Шәһри Казан

«Мин әлегә графикада әсирлектә»

Чаллы рәссамнары елныкын-елга нәтиҗә ясап барырга күнеккән. Шуңа күрә дә алар арасында «Ел рәссамы», «Ел графигы» кебек исем йөртүчеләр шактый. Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бакый Урманче премиясе лауреаты Риат Заһретдин улы Мөхәммәтдиновта да юк түгел алар. Ул да «Ел укытучысы» (2002) да, «Ел графигы» (2002, 2010)...

Гомеренең 30 елга якын өлешен балалар укытуга багышлаган рәссам өчен иң олы бүләк кайсы дип аптырый торган түгел. Әлбәттә инде, үзенекеннән бигрәк, укучыларының уңышларына сөенә ул. Шәкертләре алай (Чаллының 1нче балалар сәнгать мәктәбе укучылары) махы бирә торганнардан түгел. Шәһәр, республика, Бөтенроссия, Халыкара бәйге-күргәзмәләрдә катнашып, җиңү арты җиңү яулап кына торалар. Остазның башкаларга һәрвакыт үрнәк итеп куярлык шәкертләре дә бар. Әйтик, Васил Хисамов Япониядә бронза медальгә (1998 ел), Лиза Самохвалова «Бал корты-2000» дип аталган Халыкара бәйгедә (АКШ) 1нче урынга (2004 ел), Илгиз Фәррахов Бөтенроссия сатира һәм карикатура бәйгесендә II урынга лаек булганнар. Остазның 50дән артык укучысы киләчәген сынлы сәнгать, дизайн, архитектура белән бәйләгән икән, монысы да педагог-рәссамның максатчан эш нәтиҗәсе. Чөнки Рият Заһретдин улы - 5нче сыйныф укучылары өчен үзләре сайлаган белгечлек юнәлешендә югары уку йортларына, махсус урта уку йортларына керергә шәхси хәзерлек методикасы эшләгән педагог. Шул ук вакытта үз тәҗрибәсе белән юмарт уртаклаша рәссам. Балалар сәнгать мәктәпләре укытучылары алдында осталык дәресләре үткәрергә дә, төрле дәрәҗәдәге семинарларда чыгышлар ясарга да, проектлар эшләргә дә өлгерә. Шулар өстенә, ул бит әле заманында, бөтен җаваплылыкны үзенә алып, 5 елга якын Рәссамнар берлегенең Чаллы бүлекчәсен дә җитәкли. Ә иҗат белән шөгыльләнергә каян вакыт таба, дисездер? Миңа калса, рәссамның шәхси күргәзмәләрендә булучылар аның үзенә дә еш бирә торгандыр бу сорауны. Рәссам белән әңгәмәбез дә шуннан башланып китте.
- Мәктәптә эшләү, әлбәттә, күп вакыт таләп итә. Мин балаларны бик яратам. Шуңа да, баланың сәнгатькә омтылышы зур икәнен күрсәм, вакыт белән исәпләшмим, аңа ничек тә булышу ягын карыйм. Аннан бит әле яшүсмерләрнең үз проблемалары да җитәрлек. Кайберләренә күңел юатырдай сүзе дә кирәк. Аларга үз тәҗрибәңнән чыгып кинәш бирә алсаң да куанасың.
- Сез Башкорт дәүләт педагогика институтын тәмамлагансыз. Уфада укыганда ук рәссам булу уе бар идеме?
- Әйе, студент еллардан ук килә бу теләк. Ул вакытта һәрбер күргәзмәгә 3-4 тапкыр бара идем. Шул бер үк эшләр, бер үк күргәзмә, әмма һәр барган саен төрлечә күренә. Минем өчен бик кызык иде бу. Аннан бит әле абыем Зыялетдин дә профессиональ рәссам. Аның йогынтысы да, ярдәме дә зур булды. Мәктәптә укыганда ук аның рәсем ясаганын бик кызыксынып күзәтә идем. Ул хәзер Уфада яши, шулай ук Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы. Рәссам булып китүебездә әнкәбез Рәхимәнең өлеше дә зур булгандыр. 1940-50 елларда безнең әнкәй тамбур җөй белән тастымаллар, намазлыклар чиккән. Авыл халкы бу әйберләрне аңардан сатып ала торган булган. Әле дә күз алдында: тукыманы зур киергегә тарттырып, төсле мулине җепләр белән чигә торган иде. Әтиебезнең чигүле намазлыгын, берничә тастымалны хәзер дә әнкәбезнең төсе итеп саклыйбыз.
- Риат әфәнде, ир-егетнең күңелендә иярле-йөгәнле ат ятар диләр, Сезнең исемдә дә «ат» сүзе юкка гына түгелдер. Үзегездә егәрен тоясызмы шуның?
- Илаһи көч рухымнан сикереп чыгардай чаклар да сизәм, әлбәттә! Шул ук вакытта рәссамның ижат чоры актив та, пассив та булырга мөмкин. Рәссам күбрәк остаханәсендә берьялгызы эшли. Кешегә бәйле түгел, вакытын да үзе генә планлаштыра. Шуңа да, бәлкем, читтән караганда, бер оешмаган кеше кебек күренәдер. Икенче яктан, актив ижади эзләнүләр вакытында тәүлекләр буе аның уенда бары шул иҗат, шуннан башка нәрсә юк. Бу вакытта аны, аңласа да, якыннары гына аңлыйдыр.
- Менә шул иҗат газабы дигән садә минутларны аңлатыгыз әле, дисәләр...
- Рәссам буларак, иҗади эшең аша күңелеңдәгесен башкаларга җиткерү, фикереңне үзеңчә әйтеп бирә алу бәлки казаныштыр... Шулай да рәссам булуның чын ләззәтен тою, минемчә, башка нәрсәдә - син нәрсәдер эзлисең, кайвакыт ул җиңел генә килә, кайвакыт интегәсең, үзеңә урын тапмыйсың... Ниһаять, эзләгәнең табыла! Шул эшне башкару чоры - канатлану, җиде катлы күктә очу белән бер. Кызганыч, ул мизгел озакка бармый, чөнки эшне төгәллисең. Уза. Янәдән башларга кирәк. Иҗат итүнең күрке - шулдыр.
- Инде төштә дә шул иҗат белән саташасыздыр, мөгаен...
- Иҗади эшләремнән күңелем шатланса, төшләремдә кайларгадыр очам, уянып китәм дә чынбарлыкта очмаганыма ышана алмыйм. Нигә без оча алмыйбыз икән, дим...
- Эшләрегез баштан аяк милли моң белән сугарылган. Шуның өстенә, Сез кубызда да уйныйсыз икән... Рәссам буларак, үз кыйблагызны табу ничегрәк булды?
- Кубызны Уфадагы дустым Тәлгать бүләк иткән иде. Бик үзенчәлекле уен коралы. Ул миңа бик ошады. Борынгыдан килгән аһәң бар аңарда. Күбесенчә, кәефем күтәренке булганда уйныйм. Үз йөзеңне булдыру, минемчә, үз мөмкинлекләреңне аңлап, үзеңне бераз чикләүдән торадыр... Фикереңне ни рәвешле, ни сыйфатта күрсәтә алуың, күрәсең, әйләнә-тирәгә нинди карашта булуыңа бәйледер. Шуларга халкыбызның рухи байлыгын да куша алсак, бездән дә бәхетле кеше юктыр. Музыканы да төрле вакытта төрлечә кабул итәсен бит. Кызыксыну тормыш мәшәкатеннән көчлерәк булу кирәктер. Киндердәге мөмкинлекләрне эзләргә теләгем бар. Хәзергә мин әле графикада әсирлектә, ул мине әлегәчә тота. Күрәсең, сурәтләү чараларының гадилеге белән шулай җәлеп итәдер. Минемчә, сәнгать тормышыбызны тулыландырырга, рухи байлыгыбызны арттырып, яшәү көче өстәргә тиеш. Сәнгать ул - камиллеккә ирешү чарасы.
* * *
Менә шундый сөйләшү. Күп нәрсә әйтелеп тә бетмәгәндер бәлкем. Әйтик, Риат Заһретдин улының «Тамга» иҗат төркеме әгъзасы булуына кагылмадык. Ә бит алар татар сынлы сәнгатен кайда гына күрсәтмиләр. Чаллы, Түбән Кама, Казан, Алабуга, Яшел Үзән белән генә чикләнмичә, Йошкар-Ола, Ижевск, Уфа, Чабаксар кебек шәһәрләрдә дә күргәзмәләр уздыралар, кайда булуына карамастан, төрле арт-проектларда теләп катнашалар. Риат әфәнденең иҗат тормышындагы тагын бер матур сәхифәгә тукталмадык. Ул да булса, 2008 елда төрки телле рәссамнарның IX Халыкара «Төрексой» иҗат лабораториясендә катнашуы. Ә бит аннан: «Мин оҗмахны күрдем», - дип кайтучылар да булды. Ә рәссам катнашкан Халыкара проектлар моның белән генә дә чикләнми. Бу исемлекне 2006-2009 елларда Истанбул, Мәскәү, Казан, Якутск, Ижевск һәм Нефтекамск шәһәрләрендә узган «Күчеп йөрүче «Хәбәр», «Ак тирмә», «Эпос сулышы» кебек проектлар тулыландыра алыр иде. Рәссам колачлаган темаларны кайсы яктан килеп карасаң да, Риат Мөхәммәтдиновның иҗат кыйбласы милли тема икәнлеге аермачык. Ул үзе белгән, кечкенәдән күреп үскән, канына, җанына сеңгән әйберләрне генә яза. Кышкы озын кичләрдә әнкәләре Рәхимә апа улларына «Сак-Сок» әкиятен дә бер генә тапкыр сөйләмәгәндер. Әнкәләре учак ягып аш пешергән казан да, өйдәге кеше санынча диварга эленгән алты кашык та - бар да - әнә шул балачак ядкәрләре. Утлы күмер белән тулы чуен чүлмәк, күмер соскылары да ул уйлап чыгарган нәрсәләр түгел. Карт өянке төбендә утыручы көтүче карт яныннан да бер генә узмагандыр булачак рәссам. Киресенчә, мал-туары янында нәкъ менә Риат кебек авыл малайлары кайнашканга күрә генә изрәп черем итә алгандыр ул. Рәссамның үзен күреп сөйләшкәннән соң, аңа бу фәлсәфи, галәми темалар каян килгән дә, ничек итеп шулай җай гына, җиңел генә кәгазьгә төшкән дип аптырамыйсың инде. Аның өчен «Күке ае», «Алмачуар» да, мәгънәсе бик тирәндә ятса да, «Ак болан» да, «Кое» да, «Чишмә» дә, «Кара пулат» та, «Ау» да, «Нуризә» дә - һәммәсе кул сузымы гына шул.
PS. 1995 елдан республика, Россия, Халыкара күргәзмәләрдә катнашып килүче рәссамның эшләре белән «Шәһри Казан» газетасы редакциясенең күргәзмәләр залында танышырга мөмкин. Күргәзмә мартка кадәр эшләячәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: