Шәһри Казан

«Минем язмыш лотерея билеты сыман булды»

Сәхнәдә канатланып очкан биючеләрне, балет осталары чыгышын карарга гына кызык. Башта аларга җиде кат тир чыгарып укырга, эшләргә кирәк әле. Җитмәсә элек Казанда хореография училищесы булмау сәбәпле, балаларны башка шәһәрләргә җибәреп укытканнар. Әнисеннән аерылып чит җирдә яшәве Татарстанның халык артисты Сания ХАНТИМЕРОВАның да күңеленә аеруча сеңеп калган. Ул - Казан...

Шуны тотып шатлана-шатлана кайтып барганда, аның каршына бер ир белән хатын-кыз килеп: «Син биергә яратасыңмы?» - дип сораша башлыйлар. Сания аларга биергә яратуын әйтә һәм шуның өчен алган китабын да күрсәтә. Боларның берсе Санкт-Петербургтан килгән, икенчесе үзебездәге хореограф булып чыга. Икенче көнне алар кызга яңа гына ачылган М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрына килергә кушалар. Ул көнне чиләкләп яңгыр коюга карамастан, Сания әнисен шунда алып китә. Бер туганы белән дус кызын да ияртәләр. Санияне тикшереп карауга ук, әнисеннән Санкт-Петербургтагы хореография училищесына гариза да яздыралар. Шул елны Казаннан унике егет һәм кызны Санкт-Петербургка укырга алып китәләр. Унбер яшьлек бала башта сагынуга түзә алмыйча шактый күз яшьләре түгә. Педагоглары үзен башкалар алдында мактый башлагач кына аның күңеле күтәрелеп китә. Анда тугыз ел укып, училищены кызыл дипломга тәмамлый. 1965 елда Сания Хантимерованы М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрына балет биючесе итеп эшкә алалар.
- Сания ханым, театрга кайткач, нинди рольләр белән сөендерделәр үзегезне?
- Минем язмыш лотерея билеты сыман. Репертуардагы спектакльләрнең һәркайсында баш рольләрдә уйнарга насыйп булды. «Шүрәле»дә - Сөембикә, «Су анасы»нда - Сәрви, «Спящая красавица»да - Аврора, «Ромео и Джульетта»да - Джульетта, «Лебединое озеро»да - Одетта, Оделия һәм башка бик күп рольләрдә биедем. Миңа 21 ел эчендә классик һәм характерлы образлар тудырырга туры килде.
- Хәзерге опера һәм балет артистлары чит илләрдән кайтып керми. Милли сәнгатебезне пропагандалаудан ераграк торалар. Ә Сезгә Татарстанның йөзен кайларда күрсәтергә туры килде?
- Кызганыч, бүген бөтен нәрсә акчага корылды. Без элекке СССРның бөтен республикаларында гастрольләрдә йөреп чыктык. Шулай ук татар сәнгатен күрсәтү максатыннан, Малайзия, Пакыстан, Таиланд, Һиндстан, Канада һәм башка илләргә барып, «Шүрәле»не биеп кайткан идек.
- Балет биючеләре сәгатьләр буе аяк очларына басып та, «очып» та бии. Сәхнәдә күңелсез хәлләргә очраган чакларыгыз да булмый калмагандыр...
- «Шүрәле»гә репетиция ясаганда партнерым мине югары күтәреп бөтереп җибәргәч, идәнгә килеп төшкән идем. Бервакыт «Щелкунчик» спектакле алдыннан баш бармагым түзеп булмаслык итеп авырта. Шуннан соң өшетә торган укол ясаттым да биергә чыктым. Аннары спектакль беткәч, авыртуга түзә алмый интектем. Нишлисең, җаваплы булгач, берни эшләп булмый. Мәскәүдәге Ольга Лепешинская дигән биюче аягы сынган килеш тә биеп чыккан иде әле.
- Биючеләрнең күбесе 20 ел эшләгәннән соң сәхнә белән хушлаша. Аннан соңгы эшчәнлегегез хакында да сөйләп узсагыз иде.
- Мин башта театрда репетитор булып эшләдем. 50 яшьлек юбилеемда «Дон Кихот»та Болеро партиясендә биедем. Мине хореография училищесына укытырга күренекле педагог Сайра Юнусова чакырып китерде. Бүгенге көндә дә шунда эшлим. Санкт-Петербургта үзем белем алган Наинә Балтачеева, Абдрахман Кумысников кебек педагогларның алымнарын кулланып укытам.
- Бүген биюче һөнәре алырга теләүчеләр күпме? Алар кайсы төбәкләргә эшкә китә?
- Бездә интернат юк, шунлыктан, читтән балалар алып булмый. Без һәр елны укырга йөзләгән кеше арасыннан 40 бала алабыз. Укуларын тәмамлаганнан соң алар Мәскәү, Санкт-Петербург, Әстерхан, Самара кебек шәһәрләрнең театрларына китәләр. Театр җитәкчеләре үзләре килеп яшьләрнең чыгышын, иҗат концертларын карап, сайлап алалар.
- Язмышыгызны лотерея билеты сыман, дидегез. Сер булмаса, шәхси тормышыгыз турында да беләсе килә.
Мин үзебезнең театрда эшләгән Виталий Бортяков дигән биючегә кияүгә чыккан идем. Улыбыз кечкенә чагында аерылышырга туры килде. Аерым яшәгәндә дә «Дон Кихот» спектаклендә бергә биедек. Иң авыры шул булды. Хәзерге вакытта да аның белән бер коллективта эшлибез. Бүгенге көндә өч оныгым үсеп килә. Шулар өчен сөенеп яшим.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: