Шәһри Казан

«Минем өчен тугры дуслар кадерле»

Сәхнәдә шаян, җор телле булган Ядкәр тормышта бөтенләй башка кеше. Тыйнак, аз сүзле, күп сөйләшкәнне яратмый торган ир-егет ул. Татарстанның атказанган артисты Ядкәр ХӘБИБУЛЛИН Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов группасында алып баручы булып унбер ел эшли. Заманында Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган егеткә һәрвакыт популяр җырчыларның...

Реклама

- Балачакта ук туган авылым Иске Кишеттә (Арча районы) концертлар вакытында мине мәзәкләр сөйләргә сәхнәгә төртеп чыгарып җибәрәләр иде. Шул чакларда ук сәхнә «җене» кагылгандыр инде. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, Сабада мәдәният йорты директоры, сәнгать җитәкчесе булып эшләгәндә дә концертларны еш кына үзем алып бардым. Бервакыт районда ике ел отпуск та алмыйча, эшләү туйдырып җибәргәч, Казанга китеп бардым. Шунда Венера Ганиева мине үзенең группасына җырчы итеп чакырды. Бервакыт Арча районына концерт куярга бардык, тик аның алып баручысы килми дә килми. Борчыла-борчыла көткәннән соң, ул эшне миңа куштылар. Аннары Венера белән эшли башладым. Соңрак татар дәүләт филармониясенә эшкә урнаштым.
- Син Асаф Вәлиев, Зәйнәб белән Зөфәр группаларында да эшләдең. Салават белән эшләү ничек?
- Җиңел түгел, әмма Салават белән программа эшләгәндә кызык. Заманында үзе дә алып баручы булып эшләгәнгәдер, ул моңа бик җитди карый. Концертлар театрлаштырылган булганлыктан, үзенең дә безгә кушылып уйныйсы килә. Ул төп режиссер дияргә була. Бер-беребезне аңламаган чаклар да бар. Әмма соңыннан барыбер уртак фикергә киләбез.
- Сез һәр программагызның сценариен аерым бер тема буенча әзерлисез...
- Әйе, без һәр программада ниндидер фикер әйтмәсәк, аны концертка санамыйбыз да. Укытучылар елына, ахырзаманга, Универсиадага багышланган программалар әзерләдек. Темаларны Салават үзе бирә. Һәркайсын бер-берсенә охшатмаска тырышабыз. Сценарий язганчы, башта фикер җыябыз. Кайвакыт автор язып биргәнне дә үзгәртергә туры килә. «Бу юмор шәп, халык ошатыр инде дисең, беркемнең дә исе китми. Программаны күрсәтмичә, аның тамашачыга ошыймы, юкмы икәнен әйтеп булмый.
- Бүген бер концертта өчәр алып баручы. Аны бер кеше генә юньләп алып барса әйбәтрәк түгелме икән?
- Ул вакытлы күренеш кенә дип уйлыйм мин. КВН стилендә, диалоглар белән алып бару кызык, минемчә. Өчәү булгач, җиңелрәк тә. Безнең өчебезнең дә образ бар. Әйтәсе фикереңне тизрәк әйтеп бетерәсең.
- Күмәк эшләгәндә сәхнәдә көлке хәлләр дә еш була торгандыр.
- «Ахырзаман» программасын күрсәткәндә, мин җыештыручы ролендә идем. Анда башта Салават бер чүп ташлап чыгып китә, аннары Таһир Гайнуллин белән Рифат Зарипов берничәне ташларга тиеш иде. Бервакыт карасам, алардан соң да бер генә чүп калган. Шунда минем «кешесе мәгънәсезрәк булган саен, чүбе дә күбрәк кала» дигән фразам бар. Концерттан соң, берничә чүп ташларга дип, егетләрне кисәтеп куйдым. Шуннан соң алдагысында Таһир бер газета алып чыккан да шуны ерткалап бөтен сәхнәне тутырып чыгып китте. Аннары чүп җыя-җыя аптырап беттем. Мин сәхнәдә: «Берегезнең - буе, икенчегезнең авырлыгы җитми», - дип, егетләрнең икесеннән дә көләм. Бервакыт Мәскәүдә Рифат дигән егетебез «Космос» кунакханәсендәге лифт төймәсенә баскан да, теге эшләми икән. Сакчыдан барып сораса, тегеңә: «Сезнең авырлыгыгыз җитмидер», - дигән. Бу рус кешесенең минем сүзне кабатлавына егет аптырап калган. Ә ул лифт 50 килограммнан ким булган кешеләргә ачылмый икән.
- Сез чит өлкәләргә дә күп йөрисез. Тамашачыны концертыгызга тарту ничек?
- Безнең концертны читтә дә яраталар. «Әгәр син Салават концертына килмәсәң, татар түгелсең», - дигәннәрен үземнең ишеткәнем бар. Тәнәфесләрдә дә концерт турында бер-берсе белән озаклап гәпләшә алар.
- Ядкәр, синең оста җырлаганыңны да беләбез. Бу талантың читтә кала түгелме?
- Без гаиләдә алты малай үстек. Минем Рүдәл абый бик моңлы җырлый иде. Кайбер профессионаллар да аның кебек булдыра алмый. Әти каршы килмәгән булса, ул бик яхшы җырчы булыр иде. Үзем концертларда элек берәр җыр башкара идем. Соңгы вакытта туйлар алып барганда гына җырларга туры килә.
- Сәнгать кешесе булгач, дуслашырга теләүчеләр дә шактыйдыр. Син дусларны кайсы сыйфатларына карап сайлыйсың?
- Танышырга теләгән бөтен кеше белән дә дус булып бетеп булмый, билгеле. Минем күп дуслар Сабада калды. Дус булган кеше сине беркайчан да сатарга тиеш түгел. Һәрвакыт тугрылык саклаган дуслар кадерле минем өчен.
- Син шәһәрдә эшләгәндә дә озак еллар Сабада мал-туар асрап торган бердәнбер сәхнә кешесе идең. Бүген дә авыл тормышы сагындырмыймы?
- Әйе, мал-туар асрау җиңел эш түгел. Аңа печәнен әзерләргә, азыгын табарга кирәк. Кешедән калышасы килмәүдән иде инде ул. Бүген генә ул кош-корттан башка терлек асрарга атлыгып тормыйлар. Без хәзер дә Казан читендә үз йортыбыз белән яшибез. Шуңа күрә авылда яшәгән сыман.
- Балаларыңның сәнгатькә мөнәсәбәте ничек?
- Олы улыбыз Алмаз полициядә эшли. Гаилә корып җибәрде. Уртанчысы Ниязның балачакта үзен музыка мәктәбендә укытмаганга безгә үпкәсе дә бар. Үзе технология университетын тәмамласа да, банкетларда җырлап йөри. Кызыбыз Назлыгөл мәдәният һәм сәнгать университетына укырга керде. Режиссер булырга хыялланып йөри. Хатыным Лидия белән без аларның үзләре теләгән һөнәрне сайлауларына каршы килмәдек.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: