Шәһри Казан

Мулланур Вахитовның әтисе салдырган мәктәп (ФОТО)

Тәтешнең 1500 еллык зур тарихка ия бердәнбер борынгы кала икәнен күпләр беләдер дип уйлыйм. Безнең шәһәрдә 100, 200, 300 һәм аннан да күбрәк еллар элек салынган агач һәм кирпеч биналар бүген дә яшәп, төрле максатларда файдаланылалар. Милләтебезгә, аның мәгарифен, мәдәниятен үстерүгә лаеклы өлеш керткән, бу төбәктәге татар малай-кызларына 100 ел...

Тәтешнең 1500 еллык зур тарихка ия бердәнбер борынгы кала икәнен күпләр беләдер дип уйлыйм. Безнең шәһәрдә 100, 200, 300 һәм аннан да күбрәк еллар элек салынган агач һәм кирпеч биналар бүген дә яшәп, төрле максатларда файдаланылалар. Милләтебезгә, аның мәгарифен, мәдәниятен үстерүгә лаеклы өлеш керткән, бу төбәктәге татар малай-кызларына 100 ел дәвамында Аурупача белем биргән, бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаган ике мәһабәт бина тарихы белән таныштырмакчы булам.
Казаков мәктәбе
Кочакка сыймастай юан, сагызы да алынмаган озын нарат бүрәнәләрен бер-берсенә тоташтырып салынган калай түбәле, метр биеклектә кызыл кирпечтән эшләнгән нык нигездә торган, дистәләгән класс бүлмәләренә ия булган бик иркен бу биналарны шәһәр халкы «Казаков мәктәбе» дип йөртә иде. Халык үзенә фидакарь хезмәт иткән асыл затларны, күп еллар үтсә дә, яхшы хәтерли. 1900 елда шәһәребезнең күпсанлы сәүдәгәрләре- байлары үз акчаларына салып өлгерткән беренче бинада татар малайларын укыту өчен, Казан мәгариф попечительләре берлегенә мөгаллимнәр җибәрүләрен үтенеп мөрәҗәгать итәләр. Бәхеткә, нәкъ шул чорда Садри Максуди, Мирсәет Солтангалиев, Гаяз Исхакый кебек шәхесләр белән бергә, «Казанская татарская учительская школа»ны тәмамлаган Исхак Мостафа улы Казаков та хатыны укытучы Нәфисә белән бергә Тәтешкә килеп төшә. Биредә ике елда Тәтеш, Кама Тамагы, Апас, Олы Тархан төбәкләрендәге татар малайларын җыеп укыталар. Аннары аңа халык кызлар өчен дә мәктәп ачу зарурлыгы турында әйтә. Исхак Казаков Казанга кайтып, үзе белән бертуган сеңлесе Өммегөлсемнең ире Муллаҗан (Мулланур Вахитовның әтисе) җизнәсенә проблеманы аңлатып, Тәтешкә кызлар мәктәбе бинасы төзү өчен акча сорый. Казанда Мәкәрҗә ярминкәләрендә ат уйнаткан бай сәүдәгәр каенэнесенең үтенечен кире какмый. Үзе Тәтешкә килеп, әйбәт төзүче табып, төзелеш кирәк-яракларын сатып алып, эшне башлап та җибәрә. Яңа уку елы башланганчы, биш ай эчендә, һәр яктан элеккесенә охшаган яңа бина өлгерә. Сентябрьдә тирә-як төбәкләрнең татар авылларыннан җыеп кайткан кызлар да Нәфисә Казакова җитәкчелегендә белем өсти башлый. Тәтештә туганнары булмаганнар өчен мәктәп янында интернат-тулай торак эшли. Исхак абый Казаннан тагын мөгаллим-укытучылар алып кайта.
Бу бит әле Россиянең күп җирләрендәге татар авылларында ир балалар мәчет каршындагы кысан мәдрәсәләрдә, кызлар исә остабикәдән әлеп-би-ти-си, һәфтияк ятлаган чор. Ә Казаков мәктәбендә исә, дин дәресләреннән тыш, арифметика, татар теле һәм әдәбияты, рус теле, тарих, география, физика, химия һәм башка фәннәр укытыла. Әлеге татар мәктәбендә бирелгән белемнең сыйфат дәрәҗәсен ачык күрсәткән берничә мисал китерү урынлы булыр дип уйлыйм. Бу мәктәпне октябрь революциясенә ка­дәр тәмамлап, институтка керә алган Гыйлем Камайның, бөтен дөньяга танылган профессор-химик дәрәҗәсенә күтәрелеп, соңыннан Казан университеты ректоры булып эшләвен барыбыз да беләбез дип уйлыйм. Ул гомер буе Тәтешкә кайтып, җәмәгатьчелек һәм үзе укыган мәктәптә укытучылар, укучылар белән очрашырга да вакыт таба иде. Казаков мәктәбе шәкерте, талантлы дәүләт эшлеклесе, хәрби академия тәмамлап генерал дәрәҗәсе алган, Совет хөкүмәте тарафыннан Төркиягә хәрби-атташе итеп җибәрелгән Һади Маликовны күпләр белмәскә дә мөмкин. Бу мәктәптә белем эстәгән кызлар арасыннан да талантлы җитәкчеләр, мөгаллимә-укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре үсеп чыккан.
Педагоглыктан - журналистлыкка
1918 елда, Казанны ак чехлар басып алгач, Мулланур Вахитов фаҗигасеннән соң, Тәтештән Исхак Казаковны Мәскәүгә чакырып, Үзәк мөселман комиссариаты коллегиясе әгъзасы итеп билгелиләр. Ул яңа эш барышында төрле мәсьәләләр белән хөкүмәт җитәкчесе Владимир Ленин, Милләтләр эше буенча халык комиссариаты Иосиф Сталин янына еш кереп йөри. Шул ук чорда Мөселман комиссариатында актив эш алып барган Галимҗан Ибраһимов һәм Мирсәет Солтангалиевлар белән дә тыгыз аралаша.
1919 ел башында, Мәс­кәүдәге вазифаларын үтәп кайткач, Исхак Казаков тагын бер мөһим эшкә керешә. Калада электән эшләп килгән типографиягә Казаннан кирәкле шрифтлар һәм җиһазлар кайтарып, шул ук елның 1 февраленнән гарәп хәрефләрендә «Тәтеш хакыйкате» дигән дүрт битле атналык газета чыгара башлый. Күп мәкаләләрен дә үзе яза. Талантлы педагог, дәүләт эшлеклесе журналист-полиграфист та булып китә. Алны-ялны белмичә эшләүче кеше үзе нигезләгән мәктәпне контрольдә тотарга да вакыт таба.
1968 елда үзем, Тәтеш район газетасы редакторы буларак, киләсе ел башындагы 50 еллык юбилейга әзерләнә башлагач, беренче мөхәрриребезнең Казанда яшәүче улын эзләп таптым. Ул Тукай иҗатына багышланган әсәрләр циклы, бигрәк тә «Ятим бала» яки «Бәләкәй Тукай» дип аталган, бөек шагыйребезнең бала чагын гаҗәп матур итеп сурәтләгән мәшһүр рәссам Хаҗиморат Казаков булып чыкты. Әле егет чагында ук Ленинградта, Киевта, Ригада өч югары профессиональ белем алган, Бөек Ватан сугышында катнашып, Берлинга чаклы юл үткән, Япон самурайларына каршы көрәшергә дә өлгереп, 1946 елда Казанга кайтып, сынлы сәнгать училищесында укыта башлаган. Ул безнең газетаның юбилей тантанасында катнашып, әтисе турында бик кызык­лы истәлекләрен сөйләде. Аннары, без аның белән гасыр башында әти-әнисе эшли башлаган мәктәпкә барып, укытучылар һәм укучылар белән очрашып, әңгәмәләр үткәрдек. Менә шуннан башланган дустанә мөнәсәбәтләребез, Хаҗиморат абыйның вафатына хәтле, 17 ел дәвам итте.
Ә мәшһүр мәктәпнең ике бинасы да 100 ел буена үзләренең элекке вазифасын үтәде. Биредә татар урта мәктәбе, икемеңенче еллар башында заманча матур итеп салынган өч катлы яңа кирпеч бинага күчкәч, элекке агач биналар моңаеп, бушап калды. Аннары аларда ун елдан артык эреле-ваклы төрле оешмалар эшләп торды. Былтыр алар да, үзләренә яңа бина салып, арендага алып торган игезәкләрне калдырып киттеләр. Әмма гасыр буе балалар өчен белем учагы булган ике йорт та, күркәм тарихларын дәвам итеп, халыкка хезмәттә яңа сәхифә ачып җибәрергә җыеналар.
Төзекләндерү
2014 ел башында район хакимиятенең җир комитеты бушап калган биналарны сату турында игълан итте. Тәтештә байтак еллар төзелеш белән шөгыльләнүче эшмәкәр Фәнил Гилиәкбәров аларны шунда ук сатып алды. Бу биналарның мәдәни мирас һәйкәлләре булуын исәпкә алып, район башлыгы эшмәкәрләргә бинаның тышкы күренешен үзгәрешсез калдырыр­га, хәтта эчтәге өлешчә үзгәртеп кору, бизәү, буяу эшләрен дә архитекторлар белән киңәшеп, килешеп башкару таләбен куйды. Эшмәкәр, ике бинаны да тоташтырып, ике катлы яңа кирпеч йорт салды. Беренче катын Санкт-Петербургның «Пятерочка+» компаниясенә арендага тапшырды. Хәзер анда заманча супермаркет эшли. Ә элеккеге сул кул бинада кунакханә, уң яктагысында кафе ачып җибәрү өчен әзерлек бара. Бай тарихлы борынгы калага туристлар агымының елдан-ел ишәеп торуын исәпкә алганда, болар бик кирәкле һәм вакытлы гамәлләр.
Эшмәкәр бинаның тирә-ягын төзекләндерү буенча да зур эшләр башкарды. Матур бизәкле плиткалардан киң, җайлы тротуарлар сузды, машиналар өчен иркен тукталыш урыны да әзерләде. «П» хәрефенә охшаган ансамбль корылмаларына керү басмалары алдында түгәрәк фонтан да ясап куйды. Ике яктагы агач биналар каршында үсеп утыручы зифа чыршылар да ямь өстенә ямь биреп торалар.
Башымда бер кызыклы идея туганга, эшмәкәр Фәнил Гали­әкбәровны махсус күреп сөйләштем:
- Фәнил дус, озакламый ачылачак кунакханәнең бер почмагында үткән гасыр башында бу биналарда татар балаларына белем биргән Исхак Казаков, хатыны Нәфисә, аларның улы мәшһүр рәссам Хаҗиморат абый, гомумән, халкыбызга фидакарь хезмәт күрсәткән бу гаиләгә багышланган кечкенә генә бер музей оештырып булмас микән? -дим.
- Тәкъдимегез өчен зур рәхмәт, Фарук абый. Бу туристларны җәлеп итү өчен дә бик кирәкле нәрсә. Моны, һичшиксез, оештырачакбыз, - диде һәр файдалы яңалыкны эләктереп ала белүче эшмәкәр.
Ә музей өчен үземдә төрле газета-журналларда басылып чык­кан истәлекләрем, Исхак абый Казаков эшчәнлеге турында «Көрәштәшләр» дигән китап һәм Хаҗиморат абый миңа биреп калдырган фотоматериаллар да бар.
Бина тарихы үзләрен төзегән, аларда тир түгеп эшләгән күренекле шәхесләр язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Шуңа күрә бу фидакарь затларны халык та, биналар да онытмый.
Бинаның бүгенге күренеше:

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: