Шәһри Казан

Мәскәү курчаклары татарча да сөйләшә, «Әлһәмдүлилләһ»ны да әйтә белә

Мәскәүдә яшәүче апалы-сеңелле Әдилә белән Диана Гаязовалар татар телендә сөйләшә һәм җырлый торган курчаклар тегә башлаганнар. Татар курчакларыннан тыш, гарәпчә нәшид җырлаучы мөселман курчаклары да бар. Уенчыклар фәкать табигый тукымалардан гына тегелә, бик йомшак булганга, бала аларны кочаклап йок­лый да ала, тавыш модулен төнгә аерып куеп та була.

- Татар курчакларын хәзер еш күрергә була. Сезнекеләр башкалардан нәрсәсе белән аерыла? - дип сорыйм Әдиләдән.

- Дөрес әйтәсез, алар күп. Әмма ул курчаклар бит гап-гади «Барби»лар. Аларга татар милли костюмын гына кидереп куялар. Башларына яулык бәйлиләр яки чәчләренә тәңкәләр асалар. Ә без курчакларны үзебез ясыйбыз. Аларның модельләрен апам Диана үзе эшләде. Әлегә өч төрле татар курчагыбыз бар: Зарифа, Әнисә һәм Сафия. Аларның һәрберсенең үз холкы. Зарифабыз - бик акыллы, тәртипле, Әнисәбез - шаян, ә Сафиякәй тыныч холыклы, йокларга ярата. Сөйли торган шигырьләрен һәм җырларын «холыкларына» туры китереп сайладык. Әнисә «Сәлам! Минем исемем Әнисә! Мин көләргә яратам! Әйдә уйнарга! Мин җырларга һәм биергә яратам! Җырла минем белән!» дип, «Эх, Зиләлем, Зиләлә»не җырлый, «Без уйныйбыз» дигән шигырьне дә сөйләп күрсәтә. Зарифа да, исәнләшеп, үзе белән таныштыргач, «Мин әкиятләр укырга һәм уйнарга яратам. Дуслар бе­лән күңелле­рәк! Әйдә, ­дус­лашыйк! Әйдә, бергә жырлыйк!» дип, «Төймә» җырын җырлап күрсәтә, Шәйхи Маннурның «Татарча да яхшы бел» шигырен сөйли. Сафия исә, йокларга яратканлыктан, «Мин йокларга җыенам, сиңа да йокларга кирәк! Тыныч йокы, йолдызым!» ди. Ул «Әлли-бәлли-бәү»не көйли. «Песи, песи-нечкәбил»не сөйли. Мөселман кызы Гайшә, «Әссәламәгаләйкем», «Сөбханаллаһ», «Әлһәмдүлилләһ», «Аллаһу әкбәр» ди. Аллаһы Тәгалә турында русча шигырь укый, гарәпчә «Әмәнтү билләһи» дигән нәшид җырлый. Гайшә, мөселман кызы булганлыктан, озын итәкле күлмәктән, башында яулыгы бар, - диде Әдилә.

Курчакларны җырлатыр өчен, кызлар махсус аранжировкалар яздырган. Җырларны башкару өчен Мәскәү җырчысы Илнара Нигъмәтуллинаны чакырганнар. Тавышны музыкаль модульләргә яздырып, курчак эченә урнаштырганнар.

Реклама

Курчак ясау идеясе Әди­ләнең апасы Дианадан килә. Улы тугач, үз кулы белән уенчык ясап карарга булган. Әмма уйнар өчен генә түгел, баланы татарчага да өйрәтергә тиеш дигән карарга килгән.

- Безнең курчаклар туган телне дә, татар халык авыз иҗатын да, фольк­лор-җырларын да өйрәнергә булыша. Җырлар-­шигырьләрне сайлаганда, аларның балага тиз аңлаешлыларын, тиз истә калдырып була торганнарына тукталдык. Мөселман курчак­ла­рыбыз исә балага дини тәрбия бирергә булыша, - дип сөйли яңа танышым.

Әдилә белән Диана Мәскәүдә туганнар һәм шунда яшиләр дә. Әдилә туризм өлкәсендә эшли, Диана - график дизайнер. Курчаклар тегү - аларның хоббилары. Якын киләчәктә кызлар курчакларның ассортиментын төрләндерергә һәм төбәкләрдә үз сәүдә нокталарын булдырырга ниятли.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: