Шәһри Казан

Минем шигърият мине «бесит»

Шагыйрә Йолдызны кем ничек күз алдына китерә бит, минем өчен ул һәрвакытта ирек сүзенең синонимы кебек. Ә нәрсә, кайсыбыз безнең ул иреккә тиенгән соң әле? Өйдә килешсез-килбәтсез йөреп, салган ыштанын да урынына алып куя белмәгән, алай да иртән эшкә кәчтүм-чалбарын ялтыратып киткән ирләр үзләре булып калганмы, чырайны сыта-сыта, матур булып...

Йолдызның күңел тәрәзәсенә бакканчы, мин ниндидер портрет төзергә алынмадым - аның иҗаты да, шәхесе дә сиңа да, миңа да бергә ачылсын, дидем, укучым. Әмма әңгәмәдәшем белән аралашканнан соң, теге өстә телгә алынган ирек янына тагын бер сыйфат ябышып куйды. Анысы - Яктылык. Әгәр дөньяны матур итеп күрмәсәң, нинди шагыйрә ди инде син?

Минем дөнья - китап
- Йолдыз, беренче соравымны синең дөньяңнан башлыйм әле. Шагыйрә Йолдызның дөньясы нидән гыйбарәт?
- Минем дөнья - китап. Ул татар әдәбияты белән генә чикләнми, әлбәттә. Чит ил әдәбиятының элеккесе дә, бүгенгесе дә минем өчен актуаль, аларның һәрберсен укып барырга тырышам. Китап белән дуслыгым кечкенә вакыттан ук дип әйтә алмыйм, мин китапка 5-6 нчы сыйныфта дәресләрдән качып йөргән, эшсезлектән интеккән вакытта тартылдым. Мәктәптә укыйсы килми - ә кызыклы китап һәрвакыт иптәш.
- Белгәнемчә, син бүген аерым яшисең - бусы олыгаю билгеседер инде?
- Шагыйрь әйткән ич: «Мине яраткан хатын-кызлардан мин балачагымны белмәгәнен сайлармын». Яшәү урыны да шулай. Мин, гомумән, бер урында озак яши ала торган кеше түгел. Әгәр син кичә дә, бүген дә бер үк җирдә яшисең икән, ул синең белән идарә итә башлый. Мин Мәскәүдә әдәби курсларда укып маташканда, үзем өчен аерым яшәү вакыты җиткәнен аңладым. Ләкин өй, миңа калса, һәркем өчен берәү генә була - туган нигез.
- Балачагың хатирәләрендә Фәрваз Миңнуллин нинди әти булып теркәлгән?
- Әти бик-бик кунаклар ярата иде. Безнең өйдә Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев, Гариф Ахунов, Рабит абый Батулла булалар иде. Әни һәр кич кунак каршы алырга әзер тора. Минем ул балачак хатирәләреннән бер этлек кенә хәтергә теркәлгән. Шулай бер чак әзерләнгән салатка тозны артыграк салып ташлаганмын - авызга алып булмый хәтта. Хәлдән ничек тә чыгарга кирәк, салатны салкын суда юарга туры килде. Оят булды инде.
- Сеңлең Ләйлә белән охшашмы сез?
- Сеңлең дип, ул миңа караганда апарак - беренче сыйныфка китү белән тәрбияли башлаган иде, бүгенгәчә мине контрольдә тота. Анда перфекционизм көчле - кеше, аныңча, идеаль булырга тиеш. Мин исә юләрлекләр эшләргә һәрвакыт әзер.
- Мәсәлән?
- Алтынчы класста булдымы икән, музыка мәктәбен ташладым, тугызынчыдан соң театр училищесына укырга керергә тиеш идем, тоттым да «Сәләт»кә китеп бардым, беренче курсны укып бетергәч, мехматтан качтым...

Тукай биргән исем
- Нинди мехмат тагын, син бит татфак тәмамлаган кыз?
- Мин кечкенә вакытта ук үз-үземә әдәбиятка якын да килмим дип сүз биргән идем. Беләм бит инде әдәби даирәнең матди хәлен. Бу сүземә 2003 елга кадәр хилафлык китермәдем. Физмат сыйныфында укыдым, университетның мехмат факультетына укырга кердем. Дусларымның татфакта укуы, алар белән бергә, ирекле тыңлаучы булып, лекцияләргә йөрүем үз эшен эшләгәндер дим. Мин ул вакытта ук Фәнүзә Нуриеваның лекцияләренә мөкиббән китә идем, шул мине татфакка тартып китерде дә инде. Шулай итеп мин капылт кына әдәбиятка кереп киттем. Ул вакытта «Әллүки» түгәрәге эшли башлаган иде. Мин, аз-маз русча язгалаган кеше, беренче тапкыр татарча шигырь язып карадым. Һәм тотылдым...
- Галимҗан Гыйльманов аркасындамы?
- Әйе, ул елны Галимҗан абый, Ленар Шәех тырышлыгы белән университетка «Шигъри Сабантуй» әйләнеп кайтты. Шунда «әллүки»челәр бер-бер артлы чыгыш ясыйлар. Галимҗан абый, әйдә, син дә шигырь сөйлә, ди. Кызык өчен генә язып караган татарча бер шигырем бар. Укыдым. Шул чыгыштан соң өлкәннәрдән берәү: «Безнең чорда да шулайрак шигырь язучы кыз бар иде, Асия Минһаҗева исемле», - дигән. Миңа кызык булды инде.
- Алайса, әниеңә охшагансың инде син?
- Юк, әтигә. Казанда бер социаль реклама банеры бар ич: «Самые любимые - это самые непослушные». Менә ул минем турыда. Мин һәр эшне үземчә эшләргә тырышам. Әни, болай эшләмә, дип әйтә тора, мин эшли торам. Аннан, кара, әни, син дөрес әйткәнсең икән, дияргә дә туры килгәли.
- Үзе дә гомер буе шул даирәдә кайнаган кеше буларак, әниең язу-сызу эшенә алынуыңа ничек карады?
- Әни: «Шуны бел - һәр язган сүзең өчен син җавап тотачаксың, бу дөньяда булмаса, теге дөньяда», - диде.
- Ә кем куйган сиңа шундый гадәти булмаган исем?
- Аның үзенә күрә бер легендасы бар инде. Әни Тукай китабыннан фал ачканмы шунда, төшендә Тукайны күргәнме, төгәл генә хәтерләмим. Ләкин минем исем күк җисеме белән бәйле булуда Тукай образы «гаепле» бугай.

Китап кемгә кирәк?
- Мәскәүдә яшәп кайткач, Казанны кабул итү авыр булмадымы?

- Юк, Казанга кайткач, мин бик озак физик эйфориядә яшәдем - ашау мулдан, транспортта йөреп була, әни янда. Без Мәскәүдә икешәр сәгать җәяү укырга йөри идек (транспортка акча юк), яшәү кыйбат, ашарга акча җитми. Аннан шигъри әңгәмәдәшем Рүзәл Мөхәммәтшин - Казанда. Мәскәүгә киткәндә, без әле яңа гына танышкан идек, шигырь язганда, мин, ничектер, аның белән диалог кора башладым. Әдәбиятта һәр иҗатчының якын кешесе булырга тиеш, минемчә. Мин Рүзәлне шул кеше итеп күзаллыйм.
- Рүзәл бик теләп укыйдыр инде. Китабың басылып чыкса, башка укучы да иҗатың белән иркенләп танышыр иде.
- Хәзер бит бөтен кеше интернетта яши, интернетта укый. Алай күп итеп тә, бушлай да укып була. Кара акылыма шулай тоела, һәрхәлдә. Юк, минем нәшриятта «Күк тирмәсе» дигән китабым ята ятуын...
- Үзеңнең шигъриятеңне үзең шәрехлә әле?
- Минем шигърият мине «бесит». Минем ул сүзне татарчалаштырасым да килми. Менә нәкъ шулай - кайчак ачуымны китерә, кайчак дулкынландыра, кайчак котырта... Кайчак миңа элек язганнарым әйбәт күренә, кайчак кичәгеләре. Кайвакытта эйфория кичерәсең, кайвакытта укыйсың да, фигня, дисең. Мәскәүдә мин, мәсәлән, тулаем шигърияттә генә яшәдем: урамнан барасың, башта - шигырь; лекциядә утырасың, лекция сүзләреннән шигырь туа; кичен кеше йоклаганын түзеп җиткереп булмый, каләмнән шигырь коелып кына тора. Ул вакытта бөтен дөнья шигырь генә иде, хәзер алар сирәк туа. Соңгы язылганы да әнә - апрельдә.
- Син бит хәзер «Ялкын» журналының баш мөхәррире дә - кәнәфи иҗатны үтерәме?
- Юк, мин болай да һәр көн шигырь язучы түгел. Үзем сирәк язам. Җәй көне язмыйм - җәен миндә гармония чоры. Бродский бер эссесында, җәһәннәм булса, анда бик дымлы һәм суыктыр кебегрәк фикер әйткән. Менә шул салкын һәм шыксыз чор - кыш һәм көз - минем иҗат итү чоры. Язын мин үлеп гашыйк булам, җәен шул гашыйклык ниндидер гармония яссылыгына күчә һәм миңа болай да рәхәт.

Түзсә, француз түзә
- Яз саен төрле кешегәме?
- Кеше еш гашыйк булырга тиеш. Гашыйк була алмасаң, син бер урында таптана башлыйсың, сүнәсең, тоныкланасың. Гашыйк булган саен кеше үсә, матурлана.
- Чынлап торып гашыйк булып, кияүгә чыкканчыдыр инде...
- Мин чыксам, французга гына чыгачакмын. Татар егетләренә минем белән авыр булачак, ә мин үз милләтемә авыр булуын теләмим. Мин бик үк типик татар хатын-кызы түгел бугай. Бөтен барлыгымны иремнең рәхәт тормышына багышлый алмаячакмын - анысын тәгаен әйтә алам. Өйдә генә утырып, гаилә учагы саклаудан рәхәтлек алып яшәгән хатын-кызлар бар, мин андыйлар рәтенә кермим. Миңа шәхси урыным мөһим, гаиләдә тигезлек, тигез хокуклар булырга тиеш дип саныйм.
- Матур булып күренергә тырышудан биек үкчә кигән хатын-кызларны да аңламыйсың дип беләм - үзең кимисең бит.
- Ник мин биек үкчә белән үземне интектерергә тиеш әле? Аның авыр икәнен мин хатын-кызларга караган саен күрәм бит. Үкчәле аяк киеме кигән булсалар, дусларыма һәрчак сабыррак карый башлыйм, ул бит үкчәле аяк киемендә - акрынрак атларга, автобустан төшкәндә булышырга кирәк. Аннары, матурлык бит ул бик тотрыксыз төшенчә.
- Ә нишләп бизәнмисең?
- Мин болай да матур ич. Бизәнсәм, бик куркыныч булырмын кебек - болай, ичмасам, миннән балалар белән хайваннар курыкмый.

Мине спорт көтә
- Ирек яратучы Йолдызны мин җитәкче буларак күз алдына китерә алмыйм. Ничек 26 яшьтә баш мөхәррир булдың?

- Шундый җаваплылык таләп иткән урын тәкъдим иттеләр. Мине үземдәге бер сыйфат күптән интектерә иде - дөньяны читтән торып тәнкыйть итү. Һәм мин әйттем үземә, җитәр, менә үз өстеңә шундый җаваплылык алып кара әле син, дидем. Әлеге журналда беренче ел гына эшләмим - эш кухнясын якыннан беләм, яратып эшлим. Ә андый, мин бит җитәкче булдым, дигән уй юк, иртәгә җитәкче булмасам, ноль булмау миңа мөһимрәк.
- Шигъриятеңдә нинди заман җилләре исә?
- Элек миңа үз хисләрем мөһим булса, бүген шәхесләр кызыграк.
- Тормышта иң курыкканың нәрсә?
- «Чего же ты боишься - Бога или боли?» дигән сорау инде бу... Авыртудан куркамдыр. Ә Аллаһ ул - шул ук ярату. Яратудан ник куркырга ди? Ярату һәрчак куркуны җиңә.
- Экстрим яратасыңмы?
- Автостоп белән йөрергә яратам.
- Син һәрвакыт 180 градуска борылып китәргә сәләтле кеше, ахры. Бүгенге юлыңны башка тарафка каеру теләге туганы юкмы әле?
- Бар, әлбәттә. Мин зур спортка - шахматчы булып китәр идем.
- Шахматны шулай әйбәт уйныйсыңмы?
- Мин бөтенләй уйный белмим. Әлегә.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: