Шәһри Казан

«Мисырдан мәхәббәт ияртеп кайттым»

Казан шәһәр филармониясе җырчысы Гүзәл Җәләлованың исеме тамашачы өчен ят түгел. Моңлы тавышлы кызның филармониядә эшләвенә генә дә сигез елдан артып киткән. Талантлы кыз булса да, Гүзәлгә заманыбызның «асыл» сыйфаты - әрсезлек хас түгел. Шуңадырмы, ул акрын гына, ипләп кенә эстрада дөньясында үз урынын булдырып килә. Күрешкән саен көлешәбез инде...

Реклама

- Кайсысыннан башлыйм соң, - дип елмаеп кочаклап алды Гүзәл, күрешүгә. - Яңалыкларның үзем өчен иң саллысы - апрель башында Фирдания Зарифуллина исемле иҗатташ дустым белән филармония концерт залында сольный концертымны куям. Бусы була бер. Икенче яңалыгым - Яңа елны каршыларга Мисырга ял итәргә барган җиремнән гашыйк булып кайттым. Кайтып китәремә бер көн калды, ә егет дигәнем бер тотам артымнан калмый йөри бит әй! Татар кызлары чибәр икән, ди... Өченчесе - үз балам булмаса да, бер балага җаным-тәнем белән беректем.
- Ипләбрәк һәрберсен аерым сүтик инде боларның, - дим мин, гаҗәпләнүемне яшерә алмыйча. - Сольный концертка шактый озак әзерләндең дип беләм. Бездә бит ике-өч җыры булуга, җырлаучылар концерт кую мәшәкате белән йөри башлый, ә син...
- Минем булыр-булмас килеш кенә концертка алынасым килмәде. Концерт өчен дә өлгереп җитәргә кирәк. Хәзер шактый зур материал тупланды, әйтерлек сүзем бар, халык каршында оялмаслык эшем дә бар шикелле. Боларның иң башында, әлбәттә, әнием тора инде. Ул булмаса, ул этәрмәсә, мин, бәлки, эстрададан да киткән булыр идем. Әниемнең бик тә мине җырчы итеп күрәсе килде.
- Синең тавыш белән консерватория ишеген дә шаку начар булмас иде...
- Нинди консерватория турында уйлау? Мин бит Балык Бистәсендә туып үскән кыз. Анда музыка мәктәбенә йөргән, музыканың беренче гранитларын кимереп килгән булсам, шакыр идем, бәлки. Әмма мәдәният һәм сәнгать институтында да шактый тырышырга туры килде. Нота да белмәгән кыз музыка уен коралларында көй чыгарып маташсын әле. Аны тәмамлауга, ел ярым сәркатип булып эшләдем әле мин, аннан гына филармониягә эшкә урнаштым. Инде тулаем иҗатка бирелдем.
- Гүзәл, тавышың бар, талантың дигәндәй. Әмма Зәйнәб белән тавыш охшашлыгы гына бетә алмый. Аннан, телевидениедә әйләнүче җырларыңның гел ретрога гына кайтып калуы канәгатьләндерми. Гүзәлнең үз репертуары юк дигән караш яши.
- Зәйнәб белән тавыш охшашлыгы аның минем кумирым булуыннан киләдер инде ул. Бәлки, шәһәр баласы булсам, минем кумирлар Уитни Хьюстон, Майкл Джексоннар булыр иде дә бит... Зәйнәб Фәрхетдинованың иҗатына гашыйк булып үстем. Әмма тавыш ягыннан аңа охшарга тырышмадым. Минем үз тавышым - аның Зәйнәб Фәрхетдинованыкы белән охшаш булуында гаебем дә юк шикелле. Ә ретро җырларга килсәк, минем бик күп яңа, яңа юнәлешле эстрада җырларым бар. Әмма аларның телевидениедә әйләнеше генә юк. Анда минем халык җырларыма өстенлек бирәләр. Менә концертыбызга килгән һәркем исә минем иҗатның ретродан гына тормавын ачык күрер, дим. Җырлаудан тыш, анда биюләргә, шаян сүзгә дә урын булачак.
- Мисырдан мәхәббәт ияртеп кайттым, дидең. Безгә туй көтәсеме инде?
- Юк, шаяртып кына әйтүем. Иҗат кешесенең гашыйк булучанлыгы нинди мәхәббәт булсын ди? Мин яратсам, гомерлеккә дип ярата торган кеше. Шулай булмасам, әллә ничә ел элек үк тәмамланган хисләр шаукымыннан китә алмый, һәркемдә Аның чалымнарын эзләп интекмәс идем... Миңа рухи яктан җандаш булырлык кеше кирәк. Таләпчәнлегем артыктыр инде, әмма җанга туры килмәгән кеше белән, кияүгә чыгарга кирәк дип кенә, язмышымны бәйли алмыйм.
- Ә нинди бала турында сүз кузгаттың?
- Энемнең эшендәге җитәкчесе гарәп кешесе. Ул бер чуаш хатынына өйләнгән иде. Хатын бик үк тәртипле булып чыкмаган, өч айлык баланы моңа калдырган да юкка чыккан. Әлеге гарәп бала карарга кеше эзләде. Берчак юл уңае энем белән моңа сугылдык без. Ул вакытта балага 7 ай иде инде. Мин баланы күрүгә үк, аңа беректем дә куйдым. Әни белән киңәшләшкәч, аны үзебезгә - авылга алып кайттык. Әлеге бала бездә өч ай яшәде, аннан әтисе кайтып алды. Хәзер дә мин баланы вакыт-вакыт үземә алгалыйм.
- Әни булу теләге баш калкыта алайса?
- Бик тә гаиләле буласым, өч бала табып үстерәсем килә. Мин хәтта сәхнәне дә ташларга әзер. Кәҗәмөгезләр бит алар өй җанлы кешеләр - минем өчен гади хатын-кыз бәхете сәхнә ялтыравыгыннан мең өлеш өстен.
- Киләчәк планнарда сәхнәне ташлау да каралганмыни?
- Аңлаган, мине яраткан кеше булса, ул иҗатыма хәерһахлы булыр, дип өмет итәм. Әмма язмышыма Ходай язган никахым минем өчен барысыннан да өстен булачак.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: