Шәһри Казан

Әмир Мәҗитовны искә алдылар

Әмир Нуриәхмәт улы Мәҗитов 1928 елда Бондюг бистәсендә (хәзерге Менделеевск шәһәре) туа. 1937 елда гаиләләре белән Казанга күчеп киләләр.

Ә.Мәҗитов башта Казан сәнгать училищесын, аннан В.И.Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын тәмамлый. 1955-79 елларда Ярославльдә яшәп иҗат итә. Рәссамның аннан соңгы 30 елдан артык иҗат гомере Казан белән бәйле.
Биредә ул ТАССР Рәссамнар берлегенең идарә рәисе дә була, Казан сәнгать училищесында да укыта, ТАССР, РСФСР, СССР Рәссамнар берлекләренең идарә әгъзасы итеп тә сайлана.
РФнең атказанган рәссамы, рәссамнар арасында иң беренчеләрдән булып Ленин комсомолы премиясе лауреаты буларак ил күләмендә танылу алган Әмир Мәҗитовны искә алу, аның үз исемен йөртүче галереядә узды (Дзержинский ур, 27). Бу уңайдан даими күргәзмә белән янәшә залда рәссамның моңа кадәр фондларда сакланган эшләре дә тамашачыларга тәкъдим ителде. Юбилей күргәзмәсенә рәссамның чордашлары, туганнары, якыннары җыелган иде. Ачылышны алып барган «Казан» милли мәдәният үзәгендәге Казанның 1000 еллыгы музее мөдире Луиза Космылина рәссамның тормыш юлы, иҗат биографиясе белән таныштырса, сәнгать белгече Розалина Шаһиева экспозициягә куелган эшләргә тукталды. РФ Рәссамнар берлегенең Татарстандагы бүлекчәсе рәисе Виктор Аршинов исә истәлекләрен кечкенә чактан - Әмир Мәҗитовның данлыклы «Барабанчы»сын күчереп ясаган малай вакытыннан ук башлады. «Кайчан да булса безне язмыш очраштырыр дип кем уйлаган ул чакта. Ул безгә репродукцияләре, күргәзмәләре аша таныш иде. Шишкинны ничек белсәләр, Мәҗитовны да шулай ук белә идек. Шуңа күрә дә без аның Ярославльдән кайтуын көтеп алдык. Аннан ул Рәссамнар берлеген җитәкләде, мин җаваплы секретарь булып эшләдем. Аның белән көн дә аралаша идем», - ди Виктор Петрович, истәлекләргә бирелеп.
Мәҗитов галереясендә бик үзенчәлекле бер канәфи бар. (Ул рәсемдә дә күренә.) Әллә нинди кыяфәтләргә кереп, гөмбәләнеп үскән агач түмәреннән ясалган ул. Сүз иярә сүз чыгып, әлеге кәнәфигә дә чират җитте. «Кызык бит. Коненков альбомнарын караганда андагы фотосурәтләрдә дә шундый ук кәнәфи күреп гаҗәпкә калдым», - ди Розалина Гомәровна. Баксаң-күрсәң, танылган сынчы - шулай ук Ленин комсомолы премиясе лауреаты аны бер эше өчен Әмир Мәҗитовка бүләк иткән булган икән. Бу мәгълүматны исә В.П.Аршинов җиткерде. Чыннан да, танылган совет сынчысы Сергей Тимофеевич Коненковның Ә.Мәҗитовның Мәскәүдәге остаханәсендә еш булуы мәгълүм. Ә.Мәҗитов аның портретын да эшли хәтта. Кем белә, бәлкем нәкъ менә әлеге портреты өчен дустын бәхилләтүе булгандыр да.
РФнең атказанган рәссамы Валерий Николаевич Скобеев үзе килә алмаса да, рәссам улы Виталий Скобеев аша күргәзмәне оештыручыларга ачык хат юллаган. Валерий Николаевич шулай ук рәссамның иҗатына тукталган, тормыш юлын искә алган, истәлекләре белән уртаклашкан: «Олы рәссам буларак, Әмир Мәҗитовны геройларының күңел халәте җәлеп итә һәм ул аны портретларында бик оста ачып та бирә. Моңа аның язу өслүбе дә туры килеп тора: чын төсләр, язуының импрессионистларча булуы, портреттагыларның йөзенә, карашларына акцент ясау... Шәхсән мин үзем аның остаханәсендә еш кунак була идем. Көннәрдән бер көнне коллегамның эшләренә сокланып йөргәндә, болардан даими экспозиция эшләгәндә Казан сәнгать училищесы студентларына әйтеп бетергесез ярдәм булыр иде, дигән уй килде башыма. Бу хакта үзенә дә әйттем. Моңа каршы ул берни дә эндәшмәде. Күрәсең, мондый фикер башкаларда да булгандыр. Кызганыч, бу инде ул арабыздан киткәч кенә тормышка ашты», - дип яза ул һәм әлеге чараны оештыручыларга үзенең рәхмәтләрен җиткерә. Тантанада сүз алган Ләйсән Кариеваның да, рәссамнар Илдар Байбековның да, Озад Хәбибуллинның да әйтер сүзләре шактый иде. Чара инде ахырына да якынлашкан булгандыр. Әмма берәү дә аның бу рәвешле тәмамлануын теләмәгән иде. Ни аяныч, Әмир Мәҗитовның бертуган сеңлесе чыгыш ясаган җиреннән тамашачы күз алдында вафат булды. «Ашыгыч ярдәм» дә коткарып кала алмады. Шулай итеп, Мәҗитовларның берсен искә алдык, икенчесе белән хушлаштык булып чыга.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: