Шәһри Казан

Музыка мине җитәкләп килә...

Артур ГЫЙНИЯТУЛЛИН - талантлы яшь саксофонист-импровизатор. Маuzer Sax исеме астында үз проекты белән Казанның күп кенә төнге клубларында чыгыш ясый ул. Әлеге егетнең чит ил ди-джейлары хитларына саксофонда башкарган импровизацияләренә сокланмый мөмкин түгел. «Сөембикә варислары», «Йолдызлык» һәм «Ягымлы яз» кебек конкурсларда да катнашып, зур уңышларга ирешкән ул. Бүген без аның...

- Син музыкага ничек килдең, саксофонист булып китәргә нәрсә этәрде?
- Мин 1990 елның 19 гыйнварында Чаллы шәһәрендә тудым. Бәләкәй чактан ук җырлап үстем һәм үземнең тавышыма, вокалга күбрәк саксофонның туры килгәнен аңладым. Консерваториягә керү теләге 18 яшьтә туды, ләкин анда үземә урын тапмадым һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына күчтем. Анда чыннан да иҗади мохит хөкем сөрә. Дусларым, якын кешеләрем, дөрес эшләмәдең, дисәләр дә, миңа монда бик ошый, ялгыштым дип уйламыйм. Чөнки монда күчкәч, күп җырлар яздым, кызыклы иҗади кешеләр белән таныштым һәм минем өчен мавыктыргыч тормыш башланды.
- Нинди музыкага өстенлек бирәсең?
- Классик музыка тыңлап, уйнап үстем. Классик әсәрләр башкармасам, бу дәрәҗәдә уйный алмас идем. Классикадан Бетховен, Бах һәм Чайковскийга өстенлек бирәм. Күбесенчә клубта эшләгәч, клуб музыкасы ошый.
- Һәр уен коралында профессиональ дәрәҗәдә уйнар өчен, күп тырышлык кирәк. Син үзеңдә моны ничек тәрбияләдең?
- Дусларым туп тибеп уйнаганда, мин, саксофонны күтәреп, музыка мәктәбенә бара идем. Һәр нотаны алганда үземнең беренче булачагыма, тырышлыгым миңа кире кайтачагына ышана идем. Моның өчен сабырлык һәм ихтыяр көче кирәк. Әлбәттә, музыкага кереп китү өчен, үзеңнең шөгылеңне бөтен җаның-тәнең белән ярату сорала.
- Саксофон - импровизацияле музыкаль инструмент. Ул нәрсәгә бәйле?
- Уйнауда минем өчен иң рәхәте дә ул - импровизация. Кайбер клуб җитәкчеләре андагы ди-джейларның музыкасына туры китереп уйнарга куша, ә кайвакыт үзем 2 сәгать буе импровизация башкарам. Дус музыкантлар белән очрашып, тормыш мәшәкатьләрен онытып, импровизация ясар өчен генә җыелган чаклар да була.
- Көненә ничә сәгать вакытыңны музыкага багышлыйсың?
- Музыка мине һәрвакыт җитәкләп килә: өйдә дә, студиядә дә, машинада да, оркестрда да. Үземнең трекларымны еш тыңлыйм һәм аннары аларны тагы да камилләштерәм. Көнгә 3 сәгать шөгыльләнергә тырышам. Якыннарымны, дусларымны һәм укуны да игътибарсыз калдырмыйм. Буш вакыт булганда китап укып, яхшы кинофильм карарга, табигать кочагында булырга яратам.
- Киләчәккә планнарың, яшьтәшләреңә теләкләрең белән уртаклашсаң иде...
- Һәрвакыт җырчы буласы килә иде, ләкин бераз вокалдан ял итеп, саксофонда уйнадым. Якын киләчәктә сәхнәгә җырчы-саксофонист буларак чыгачакмын, көтегез! Don't Worry, Be Happy. («Борчылма, бәхетле бул!») девизы белән яшим. Тырышыгыз, үзегезнең урыныгызны эзләгез һәм табыгыз, беркайчан да туктап калмагыз. Бер тапкыр гына яшибез, тормыш нинди генә юлларга кертсә дә, үз юлыңа кайтып, һәр мизгелгә шатланып, алга барырга кирәк!

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: