Шәһри Казан

Мәсгут Имашев: «20 яшемә кайтыр идем»

Күренекле композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Мәсгут Имашев күптән түгел үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Хәл белешергә дип, аларның Царицынодагы бакчаларына юл тоттым.


Җәен авылча яшиләр
Хатыны Фатыйма ханым белән алар биредә яздан көзге салкыннарга кадәр яшиләр икән. Әле Сочида ял итеп кайтканнар.
Бакчада алма, карлыган, груша, виноград, слива, сыр­ганак, Урта Азия айвасы кебек җимешләр үсә.

- Быел яшелчә, җиләк-җимеш мул булды. Алты төрле сортлы виноградның дүртесе җимеш бирә. Кыш буе үзебез ясаган җиләк-җимеш соклары, тозланган кыяр-помидорлар белән сыйланабыз. Бакчада күбрәк Фатыйма эшли. Мин күбрәк балта-пычкы эшләре белән шөгыльләнәм. Мунчасын да үзебез төзеп куйдык, - ди композитор.

Тынгысыз җан икәнлекләре әллә каян күренеп тора. Тавыклар да алганнар.

- Җәй буе кибеттән йомырка алганыбыз юк. Аларга чиста ризык кына ашатабыз, шулай итеп, үзебез дә экологик чиста йомырка ашыйбыз, - ди Фатыйма ханым.

«Безне җыр-моң кавыштырды»

Реклама

Бу тату, бер-берсе өчен җан атып торган парга: «Ничек кавыштыгыз?» - дигән сорауны бирмичә кала алмадым. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фатыйма Имашева үзенең җырлый башлаган чакларын искә төшереп алды.
- Мөслим районының Югары Табын авылыннан мин. Әтием Хәниф бик матур җырлый иде. Җырлау сәләте аннан күчкәндер. Бервакыт, мәктәптә укыганда, лагерьга бардым. Анда абыем вожатый булып эшли иде. Баянда уйнап балаларны җырлата, мине җырлатмый. «Аяк астында буталып йөрмә әле», - дип, читкәрәк җибәрде. Елап җибәргәч кенә җырлатырга булды. Мин анда немецча җырлап күрсәттем. Шуннан соң районда уза торган конкурсларда катнашып, алдынгы урыннар алып кайта башладым. VIII сыйныфтан соң мәктәптә аттестат бирмәү сәбәпле, музыка училищесына китә алмадым. Бервакыт авылыбызга танылган музыкантлар Заһид Хәбибуллин белән Фәйзи Садыйков килде. Җырлаганымны тыңлап карадылар да Казанга килергә куштылар. Әмма югары уку йортына кергәнче, хезмәт юлымны заводта эшче буларак башлап җибәрдем. Шулай да җырламыйча түзеп булмый. Ансамбльгә йөрим дип, Төзүчеләр мәдәният сараена барып кердем. Ә анда Мәсгут Имашев утыра. Җырлап күрсәткәч: «Без монда Вафирә Гыйззәтуллина белән икебез дә ансамбльдә эшлибез. Кайсыбызны сайлыйсың?» - дип сорады. Мин Вафирәне сайладым. Аннары безне Мәсгутка калдырдылар. Шулай итеп, аралар якынайды, безне җыр-моң кавыштырды. «Үзеннән өлкән кешегә чыккан» дип сөйләүчеләр дә булды, әмма мин беркайчан да үкенмәдем. Ул бик кешелекле. Без һәрвакыт уртак тел табып яшәдек.

«Кыр казлары артыннан» җырын елый-елый яздым»
Әдәбият һәм сәнгать кешесе һәрвакыт үзенең иҗат җимешлә­ренә куанып яши. Ике йөзләп җыр авторы Мәсгут Имашевның андый шатлыклы мизгелләре күп булгандыр. «Шулай да арада иң кадерлеләре бармы?» - дип сорыйм композитордан.

- Беренче язган җыр­ларым бик кадерле. Яшь чагында Пермьда заводта эшләгәндә туган җырларым күңелгә бик якын: «Кыр казлары», «Көймәдә», «Чакыру» һәм башкалар. Һаман да колагымда яңгырап торалар. Спектакльләргә язган җырлар бик кадерле, чөнки әсәрләрдәге язмышлар миңа бик тәэсир итте. «Кыр казлары артыннан» җырын тулай торакка бикләнеп, Ясминә образын кызганып, елый-елый яздым. Соңыннан Исламия Мәхмүтова аны тетрәндергеч итеп җырлады. Әле хәзер дә язудан туктаган юк. Җырчылар җырларымны сорап ала. Яңарак кына Ринат Мөслимов шигыренә «Салмагыз сөю балдагын» дигән җыр яздым. Элек язганнарын эшкәртәм. Үз җырларымнан торган китап чыгарырга исәп. Ә якташларым минем иҗатка багыш­ланганын чыгарырга ниятли.

Үзем әле театр училищесында вокал дәресләре укытып йөрим. Безнең максат: театр артистларын җырларга өйрәтү. Бездә укып җырчы булып киткәннәрен дә беләсез. Әйтик, Хәния Фәрхи, Резидә Төхвәтуллина, Илнур Нуриев шундыйлардан. Камал театрында бик матур җырлаучы Әсхәт Хисмәт, Ирек Кашапов, Ришат Әхмәдуллин - безнең элекке укучыларыбыз.

Оныгына бабасы йогынты ясаган
Кызлары Әминә бию юнәлешен сайлагач, ата-­ана аларга каршы килми. Тик, кайбер сәбәпләр аркасында, ул биюдән туктарга мәҗбүр булган. Бүгенге көндә ул Казан дәүләт федераль университетында эшли. Ә инде оныгы Айратка сәнгатъ юлыннан китәргә бабасы кушкан.

- Айрат IX сыйныфны тәмамлагач, Чаллыдан улым Азат шалтыратып: «Әти, Айратка нишләргә икән?» - дип сорады. Мин Чаллыдагы сәнгать училищесына барып карарга тәкъдим иттем. Ә анда кабул итү тәмамланган, бары тик туба дигән уен коралы бүлегенә генә бер урын калган икән. Анда бер ел укыганнан соң: «Минем Казанда яисә Мәскәүдә пианино бүлегендә укыйсым килә», - дип шалтырата бу. Шулай итеп, Казан музыка училищесында укуын дәвам итте. Дәрестә бер педагог аның тавышына игътибар итеп, вокал бүлегендә укырга тәкъдим иткән иде. Ул консерватория каршындагы опера классында эшли. Аспирантура тәмамлады. Россия­дә, чит илләрдә халыкара конкурсларда катнашты. Академик тавышлы булгач, операга тартыла. Минем җырларны да башкара. Без концертларда бергә чыгыш ясыйбыз. Мин аның уңышларына бик сөенәм, - ди дәү әтисе.

85 яшен тутырган Мәсгут абыйдан: «Әгәр мөмкинлек булса, яшьлегегезнең кайсы чорына кайтыр идегез?» - дип сорамый булдыра алмадым.
- 20 яшемә кайтыр идем дә кайбер хаталарны эшләмәс идем. Дөрес, хаталарым күп түгел, әллә ни үкенечләрем дә юк. Мин бервакытта да кеше рәнҗетмәскә, ярдәмчел булырга тырыштым, - диде ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: