Шәһри Казан

Муса Маликовны финнар үзләренә чакырган

Заманында «Яңа исемнәр» Халыкара «Татар җыры» конкурсы һәм башка күп кенә бәйгеләрнең лауреаты булган Муса Маликовны тамашачы чит илдә яшәп иҗат итәр дип һич уйламагандыр.

Мусаны Германиядә музыкант буларак кына түгел, композитор буларак та беләләр. Кунакка кайткан җиреннән без аның белән очрашып, чит илдә ничек яшәве белән кызыксындык.

- Муса, туган яктан читтә ни хәлләрдә яшәп ятасың?
- Мин чит илдә инде ­унбиш ел яшим. Шул дә­вердә күп нәрсәләр эш­ләнде, шактый дәрәҗәләргә ирешә алдым. Вагнер исемендәге Халыкара премиягә лаек булдым. Аспирантураны гел «биш»легә тәмамладым. Композитор буларак, уен кораллары өчен әсәрләр язам. Төрле мәдәни кичәләрдә актив катнашам, Сабантуйларда чыгыш ясыйм, Германиядәге Татар җәмгыяте белән элемтәдә яшим, төрле проектлар эшлим.

- Чит илдә яшәп, татар сәнгатеннән читләшмәссеңме соң? Син бит яшьтән үк татар көйләре яза башладың. Бүген нәрсәгә өстенлек бирәсең?
- Мин татарлыгымны берничек тә югалта алмыйм, чөнки мин татар баласы. Шуның белән горурланам да. Читтә яшәүче кайберәүләрнең, телләрне өйрәнеп, чит ил кешесе буласы килә. Ә ул миңа хас түгел. Үземнең тамырларымны онытмыйм. Концерт программаларында да үземнең кайдан, нинди милләттән булуымны язам, яшермим. Татарларны хәзер беләләр. Репертуарымда татар халык җыр­лары да бар. Мин аларны заманчалаштырып, Европа дәрәҗәсендә күрсәтерлек итеп эшкәртәм. Үземнең җырларны да Европа стандартларына туры килерлек итеп язам. Әмма миллилекне саклап калыр­га тырышам. Чит ил кешесенә ул ят булып тоелмый, ә үзенчәлекле форма буларак кабул ителә.
Минем татарча җырларым да күп. Заманында дискларым да чыккан иде инде. Мин язган җырларны Венера Ганиева, Фердинанд Сәлахов, әнием Гүзәл Маликова белән әтием Рөстәм Маликов кебек җырчылар башкарды. Ул җырлар радионың алтын фондында саклана. Ә инде соңгы вакытта мин уен кораллары өчен әсәрләр язу белән шөгыльләнәм.

- Әле шушы арада Америкадан кайткансың. Анда нинди җилләр ташлады?
- Сан-Францискода узган Сабан туена без Казаннан танылган җырчы Венера Ганиева белән бардык. Нью-Йоркка барып, андагы татарлар белән очраштык. Аннан бик яхшы тәэсирләр белән кайттым. Читтәге татарлар белән очрашу - үзе зур бәхет. Алар безнең сәнгатебезгә сусаганнар. Мин анда үзем язган җырларны рояльдә һәм саксофонда уйнадым.

Реклама

- Фин татарлары да быел сине үзләренә ча­кырганнар...
- Июнь аенда Трэс­кулла шәһәрендә балалар өчен җәйге лагерьлар булган иде. Мине шунда музыка укытырга чакырдылар. Ике атна буе балаларга халык көйләре, татар җырлары өйрәттем. Аннары, лагерь ябылганда, балалар белән концерт куйдык. Әти-әни­ләре дә канәгать калды. Мин моны үз эшемнең нәтиҗәсе итеп кабул иттем.

- Финнар белән уртак проектыгыз да бар икән. Анысы ничегрәк барлыкка килде?
- Без Финляндиядә яшәүче Дәнис Бәдретдин белән 1989 елдан бирле таныш. Ул Казанга үзенең ансамбле белән килгәч, кечкенә булсам да, алар белән бергә чыгыш ясаган идем. Моннан өч ел элек Дәнис абый белән Казанда кабат очраштык. Шунда мин аңа уртак проект эшләргә тәкъдим иттем. Татар музыкасын Европадагы яшьләргә танытырга иде, дигән теләгемне әйттем. Ул каршы килмәде. Без аның белән бергә «Супер - татар» төркеме оештырып җибәрдек. Төркемебездә алты музыкант. Тере тавышка җырлаучы әлеге ансамбль белән без Хельсинки шәһәрендә диск чыгарырга йөрибез.

- Муса, син биш яшеңдә «Әссәләмәгәләйкүм» җыры белән Бөтенроссия татар җыры бәйгесендә дипломант булдың. Тамашачы бүген дә сине шул җыр белән хәтерли. Сине бүген дә үзебезнең сәхнәдә күрәсе килә. Татарстанга кайтып, үз сәнгатебезгә хезмәт итәргә исәбең бармы?
- Чит илләрдә дә мине шул җыр буенча истә калдырганнар. Ул җыр үземне әле дә таныта. Миңа күп җирләрдән интернет аша «һаман да хәтерлибез» дип язалар. Мин Казанны бик сагынам. Әгәр хөкүмәт тарафыннан берәр тәкъдим булса, мин Татарстанга кайтып эшләргә каршы түгел. Минем үз туган җиремдә файдалы кеше буласым килә, чөнки кечкенәдән «Татарстан баласы» булып үстем бит.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: