Шәһри Казан

Моңнар илендә

Туган як моңнары. Нәрсә белән бәяләнә ул?! Таң алдыннан авылдан чыгып барган көтү, чыбыркы шартлаткан тавышлар беләнме? Ә бәлки иртә таңнан кычкыручы әтәчләре беләндер? Кояш батканда, аның җылылыгын кабаттан тоеп калырга тырышкан басудагы башак шавымы икән әллә? Һәр кичтә ишегалдына таралган яңа сауган сөт исеме ул? Ә бәлки, көтү кайтканда,...

Реклама

Гармунчының бармаклары елтыр төймәләрдән йөгереп кенә үтә. Бер көйне икенчесе алыштыра. «Сибелә чәчәк», «Яшь наратлар», «Җомга»... Күптән яңгыраткан, күңеле түрендә сакланган, үзенең холык-фигыленә туры килә торган көйләрне сузды гармун. Гармунчы моңлана, үзе генә моңланып калмыйча, тирә-юньдәгеләрне дә хис-моң дәрьясына ташлый.
«Мин гармун булыр идем» дигән шигырен бер дә юкка гына язмагандыр якташым Фаил Шәфигуллин. Күңелем түренә инде күптәннән кереп оялаган шул моң белән сихерләнеп, гармунчыга кушылып җырлаганымны сизми дә калам:
Көмеш йолдызлар яуганда,
Шаулаган чакта иген,
Тәрәзәңдә ут янганда, -
Мин гармун булыр идем...

Мин белгәннән бирле күрше абый урамыбызда халкым моңын тарата. Гармуннан чыккан көй, аннан агылган моң һәркемне сискәндерә.
«Ул көнне гармун уйнады да уйнады. Күңел төпкелләрен айкап, әле моң-сагышка салды, әле, канат куеп, чиксезлеккә күтәрде. Ул да булмый, моңы өзеләм-өзеләм дип нечкәреп, яңадан үз агышына кайтты», - дип яза Фирдәвес Зариф «Гармун моңы» хикәясендә.
Татар халык җырларын, халыкның милли көйләрен, уен җырларын бөтен нечкәлекләре белән оста һәм матур итеп башкару ул - үзе бер сәнгать.
Яшь вакытында кемнәрнең, гармун күрекләрен каерыплар ачып, көй яңгыратасы килмәде икән дә, кайсыбыз гармунчыларга гашыйк булмады икән...
Халкыбызның уен җырлары элек бик киң таралган булган. Кич белән туган авылымны уртага бүлеп аккан Әрә елгасы үзәнендә «Керосин өрү»ләр, «Наза» уены, «Йөзек салыш», «Йолдыз санау», түгәрәкле җырлы, кара-каршы җырлап уйнаулар... - барысы да гармун моңнары астында башкарылган. Яшьләр шунда табышкан, шунда кавышкан.
Ә авылым Сабан туйлары, Фаил Шәфигуллинча әйтсәк, «...дәртле-моңлы җырлары, тальян чыңнары, колга башында җилфердәгән аклы-кызыллы сөлгеләре белән» узучы бәйрәмнәр, үзенә бер якты хисләр белән күңелемдә саклана. ...Чупак күле буенда зур бер түгәрәк, халык мәш килә. Без яшь җилкенчәккә уртада барган Сабан туе тамашасын күзәтү мөмкин эш түгел, түгәрәк кырыйлап, үз осталыкларын халыкка җиткереп бәйрәм оештырган гармунчылар янынарак елышабыз. Ә түгәрәк уртасында шагыйрь Равил Сәйфетдинов моңлы, серле, үзенчәлекле тавышы белән авылдашларга багышлап язган «Безнең Сабантуй» шигырен яңгырата.
Халкымның дәртен, моңын, тыйнаклыгын, бөтен серлелеген үзенең телләрендә саклаган гармун күреге - иптәш тә, киңәшче дә, дус та ул. Кеше кайгы-шатлыгын да, моң-зарларын да шигърият, гармун аша бирергә тырыша. Татар халкы үзенең гармуны, моңы, җырлап яшәве белән бәхетледер ул. Гармун - татар халкының иң яраткан уен коралы. Ул аның иптәше, юлдашы, кайгысын да, шатлыгын да бүлешүче дусты, аны сихри бер дөньяга - моң дөньясына дәшә.
Җыр кешенең балачагыннан алып соңгы гомеренә кадәр озата бара. Җыр яраткан кеше матурлыкка омтыла. Аның күңеле нечкә, мәрхәмәтле була. Җыр яши, җырлаучысы булганда мәңге яши. Җыр ул - халыкның җаны. Үз теле булмаган халык булмаган кебек, үзенең җыры, көе һәм музыка уен-кораллары булмаган халык та юк дөньяда.
Авыл өстендә, барлык эш-мәшәкатьләрне оныттырып, гармун моңы тирбәлә дә тирбәлә. Әнә күршемнең капка төбендә гармун яңгыраткан тавышы ишетелә. Тукта, анда яшүсмер егет атасы уйнаган көйне суза түгелме?
Ярсу еллар үтәр, якты язлар җитәр,
Шул яланга икәү килербез.
Гомер матур үтә, урман шаулап үсә,
Яшьлек дәвам итә диярбез.

Яшьлек иле... Әллә бер татлы төш кенәме ул? Без гармуннарыбыз белән бик күп нечкә яшьлек хисләрен терелтәбез, яшәтәбез икән бит! Яп-якты кояш та, түп-түгәрәк тулган ай да, шау-чәчәкле кыр, урман һәм тугайлар да анда гына. Шушы киңлекләргә сыймый, гармун моңына кушылып, туган авылым моңнары яши бит, яши!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: