Шәһри Казан

Моң илчесе

Рәшит Ваһапов, Лотфулла Фәттахов, Хөсәен Фәезханов, Кави Нәҗми, Мөхтәр Әхмәдиев, Гани Вәлиев, Хәйдәр Бигичев, Ринат Вәлиев - татарның Нижгар җире биргән мәшһүр улларын барлаганда, без, әлбәттә, беренчеләрдән булып әнә шуларның исемнәрен атыйбыз.

Җирсү
Узган атнада бу җир тагын бер мәшһүрен - 70 яшьлек юбилее уңаеннан Татарстанның халык артисты танылган баянчы Рамил Курамшинны зурлады. Нишлисең, адәм баласы кая гына бармасын, ниләр генә кылмасын - җирле җирендә дә җирсеп, туган ягын сагынып яши. Бу - табигый. Юбилей концертларын туган авылы- Кучкай Пожары авылы сәхнәсендә башлавы да шуннан баянчының. Шушы җиргә, шушы туфракка, туган халкына ихластан рәхмәтле ул. Көндез авылда бик җылы, югары дәрәҗәдә башланып киткән тамаша кичен шул ук рухта район үзәге Уразавыл мәдәният йортында дәвам итте. Элеккеге СССРны аркылыга-буйга ничәмә-ничә кат урап чыгып йөзләрчә концертлар биргән, 60нчы еллар ахырында ук таныла башлаган һәм берничә буын тамашачының яраткан музыкантына әверелгән Рамил Курамшинның бу кадәр дә дулкынланганы булмагандыр. Залда бөтенесе дә үзеңнекеләр булганда, әнә шундый аңлатып булмый торган үзгә халәт туа икән. Берсе дә ят түгел шул - барысы да аны үз итеп, үзебезнең Рамил дип килгән. Кайсысы туган-тумача, кайсысы сабакташ, кайсысы күрше дигәндәй... Хәер, алай гына да түгел. Әйтик, әнә 77 яшен түгәрәкләп килүче Зөлһичә апа Садыйковага бу очрашу яшьлек хатирәләрен яңартырга бер сәбәп булган. «Туебызда гармунчы булган кеше Рамил», - ди ул, үзенчә бер җылылык һәм рәхмәт хисе белән. 80 яшьлек Сания Хәмидуллина да юбилярны кечкенәдән, кичләрен капка төбендәге бүрәнәләр өстендә гармун уйнаган чакларыннан ук белә. Йолдыз Әхмәдиева кебек, балалар бакчасыннан, мәктәптән үк таныш булганнары да җитәрлек залда. Авылда гомер буе бригадир, ферма мөдире, токарь булып эшләгән Максуд Хөсәенов та: «Без инде балалар бакчасында ук ул уйнаганга кушылып җырлый торган идек», - дип, хатирәләрне балачактан ук башлады. «Телевизордан күрсәк, бик горурланабыз, кинәнеп үләбез», - диләр алар, нижгарчалап. Юбилярның Мәскәүдә яшәүче бертуган абыйсы Рафаил да, шушы концертта чыгыш ясарга дип гармуннарын күтәреп, махсус кайткан.

- Әти ике рәтле гармун алып биргәндә, Рамилгә - биш, миңа җиде яшь иде. Ярыша-ярыша уйнап киттек. Аннары баянга күчтек. Безнең жюриебыз авыл халкы иде. Алар карый да әйтә: «Һай, кара инде син боларны - кечкенәсе әйбәтрәк уйный башлаган бит. Рамиле абыйсыннан уздыра!» Безнең Курамша бабай да: «Рамил ул сузып кына, моңлы итеп кенә уйный, ә синеке лыкыр-лыкыр, лор-лор», - ди торган иде... Чыннан да, Рамил радиодан ишеткән һәрбер көйне шунда ук отып калып уйный торган булды, - ди ул.

Офыкларны ачкан Казан
Әйе, Мөхтәр Әхмәдиев, Рәис Сафиуллин кебек талантлы баянчыларны тыңлаганда, «Мин дә кайчан да булса алар кебек уйный алырмынмы икән?» - дип хыялланган чаклары аз булмый Рамил Курамшинның.

Казанда музыка училищесын тәмамлап, филармониягә эшкә килгәч, Мөхтәр Әхмәдиев белән бер еллап бергә эшләргә дә туры килә әле аңа. Радиодан барган иртәнге концертта яшь гармунчының уйнаганын тыңлаганнан соң, мактау сүзләре дә әләгә әле аңа Мөхтәр агадан. «Минем уңышларның 90 процентында сезнең өлеш тә бар бит, Мөхтәр ага. Сезнең уйнаганны тыңлап үскән кеше бит мин», - дип, Рамил үзенең рәхмәтен белдерә өлкән коллегасына.

Бер карасаң, баянчы сәхнәдә икенче планда кала кебек. Үзен белгертер, танытыр өчен, баянчыга да тырышырга кирәк. Баянчылар арасында бары аккомпаниаторлык белән генә шөгыльләнүчеләр дә бар, ә Рамил Курамшин исә студент вакытта ук, халык көйләрен эшкәртеп, үзе язган оригиналь әсәрләрне радиога яздырырга йөри. Консерваториягә керергә дә димләмиләр түгел, әмма аның Казанга килүенең максаты башка була: музыка уку йортын тәмамлап, филармониядә эшләү. Училищены тәмамлагач та, үзе теләгәнчә, эстрадага китә алмый әле егет, нәкъ бер ел Җыр һәм бию ансамблендә эшли. Икенче елны, Илһам Шакировка баянчы кирәк, диләр. Бәхет баса Рамилне. Кем-кем, Илһам Шакировның үзенә баянчы булу кемгә тия әле ул! Зиннур Гыйбадуллин, Ирек Галимов - өч баянчы бергә эшләп китәләр. 1969 ел була бу.

Тора-бара тәҗрибәсе дә арта, шомара да. Җырлар да, байтак кына инструменталь әсәрләр дә иҗат итә. Газета-журнал битләрендә күренекле артистлар турында истәлекләр, музыка сәнгатенә багышланган публицистик язмалар белән чыгыш ясау да гадәтенә керә. Еллар узу белән, күңелендә тагын бер хыял бөреләнә: оркестр белән берәр виртуоз әсәр башкарасы иде. Бу хакта ул чагында радионың худсовет әгъзасы булган Рөстәм абый Яхинга да «тишә». «Рамил, син бит үзең дә ярыйсы гына язасың. Әйдә, син яз, без тыңлап карарбыз», - ди ул. Шулай итеп, Рамил Курамшин иҗат иткән «Баян һәм оркестр өчен концертино» (1985) Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры белән берлектә башкарыла. Әлеге әсәр хәтта мәскәүнең беренче каналыннан яңгырый. татар баян музыкасында яңалык буларак радио, ТВ фондына язылып, тарихка кереп кала. Оркестр өчен партитурасын да ул үзе яза. Беркадәр вакыт узгач, «Баян һәм оркестр өчен концерт» языла. Болары да радио һәм ТВ фондына кереп кала. Әлбәттә, Казанга килгәнче, болар Рамилнең төшенә дә кергән әйбер булмый.

Җырчы Рамил
Кешене күрә белмисең, тора беләсең, дибез бит. Рамил Курамшинның да сәләте, мөмкинлекләре әнә шулай торып-торып ачыла бара. Әле бит тамашачы аны, Тукай әйтмешли, «коеп куйган» баянчы гына түгел, җырчы буларак та ача. Монысы инде бөтенләй көтелмәгән яңалык! Чөнки үзендә шундый тавыш барын ул үзе дә белмәгән була.

Илһам абый Шакиров бригадасы белән Себер якларында гастрольләрдә йөреп кайткан 1977 елның азагы була ул. Аз булса да, ял итеп алыр чак. Әмма шул вакыт Флюра апа Сөләйманованың фольклор бригадасында баянчы юклыгы билгеле була. «Безнең белән чыкмассыңмы?» -дип килә аңа җырчы. «Җырлатсагыз, чыгам», - ди Рамил Курамшин шулчак, шаяртып. Рамилнең коридорда үзалдына шыңшып йөргәнен ишеткәне булгангамы, «Җырларсың, җырларсың», - дип бик тиз ризалаша Флюра апа. Һәм шулай була да. Соңыннан: «Синең Рамилең бездә җырлап йөрде», - дип, моны Илһам Шакировка да җиткерәләр. Икенче тапкыр гастрольгә барганда, Илһам абый үзе дә: «Син, энекәш, чыннан да җырлап йөрдеңме соң?» - дип кабатлап сорап та куя әле. «Булды андый хәл», - ди Рамил, гаепле кеше сыман. «Ничек батырчылык иткәнмендер», - ди ул соңыннан, әмма шулчак: «Әллә сез дә җырлатасызмы?» - дигәнен үзе дә сизми кала. «Ник? Җырларсың!» - ди Илһам Шакиров. Бу инде 1978 ел. Менә шулай, моңа кадәр баш-аягы белән баянга чумган, баянга мөкиббән киткән егет һич уйламаганда җырлый башлавына үзе дә аптырый. Илһам Шакировның илаһи тавышы егетнең яшеренеп яткан тавышын уятып җибәргәнме, әллә инде бу Ходайның рәхмәтеме?.. Бу кадәресен бер Алла белә. Бер караганда, гаҗәпләнерлек нәрсә дә юк кебек: әнә Мөслим Магомаев та Марио Ланцаны тыңлаганнан соң җырлый башлаган бит. Шулай итеп, кулыннан тотып өйрәтмәсә дә, бөек җырчының мәктәбен үтә ул. 20 еллап Илһам Шакировта баянчы буларак эшләгән Рамил Курамшин шуның сигез елын җырлый да әле.

Реклама

- Җырлаганга ис китәсе юк, ә менә Илһам абый белән бергә эшләп тә җырламасам, гаҗәп булыр иде, - ди Рамил Курамшин. - Илһам абыйның да тавышы тимер түгел бит. Салкын тигән чаклар да була. Шундый вакытларда аңа ял биреп, дүрт-биш җыр җырлый торган идем. Дөресен генә әйткәндә, аның белән эшләмәгән булсам, иманым камил, мин җырлыйм дип авызымны да ачмаган булыр идем. Илһам абыйның бит аның җырлавы да эталон. Анда бер артык, бер ким әйбер дә юк. Айлар буе янәшә басып эшләгәч, аның кайчан ничек сулыш алуларына кадәр беләсең бит инде...

Зурладылар
Якташлары алдында да уйнады да, җырлады да, истәлекләре белән дә уртаклашты Рамил ага. Кызыл Октябрь районы хакимияте башлыгы Халит Сөләйманов та, районның җирле үзидарә рәисе Рафаэль Ильяcов та, Түбән Новгород өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хасянов та, Кучкай Пожары авылы администрациясе башлыгы Рөстәм Абдуллин да ике концертта булуны үзләренең бурычы санады ул көнне.

- Рамил кардәшебез, - дип якын итеп сүз башлады хакимият башлыгы Халит Мөхәммәт улы, - Рамил Курамшинның талантына зур бәя биреп, былтыр ук менә шулай чара уздырырга карар кылган идек. Пожарлылар, сезнең горурланырлыгыгыз бар, сез тамырны каты җәйгәнсез. Сез гади генә түгел. Без мондый чараларны, бу эшләрне вакытны да, чыгымнарыбызны да кызганмыйча оештырабыз, моны үзебезнең бурычыбыз итеп саныйбыз. Без шундый шәхесләребезгә бәя бирергә, үзебезнең халкыбыз алдында бу бәяне күрсәтергә тиеш.

Нижгар ягына һәр баруымда: «һәр төбәктә Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов кебек, читтә яшәсә дә, туган җир дип җан атучы, аның асыл затларын барлаучы бер кеше кирәк икән», - дип кайтам. Бу сәфәр дә аның тынгысызлыгы нәтиҗәсендә оештырылды. Ике автобуста артистлар Зөһрә Сәхабиева, Рәшит Сабиров, Гөлсирин Абдуллина, Ранис Габбасовлар, аппаратуралар, операторлар белән кайтып төште Рамил Курамшин туган авылына бу юлы.

- Кучкай Пожары авылы татар мәдәнияте тарихына, һичшиксез, баянчы Рамил Курамшин исеме белән керәчәк. Дөрес, бездә баянчылар күп, әмма аның кебек профессиональ дәрәҗәдә уйнаучылар бик аз. Юкка гына баян-оркестр дип атамыйлар бит инде аны. Тагын бер мисал - безнең «Азатлык» радиосы тапшырулары Рамил Курамшин моңнары белән башланып китә, - дип, Рифат Фәттахов юбилярга ихлас теләкләрен җиткерде һәм аңа, Финляндия татарлары исеменнән, тәбрикләү хаты тапшырды.

Чыгыш ясаган һәркем юбилярның берәр ягын ачарга тырышты.

Тагын нәрсәсе кызык, Рамил Курамшин теләсә кайсы баянчының уйнау стилен белә, радиодан ишетеп тә, теге яки бу көйне кем уйнаганын әйтеп бирә ала. Моннан элек гастрольләрдә йөргәндә, ул Фәйзи абый Садыйковка үзе дә шундый табышмак концерт «куя». Мөхтәр Әхмәдиев булып та, Рәис Сафиуллин булып та, Оркыя апа Ибраһимова булып та уйнап күрсәтә. Фәйзи аганың үзенә дә чират җитә. Әлбәттә, «кемнең кем булуын» таный һәм «Ну собака малай», - дип куя ул, канәгать калып.

Мәшһүр баянчының әлеге «концерт»ка бәясе әле булса аермачык хәтерендә Рамилнең: «Улым, син, әлбәттә, хәзер миннән бер ун мәртәбә яхшырак уйныйсың!» Баянда уйнау сәнгатен яңа баскычка күтәргән егеткә шактый еллар элек куелган бәя булса да, әлегәчә төсен җуймаган ул.

Нижгар җирендә узган концерттан соң моңа тагын бер кат инандык.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 17 декабря 2017 в 19:59
    Шәһәр читендә Чуар тормыш белән яши бу тирә. Биге шыңгырдап ачыла торган сары капкалар, капкасы сугыш елларында утынга ягылып, баганалары гына утырып калган шыр ялангач ишегаллары... Бер якка кыйшаеп бара торган бер катлы иске өйләр, шулар белән рәттән үк диярлек, хәзерге заман архитектурасы буенча фасадына балконнар, ярым колонналар чыгарып салынган өч-дүрт катлы яңа корпуслар. Йомышка-юлга ярый торган «уфалла» арбалары һәм, шоферлары шунда торганлыктан, әллә нидә бер ялтырап килеп чыгучы лимузиннар...
    7
    0
    0
Реклама
  • 16 декабря 2017 в 19:34
    "Татар җыры"нда Хәния Фәрхине искә алдылар
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
  • «Татар җыры - 2017»
  • Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • 10 декабря 2017 в 10:00
    Герой әби Әминә әби Шәфигуллина – «Элекон» заводы тарихында иң беренче Социалистик Хезмәт Герое исемен алган кеше. Аңа кадәр Татарстанда бу югары бүләккә унҗиде кеше генә ия булган, ул – унсигезенчесе һәм иң гаҗәбе – Герой исемен Әминә әби 36 яшендә үк алган.
    188
    0
    0
  • 10 декабря 2017 в 11:11
    Ялт-йолт килеп торсын өчен Хатын-кызларның күбесе ир-атларга аяк киеменең нинди булуына карап бәя бирә. Пычрак яки тузан кунган ботинка кигән ир затына хатын-кыз борын чөереп кенә карый. Кибеттән сатып кына алган вакытта бөтен аяк киеме дә матур булып ялтырап тора. Тора-бара тоныклана, беренчел матурлыгын югалта. Аяк киемен бакслап ялтыратуның да серләре бар.
    159
    0
    0