Шәһри Казан

«Мирас» ансамбленең сәнгать җитәкчесе Рөстәм Рәхмәтуллин: «Халык тере тавышка сусаган»

1 февраль көнне Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә халыклар дуслыгы йортының «Мирас» инструменталь ансамбле бәйрәм концерты оештыра. Әлеге чараның кайбер үзенчәлекләре турында без ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Рөстәм Рәхмәтуллин белән сөйләштек.

- Чара ансамбльнең 10 еллыгына багышлана. Төп үзенчәлек шунда: концертта бары тик тере тавыш кына яңгыраячак. Гадәттәгечә, концертларыбызда милли костюмнар белән баетылган төрле милләт вәкилләре чыгышы көтелә. Әрмән җырчысы Аршак Алтунян белән бергәләп «Ай, былбылым» җырын башкарачакбыз. Тамашада яңгыраячак җырларның 75 проценты татарча булса, калганы төрле милләт телләрендә башкарылачак, - диде ул. - Ансамблебез гастрольләрдә еш була. Күп йөрибез, халыклар белән аралашабыз. Европа илләрендә үткәрелгән халыкара фестивальләрдә катнашып киләбез. Анда безне аеруча яратып кабул иттеләр. Шуны әйтер идем, халык тере тавышлы чыгышларга сусаган, шуңа күрә кая гына барсак та, безне тулы заллар белән каршы алалар. Безнең эстрадага альтернатив булган үз йөзебез, үз стилебез бар.

Реклама



Концертта Россиянең атказанган, Татарстанның ха­лык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов, Татарстанның атказанган артистлары Филүс Каһиров, Рөстәм Асаев, Наил Сәгъдиев, җырчы Рәфинә Ганиуллина, Булат Хисмәтов, «Салават күпере» халык бию ансамбле һәм Халыклар дуслыгы йортының әйдәп баручы иҗат коллективлары катнашачак.

«MiraS» инструменталь ансамбле 2007 елда Н.Жиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин инициативасы белән туа. Коллективның җитәкчесе - халыкара конкурслар лауреаты, Казан консерваториясе доценты Рөстәм Рәхмәтуллин. Ансамбль тәүге тапкыр 2007 елның декабрендә Ташкент шәһәренең Навои исемендәге опера һәм балет театрында чыгыш ясый.

«MiraS» инструменталь ансамб­ле - күп кенә музыкаль конкурслар җиңүчесе, төрле фестивальләрдә катнашып килә. Ә 2013 елдан ул Халыклар дуслыгы йорты канаты астына алына.

Репертуар бай: рус, татар һәм чит ил классикасы, дөнья халыклары музыкасы, Идел буе халыкларының фольклор музыкасы һәм, әлбәттә, яңа яң­гыраш­тагы татар халык җырлары һәм халык бию көйләре.
Ансамбль составында биш музыкант эшли. Аларның барысы да Казан консерваториясендә укып чыккан: Рөстәм Рәхмәтуллин баянда һәм милли гармунда уйный, Гөлнара Ярмиева - флейтачы, Лира Насыйбуллина - скрипкачы, Руслан Сафин - бас-гитарист һәм Максим Куприянов - бәрмә уен коралларында уйнаучы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: