Шәһри Казан

«Минем Казаным»

Каюм Насыйри музеенда җәй буе БДБ Рәссамнары һөнәри берлегенең Казан бүлекчәсе, КФУның Тарих-филология институты сынлы сәнгать һәм дизайн кафедрасы һәм ТРның Милли музее фонды оештырган «Минем Казаным» күргәзмәсе эшли.

Реклама

Биредәге картиналарны карагач, иске һәм заманча Казан урамнары, аның аулак тыкрыклары буенча сәяхәт кылгандай буласың. Рәссамнар милли нәкыш төшерелгән кулланма-гамәли сәнгать әсәрләрен дә тәкъдим итә. Шул ук вакытта биредә ТР Милли музее фонды тупланмаларыннан татар хатын-кызлары костюмнарын да күрергә мөмкин.
Закир Батраев, Рушан Шәмсетдинов, Лада Аюдаг, Әсгать Макраев, Светлана Тимофеева, Лидия Рыговская, Наталья Марьина, Татьяна Тэнч, Динә Лебедева һәм Альберт Галимов кебек сәнгать әһелләренең иҗаты белән беррәттән студентларның эшләрен дә күрергә мөмкин.
- К.Насыйри музеенда күргәзмә ясау безнең студентлар өчен дә инде матур гадәткә әйләнеп бара. Эшләренең өлкән буын рәссамнар белән беррәттән куелуы аларны профессиональ иҗатка илһамландыра, - ди КФУның Тарих-филология институты сынлы сәнгать һәм дизайн кафедрасы доценты, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Фәрит Вәлиуллин.
Күргәзмәне «Иске татар бистәсендә чәй эчү» дип аталган интерактив музей чарасы да тулыландыра. Ул татар йортының кунакчыллыгы, халкыбызга хас матур гореф-гадәтләр турында бәян итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: