Шәһри Казан

Мәрхәмәтлелек турында

Кояшлы көн. Сәгать өч тирәсе. Кинәт телефон тавышына сискәнеп киттем, дус кызым Лера миңа фотосурәт җибәргән. Фотосурәттә - коляскада утырган яшь егет. «Матур, име?» дип язылган иде фото астына. Дөрестән дә, егет - матур. «Син кайда хәзер?» - дип сорадым Лерадан. «Тула шәһәрендә, инвалидлар арасында ярыш бара монда», - дип...

Реклама

Кояшлы көн. Сәгать өч тирәсе. Кинәт телефон тавышына сискәнеп киттем, дус кызым Лера миңа фотосурәт җибәргән. Фотосурәттә - коляскада утырган яшь егет. «Матур, име?» дип язылган иде фото астына. Дөрестән дә, егет - матур. «Син кайда хәзер?» - дип сорадым Лерадан. «Тула шәһәрендә, инвалидлар арасында ярыш бара монда», - дип җавап кайтарды ул. Әле иртән генә Мәскәүдә булган кеше ничек Тулага барып эләккән икән дип баш ватып тормыйча гына, аңа яңадан-яңа сораулар бирә башладым. (Әлбәттә, соңыннан Тулага ничек килеп эләккәнен дә сорадым, ләкин бу хакта соңрак.)
- Хәлләрең ничек?
- Сәер. Сау-сәламәт булганым өчен үземне гаепле итеп сизәм. Үземә урын таба алмыйм.
-Тагын ниләр күрәсең?
- Монда сау кешеләрне бармак белән генә санарлык. Протезлы кешеләр күп. Аяк-кул урынына - тимер-пластмасса. Урамда мондый кешеләрне күргән саен, карашымны читкә күчерәм, аларны жәлли башлыйм. Минем өчен инвалидлар комплексларга баткан, бәхетсез кешеләр иде... Ә монда алар протезларын яшермиләр, Ләйлә. Алар үзләренең гариплекләреннән оялмыйлар. Матур шортылар, майкалар киеп килгәннәр. Ярышта дөньяның төрле төбәкләреннән җыелган инвалидлар катнаша. Рәсәйдән булганнары, нишләптер, аерылып тора. Аларның инвалид коляскалары, протезлары бүтән, ничектер уңайсыз, ахырына кадәр эшләнелеп бетмәгән кебек тоела. Ә менә Британиядән килгән егетнең тәне татуировкалар белән капланган, ә аяклары урынында - ялтырап торган ике тимер. Стильный...
-Хәзер дә аларны жәллисеңме? - дип, куркып кына сорадым мин.
- Аяксыз, кулсыз калуларына карамастан, алар безнең кебек булудан туктамый. Менә, мәсәлән, кеше 70 килограмм авырлыкта ди. Ниндидер авыру аркасында аяксыз калды ди. Операциядән соң аның авырлыгы 65 килограмм. 5 килограмм аның кешелеклелеген югалтмый, ул шул ук кеше булып кала. Шулай бит?
- Әйе, - дип җавап бирдем дә тагын бер тапкыр фотосурәткә күз салдым: гомер буе менә шулай утырып яшәргә туры киләчәк бу егеткә, ә бит әле ул бик яшь. Тумыштан шундый булганмы икән? Әмма җаным моңа каршы төште. Барыбер түгелме сиңа, Ләйлә? Хәзер инде бернәрсәне дә үзгәртеп булмый. Дусларына, әниләренә һәм бу егетнең үзенә көч-куәт, түземлек һәм сабырлык бирсен Ходай.
Инвалид кеше белән яшәү рәхәт тормыш түгел, моны һәркем аңлый. Үзенә мондый бәхетне беркем дә теләми, әлбәттә. Ләкин тормыш шундый нәрсә икән ул...
Минем энем дә - инвалид. Әти-әнием көчле рухлы кешеләр булып чыкты. Алар энемне интернатка илтеп тапшырмады. Ә мин... аерым яши башладым, хәзер өебезгә кунакка гына кайтам. Тормыш дигәнең исә шундый кызык итеп куя кайчак: хәзерге фатирым күршесендә генә инвалид малай яши. Көн дә иртә белән эшкә барганда, урамда аның һава сулап утырганын күрәм. Йөрәгем түзми, күзләремә яшьләр килә. Аны күргән саен энемне искә төшерәм. Яратам мин энемне, ул мине көчле булырга өйрәтте, безнең гаиләне тагы да берләштерде. Ансыз тормышны хәзер күз алдыма да китерә алмыйм. Ләкин үзем бала табарга әле ашыкмыйм. Куркыта.
Дус кызымның да энекәше шундый икән - Лера да өеннән киткән. Тормыш аны да кызык итте. Яраткан егетенең апасы - инвалид. Шуның ярышта катнашуын күрү өчен, Лера егете белән Тулага барган икән. Туганнарның ярдәме һәм мәхәббәтенә мөмкинлекләре чикле булганнар аеруча мохтаҗ бит. Шуңа күрә мәрхәмәтле булыйк без аларга, көчле булыйк. Кайгыны да бәхет итеп була ул!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: