Шәһри Казан

Әмир МӘХМҮДОВ (Шигърият)

Яшьлек авазы (Бронислав Самойлов буенча) Кешеләргә Бәхет алып килгән Мәңгелек көз тышта - саф, чиста. Безгә оста укытучыбызның Лорд Байронны укуы истә. Фейерверк сыман яфраклар әйләнә. Безгә бары әлифба таныш. Йөрәкләргә сүзләр музыкасын Сеңдерә шул ягымлы тавыш. Дәфтәрләргә хәрефләр языла, Бигрәк авыр инглиз теле. Шекспирның сүзләре яңгырый: - Яшәргәме, яшәмәскәме?...

Реклама

Яшьлек авазы
(Бронислав Самойлов буенча)
Кешеләргә Бәхет алып килгән
Мәңгелек көз тышта - саф, чиста.
Безгә оста укытучыбызның
Лорд Байронны укуы истә.
Фейерверк сыман яфраклар әйләнә.
Безгә бары әлифба таныш.
Йөрәкләргә сүзләр музыкасын
Сеңдерә шул ягымлы тавыш.
Дәфтәрләргә хәрефләр языла,
Бигрәк авыр инглиз теле.
Шекспирның сүзләре яңгырый:
- Яшәргәме, яшәмәскәме?
... Мич башында гына ятаргамы...
Эшләргә, эшләмәскәме...
Сөйли, көйли укытучы:
- Тузан, утлы төтен.
Хәвефле хәл бар полкта,
Уяу караңгы төн.
Тын. Урамнарны иңләп, кочып
Исә усал җил.
Ялгыз түгел бу сугышта
Без һәм Туган ил.
Тырыш пулемет гүяки
Күкне теккән күк.
Ыңгырашып, җирне коча
Биеклектән Күк.
Мылтык көпшәсенә
сибелеп
Коела йолдызлар.
Илләр, дөнья безнең белән,
Гел алга, дуслар!
Укытучы тәкрарлый:
- Яшәргә! Яшәмәскәме?
Килеп җитте тачанкалар Манчестердан.
Полклар җитте Лондонга,
Килде хәтта ярдәм.
- Пролетарлар, берләшегез!
Бердәм яшик, туганнар.
Кешеләргә бәхет алып килгән
Мәңгелек көз тышта - саф, чиста,
Безгә оста укытучыбызның
Лорд Байронны укуы истә.
Илләр януы турында
Теләп сөйләми Кеше,
Ишетсәләр бу турыда,
Кайберәүләр елмая.
Югалтулар күп дөньяда,
Югалтмаганнар кая?
Тырышабыз без ачарга
Дөнья серен.
Дөнья серен
Ачабыз без буяуларда, рәсемнәрдә.
Тормыш үзе дә
Гүзәлрәк, матуррак.
Сөю белән әҗәл һәрчак бергә яши.
Бер карасаң,
Бәхеткәйләр - бик тә якын.
Күп уйлансаң, бәхет - ерак!
Дөньясы да ике төстә: кызыл һәм ак.

Каргыш
Йорты Болгар булса булсын,
Йортны болгар булмасын!

Акмулла
Минем өчен
мәңге изге бу йорт,
Бүлмәсендә күрәм,
бар уты.
Сибгат Хәким

Эшең ханә, кунакханә,
Фәрештәләр елый әнә.
Үткән инде ничә сәнә,
Зәвыксызлар өстә янә.
Өлгергәннәр симерергә,
Тукай йортын җимерергә.
Җимерделәр сине, «Болгар»,
Башына тай типкән уллар.
Җимерделәр Тукай йортын,
Акыллары - ярым-йорты.
Зыялыны шушы йортта
Тартып торган «Йолдыз» уты.
Җимерделәр Тукай йортын,
Китмәде һич исләре,
Сәнгать йортын юк иттеләр
Рух террористлары.
Салкын җилләр исә монда,
Гүя Тукай булмаган.
Шагыйрь җанын аңлый белгән
Әллә инде тумаган.
Кырыгынчы бүлмәң, Тукай,
Урын тапкан чүплектә.
Кара җанга Бәхет килмәс,
Изге Йортны сүтеп тә.
«Безнең милләт үлгәнме?» - дип,
Зур сорау куйган Тукай.
«Болгар» йортын болгап аткач,
Хәзергә исән бугай.
Тукай йортын җимергәнгә
Төшкән каргыш. Эш ханә.
Аяк, кулын сугар зәхмәт,
Коткармас хастаханә.
«Болгар» йортын җимерделәр,
Тукайсызмы без шулай?
Милләт, йолдызың югалтма!
Нигезеңдә этләр улай.

Сөрмәле күзләр
Рәмзиягә
Коелары, коелары,
Коелары сиртмәле.
Ә күзләре, ә күзләре,
Ә күзләре...
Шомырт түгел, сөрмәле.
Сөрмәле күзләр елмая:
Серләремне белмәдең...
Серләремне дә белмәгәч,
Эч пошырып йөрмәле.
Серле күзләрең белән син
Йөрәгемә кермә әле.

Анам, җирем, кояшым...
Анам, җирем, кояшым,
Тормыш шуннан торасың.
Бишек тирбәткәндә
Әледән-әле
Сулкылдап елыйлар әниләр.
Ана кулы шомарткан бишектә
Изрәп йоклый нәни бәбиләр.
Тәпи басып йөри башлагач та
Алар өчен уйлый әниләр.
Ана назын тоеп үсә бала,
Дөнья кочагында ир була.
Кайчагында ана кочагында
Вакытыннан элек җир була.
Тарих барсын белә, барсын күрә,
Ана күзе белән карый ул.
Ялгышырга тиеш түгел тарих,
Шуның өчен дә бит тарих ул!
Ә аналар чал тарихны каргый,
Көтә-көтә киткән улларын.
...Ят җирләргә китеп кайтмаганчы,
Яхшырактыр җиргә тумавың.
Тынычлык тантанасыдай
Якты кояшның нуры.
Хиросима авазыдай
Яшь аналарның җыры.
Бишек яны.
Аналарны борчый
Бишектәге бала тавышы.
Аның үсеп Җирдә торышы.
Бала туган Илнең язмышы.

Туган ил
Кайдан башлана туган ил?
Сабый яткан бишектән!

Дәү әтисе дә улымның -
Баласы газиз Җирнең.
Сакчысы, җан дусты иде
Шул бишек торган Җирнең.
Киткән чакта ерак юлга -
Ана назлап кочкан кебек
Яшь лачынын алып кулга -
Кызын алып кулларына
Озын җырлар җырлагандыр:
- Ил бәхете үзең, - диеп. -
Бәхетле бул, кызым! - диеп.
Кызы хәзер үзе - Ана,
Ә бишектә нәни улы
Күзен ачып көлеп ята.
Кояш нурын сак-сак кына
Кулларына ала-ала.
Ел артыннан үтә еллар,
Ургып-ургып ага сулар.
Боргаланып, урап-урап,
Туган якка илтә юллар.
Кояшта бишек тирбәлә.
Изрәп йоклый бәби.
Оныгын назлый, иркәли,
Улларын көтә әби.
Ясаган чәйләр суынды,
Җыелды җәйгән урын.
Сәгатьләр, еллар буена
Аналар көтә улын.
Окопларда калгандырмы,
Бухенвальдта янгандырмы,
Алла гына белә.
Әби һаман сугышларны каргый,
«Вәхшәт!» - сүзе белән.
Оныгы да үсеп җитте,
Җиткән егет улы!
Кечкенәдән аны үзенә тарта
Каһарманнар юлы -
Бабалары юлы...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: