Шәһри Казан

«Мин үзем яшәгән чорның тарихын язам»

«Химиклар» мәдәният сараенда эшләп килүче халык изостудиясен җитәкләгән Рәшид Гаимовны да бер мәлгә телсез калдыра Альфрид. Чөнки әле моңа кадәр берәүнең дә килеп керүгә үк: «Мине өйрәтергә кирәкми. Мин шундук картиналар ясый башлыйм», - дигәне булмый. Бернинди сәнгать мәктәбе узмаган егетнең бу кыланмышы сәер тоелгандыр, әмма җитәкченең ай-ваена карамыйча: «Ничек...

Реклама

Кулына беренче булып кылкаләм алган шул көннән башлап бүгенгәчә Альфрид Муллаәхмәт улы ШӘЙМӘРДАНОВ - рәсем сәнгатенең беркатлы-самими (наивная живопись) сәнгать дип аталган жанрында үзе белгәнчә, үзе тойганча профессионалларча иҗат итүчеләрнең берсе. Аның иҗаты аллы-гөлле чигешләр белән бизәлгән гап-гади авыл өе кебек чуар, якты-җылы; сабый бала кебек ихлас, хәйләсез һәм акыл ияләредәй фәлсәфи, ак бабай, ак әбиләр кебек зирәк. Бүгенге көндә ул әлеге юнәлештәге сәнгатьне, Татарстан вәкиле буларак, дөнья күләменә чыгарган бердәнбер рәссам. 1997 елда Братиславада (Словакия) узган Бөтендөнья беркатлы сәнгать күргәзмәсендә катнашу да иҗатына этәргеч ясамый калмый. Шәхси күргәзмәләре исә Рәссамнарның Үзәк йортында (Мәскәү), Алмания, Литва һәм Болгария илчелекләрендә, «Московские новости» газетасы редакциясендә, Пермьдә, «Казан» милли мәдәният үзәгендә һ.б. уза. «Бәрәңге. Горбачев сорты» дип аталган эше хәтта Казанның Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасында әгъза булуы турында сертификат тапшырылган көннәрдә ЮНЕСКОга бүләк ителә (2001 ел).
- Альфрид, инде моннан 10 еллар элек үк сәнгать белгече Альберт Шакиров сезнең хакта: «Бөтенләй кабатланмас, тиңдәше булмаган иҗат, уникаль рәссам. Аның эшләренең XXI гасыр сәнгате тарихында калачагына һич кенә дә шигем юк», - дип язган иде. Юраганнар юш килә. Бүген сезне котларга тагын бер бик матур форсат бар: шушы көннәрдә генә 3 эшегезне Екатеринбург шәһәрендәге Россиядә бердәнбер булган Беркатлы сәнгать музее сатып алган. Бу музейда эшләре урын алган Нина Ворфоломеева һәм Альберт Коровкиннарның исемнәре беркатлы сәнгатьнең дөнья энциклопедиясенә кертелгән булуын искә төшерсәк, иҗатыгызда тагын бер зур адым ясалды дияргә буладыр.
- Әйе, эшләрне урнаштыру, сату, чыннан да, рәссам өчен бик мөһим. Бүгенге көндә картиналарым Россия һәм Европаның күп кенә шәһәрләрендә шәхси тупланмаларда сакланса да, Татарстан музейлары әлегәчә аларның берсен генә булса да сатып алмады. Мин шуны сизәм: бездә әле үзләренә таныш булмаган әйбердән курку бар. Ә менә Татарстаннан читтә бик җылы кабул итәләр. Соңгы 1-2 елда төрлебез төрле юнәлештә эшләүче рәссамнар Ирек Мусин, Альберт Тимершин, Александр Шадрин белән бер иҗат төркеме булып, Нижневартовск, Пермь, Красноярск, Ростов-на- Дону һәм Төмән кебек шәһәрләрдә күргәзмәләр оештырдык. «Казаннан бик көчле төркем килде», - дип язып та чыктылар, телевидениедән исемнәребез гел яңгырап торды. Табигатьтән рәхим-шәфкать көтәргә кирәкми, ә менә шулай үзеңә нәрсәдер эшләргә, хәрәкәт итәргә кирәк хәзер. Шул рәвешле үз көчебез белән Татарстанны данлап йөрүебез. Әлбәттә, пропаганда белән генә чикләнелми, эшләр дә сатыла. Ә минем публика ул, нигездә, Мәскәүдә, Петербургта. Бу һич кенә дә, Мәскәү, Питердан ераклашкан саен, тамашачы әзерлексез диюем түгел. Күңеле каткан дияргә дә җыенмыйм. Көнбатыштан аермалы буларак, бездә халык күбрәк реализмга тартыла. Башка кимәлдәге иҗатка мөнәсәбәт алай ук актив димәс идем. Ә менә Пермьдә егетләрнең эшләрен Казанда инде күптән онытылган бәяләргә сатып алдылар. Казанга сәнгатьне аңлауда ниндидер тизлек, хәрәкәт җитенкерәми. Бәлкем ул вакыт белән бәйледер, кешеләрдә аның кайгысы юктыр. Белмим. Казан, ничектер, аерым утырган бер йорт кебек тора. Башка шәһәрләрдә ул күзәтелми. Мәскәү, Питер исә таләпчән дә, әзерлекле дә. Бу нисбәттән мин үземне анда уңай хис итәм. Әйдәп баручы күп кенә сәнгать белгечләре белән очрашып торам. Алар да: «Иҗатыгыз Россиянең самими (наив) рәсем сәнгате тарихында калачак. Ул кызык, истә кала торган, үзенчәлекле», - диләр. Беләсез: эшләремнең нигезендә училище, институт аша алынган кәсеп осталыгы ятмый, мин моңа ничектер мөстәкыйль рәвештә үзем килдем.
- Сез рәсемнәрегездә, континентлар буйлап сәяхәт итеп кенә калмыйча, геройларыгызны теләсә кайсы вакыт аралыгыннан алып (Сальвадор Дали, Чыңгыз-хан, Майя Плисецкая, Че Гевара, Рудольф Нуриев һ.б.) үз кеше итәсез, берсен хәтта әнә галәмгә кадәр очырдыгыз. «Беренче татар космонавты», җитмәсә, үзегезнең дус та икән әле.
- Әйе, дустым Роберт Габитовның гомерлек хыялын тормышка ашырдым мин ул эшемдә - галәмгә «очырдым». Ул Жуковский исемендәге хәрби-һава инженерлык академиясендә укыганда ук космонавтлар отрядына эләгү, космонавт булу турында хыялланып яшәде. Үткенлеге дә бар, үҗәтлеге дә җитәрлек, дигәндәй... Ничек кирәк алай, шул үтенеч белән, Валентина Терешковага кадәр барып җитә. Ә тегесе, үз чиратында, академиядән соң ярдәм итәргә вәгъдә бирә. Шул чагында ук күкнең җиденче катында була Роберт. Кайтуга, сөенечтән, бөтен ротаны сыйлый. Көнчелек галәмәте булгандырмы, үзара исәп-хисапны тигезләргә тырышумы - кемдер моны замполитка җиткерә. Ахыр чиктә, инде булды дигәндә, аны академиядән чыгаралар. Ул, әлбәттә, югалып кала торганнардан түгел: рәссам булып китте, Петербургта яши.
- Ә шәхсән үзегез нәрсә турында хыяллана идегез? Рәссам булу турындамы?
- Мин бервакытта да рәсем ясарга яратмадым. Ул миңа кызык та түгел иде. Мин табигатькә чыкканда да, аны ясап кешеләргә күрсәтер өчен түгел, ә үзем сокланып йөрер өчен генә чыга идем.
- Буш савытны ак киндергә бик теләсәң дә түгеп булмый бит...
- Сүз дә юк, буш урында бернәрсә дә тумый. Тора салып, минем рәсем ясыйсым килә, рәссам буласым килә, димисең инде. Мин дә еллар дәвамында, үзем яшәгән чорны сурәтләү өчен, дип, язарыма материал тупладым, символлар эзләдем. Минем уйлавымча, рәссам шундый образ уйлап табарга тиеш, ул чагында аның картинасы да ниндидер табышмак кебек була. Тамашачы: «Моны кайдадыр күргән бар иде», - дип уйларлык булмасын, ә: «Рәссам моның белән ни әйтергә теләде икән», - дисең. Минем картиналарда һәрвакыт шундый табышмаклар, ребуслар бар. Шагыйрьләрнең, рәссамнарның сәнгать әсәре ул сүзләр тупланмасы, буяулар җыелмасы гына түгел, аның артына без ачып укырга тиешле ниндидер символик мәгънә яшеренгән була. Шул ук Достоевскийны, Пушкинны алсак та, үзебезнең Тукайны алсак та, бар алар. Без символик телне белмибез. Безгә аның тышкы ягы гына билгеле. Менә мисалга су да, шул ук каен да, китлар да, кылыч та - һәммәсе символ. Әгәр дә картинаның датасы юк икән, ул ничек кенә матур булмасын, аның бернинди сәнгати кыйммәте булмый. Чөнки рәссам, әгәр дә ул үзен рәссам дип саный, образлы, символлар аша уйлый белә һәм бу аның өчен буш сүз генә түгел икән, ул чагында иҗатчы нәрсә хакында булса да ныклап торып «сөйләшә» ала. Минем өчен, иҗатымда иң мөһиме - үзем яшәгән чорны әнә шул образлар, символлар аша чагылдыру.
- «Тормышта үземә ни җитми, мөгаен, мин шуны иҗатымда чагылдырырга тырышамдыр», - дисез. Эшләрегез шуның кадәр якты, ялт итеп торалар. Сезнең тормышта яктылык җитмиме әллә, дип тә сорыйсым килә.
- Миңа аны әйтәләр инде: картиналарыгыз бик күтәренке рухта, диләр. Чыннан да шулай, тормышта миңа нидер җитми икән, фантазиямне эшкә җигәм дә аны картиналар аша «алам». (Канар утраулары турында хыяллана да алмаган шахтер әтисен, икмәк комбинатында эшләгән әнисен, әби-бабасын да шул рәвешле сәяхәткә җибәрә ул. - Р.Ф.) Мин күбрәк үз эчемә бикләнеп, читтән күзәтергә яратучан. Кечкенәдән үк холык-фигылем шундый. Дусларыма карап кайчагында көнләшеп тә куям: бернигә карамыйча күңел ачалар. Ә мин тыныч.
- Кинохроникадан нигә китәргә булдыгыз?
- Мин ул вакытта мораль яктан анда эшләргә әзер түгел идем әле. 3 ел хезмәт куйдым. Шунда мин үземә, рәссам буласым килә, дидем һәм, тулай торакта яшәвемә карамастан, ниндидер күтәрелеш, егәр тойдым.
- Сез 1961 елда Сабабаш авылында туып, 20 яшькә кадәр Казахстанда яшәгәнсез. Сабада еш буласызмы?
- Минем тамырларым тулысынча туган җирдән йолкып алынмаган. Бу эшләремдә төсләрне бирүдә дә чагыла. Сабада туганнарым яши. Кечкенә вакытта, каникулларда еш кайтылган булса, хәзер бик сирәк очрашабыз. Бабам Шәймәрдән Гәрәев Сабабашта алтын куллы осталарның берсе булган. Кулыннан бөтен нәрсә килгән: тәрәзәсен дә бизәгән, сандыклар да ясаган. Совет чорында да биш вакыт намазын калдырмыйча, динле-иманлы булып үз көче белән көн күрде ул. Шуңа да татар рухын тоеп үстем, миллилекне тоеп яшим.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: