Шәһри Казан

Мөслимдә дә татар каны

СССРның халык артисты Мөслим Магомаевның мәңгелек йортка китүенә биш ел булды. Музыка, эстрада дөньясы көннән-көн саега-вагая, тарая барган саен, маэстроның бөеклеге үсә, юклыгы бик нык сиздерә генә бара. Аның җырларын зәңгәр экраннар аша яки концерт залларында тыңлаучылар гына түгел, музыка дөньясында кайнашучы яшьләр дә бөек җырчыбызның таланты, тырышлыгы алдында баш...

Реклама

СССРның халык артисты Мөслим Магомаевның мәңгелек йортка китүенә биш ел булды. Музыка, эстрада дөньясы көннән-көн саега-вагая, тарая барган саен, маэстроның бөеклеге үсә, юклыгы бик нык сиздерә генә бара. Аның җырларын зәңгәр экраннар аша яки концерт залларында тыңлаучылар гына түгел, музыка дөньясында кайнашучы яшьләр дә бөек җырчыбызның таланты, тырышлыгы алдында баш ия. Безгә - татар халкына, Могамаев чит-ят кеше түгел. Аның әбисе (әтисенең әнисе) Казан татары була. Димәк, Мөслим Могамаевта да татар каны аккан икән!
«Язмыш сиңа елмайган икән, язмышыңнан канәгать булмаска, аннан зарланырга ярамый», - дигән ул үзенең бер әңгәмәсендә. Чыннан да, Ходайга ничек үпкәлисең ди инде?! Матур буй-сын, йөз-кыяфәт, бәрхет баритон тавыш, күпсанлы бүләкләр, музыка сәнгатенең шедеврына әйләнгән җырлар һәм, әлбәттә, талантына табынучы миллионлаган тамашачылар... Ходай биргән сәләтне зур тырышлык белән эшкә җигә алганда, күпкырлы талант иясе булганда гына миллионнарның күңелен яуларга мөмкин шул. Магомаев коеп куйган җырчы гына түгел, ул әле композитор да, кинога төшкән артист та була.
Ярты гасыр буе сәхнә тоткан җырчының илһам чыганагы кайдан башлана соң? Мөслим музыкаль гаиләдә үсә. Әтисе Мөхәммәт театр рәссамы була. Тик бөек җырчыбызга аны күрергә насыйп булмый. Ул сугышка киткән җирдән кире кайтмый. Әтисенең әтисе, ягъни Мөслимнең бабасы әзәрбайҗан классик музыкасына нигез салган композитор була. Әзәрбайҗан дәүләт филармониясе бүген хаклы рәвештә аның исемен йөртә. Бу композиторны, Мөслимнең әтисен дөньяга китергән ана - безнең милләттән. Бәгъдәгөл ханым - данлыклы Терегул морзалар нәселеннән. Мөслимнең әнисе Айшәт ханым да театр артисткасы була. «Күп вакыты театрда, сәхнәдә узуы сәбәпле, әниемнең мине тәрбияләргә вакыты бик аз кала иде», - дип искә ала җырчыбыз.
Әнә шундый театраль, музыкаль гаиләдә үскән Мөслим Баку консерваториясе каршындагы музыка мәктәбенә укырга керә. Аның җырга һәвәслеген, тавыш мөмкинлекләрен виолончель остасы, профессор В.Аншелевич күреп ала. Аннан музыка училищесы, Чайковский исемендәге концертлар залындагы беренче концерт... Утыз бер яшендә ул инде СССРның халык артисты исеменә лаек була! Аның җырлары язылган пластинкалар миллионлаган тиражлар белән чыга һәм тиз арада сатылып та бетә. Маэстроның репертуарында 600дән артык романс, классик һәм эстрада җырлары бар. Магомаев - берничә дистә популяр җырның көй авторы, кинофильмнарга музыка язучы. Танылган Америка җырчысы Марио Ланца турында телевидениедә тапшырулар әзерләп, аларны үзе үк алып бара һәм, шәхесне мәңгеләштереп, китап та әзерли. Талант иясе «Низами», «Поет Магомаев», «Москва в нотах» фильмнарында төшә.
Музыка, эстрада дөньясында үзенең тирән эзен калдырган Мөслим Магомаев иҗатын, аның тырышлыгын бүгенге яшь җырчыларыбыз, сәнгатькәрләребез дә үзләренә өлге итеп алсалар иде. Шул чакта бәлки бер көнлек җырларга да, бер көнлек җырчыларга да сәхнәбез түрендә урын тараер иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: