! Һәрбер поэмамда диярлек каеннар, туган ягым каеннары... Каләмдәшләрем дә, үзем дә каеннарны гүзәл кызга тиңлибез, «каен сеңелләр» дип дәшәбез.
Хәзер мин ак каенны әнкәйгә тиңлим.
Шулай беркөнне әткәй мине - ике яшьлек сабыйны күтәреп, тәрәзә янында басып тора икән. Тышта көчле яңгыр ява, күк күкри, яшен яшьни, каеныбыз, давылланган чәчләрен-яфракларын тузгытып, җиргә кадәр иелә, нидер әйтергә тели кебек... Урында яткан әнкәй, эчтән генә белгән догаларын укый-укый:
- Яшен яшьни, кит тәрәзә яныннан! - ди.
Әткәй тыңламый. Курыкма. Янәсе, безгә тими ул!
Сүзен әйтеп бетерергә дә өлгерми, коточкыч шартлау өйне тетрәтә. Әткәй идәнгә барып төшә. Урында яткан әнкәй мине көчсез куллары белән эләктереп ала. Башта мине яшен суккан дип куркалар, бераз вакыт узгач, мин кычкырып елап җибәрәм...
Һушларына килеп, тәрәзәгә карасалар: өй алдындагы каенны яшен суккан.
Ак каеныбыз, яшеннең үтергеч көчен үзенә юнәлтеп, мине коткарган.
Әнкәй дә, ак каен сыман, тормышның бөтен авырлыгын үзенә алып, авырып, мине саклап калды бит.
Хәзер мин әнкәйне ак каенга тиңлим.
Мин генә каен булалмадым. Әнкәйне авырулардан, үлемнән саклап кала алмадым.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: