Шәһри Казан

М.ЮНЫС: «Әшәкелек алга бара, ә без куркып кире чигенәбез»

Бик ыгы-зыгылы тормышта яшибез. Иң җитмәгән нәрсә - буш вакыт һәм акча. Акчаның гомердә җитәчәге юк инде. Ә менә буш вакыт дигәнен... Ходай бирә икән. Сырхауланып киткәч, үткәнгә борылып карап уйланыр өчен дә вакыт күп була, иркенләп китап укыр өчен дә мөмкинлекләр чыга. Тик нәрсә укырга? Киштәдәге китаплар арасыннан кулым...

Без - богауда
1985 елда, үзгәртеп кору чоры башлангач, без, төрле якларга сибелгән татарлар, динсезлек нәтиҗәсендә килеп туган вазгыять, Илбашларының кыңгыр гамәлләре, кайда хакыйкать, кайда ялган булуы, кыскасы, үзебезне борчыган бар нәрсә хакында да иркенләп сөйләшә, каләм ияләре яза башладык. Ә аңарчы... М. Юныс элек тә язган. 1964 елда ул «Шәрык белән очрашу» әсәрендә менә нәрсә ди: «Без, Советлар Союзында яшәүчеләр, даими богауланып яшибез. Безнең богаулар эчке якта, фикерләребезгә, иркебезгә, омтылышларыбызга салынган. Бәлки эчке богау аякка салынган тимер чылбырдан газаплырактыр да...» Бөтен кеше колхоз системасына мәдхия җырлаган бер вакытта, язучы, Йәмән гарәпләренең ничек эшләгәнен күргәннән соң, болай дигән: «Йәмән гарәпләре тау битендәге террасаларга җирне астан, елга үзәннәреннән ташыйлар. Без инде андый эшне оныттык. Колхоз тормышының эше дә юк, ашы да юк. Әле без колхоз чынбарлыгына мәдхия җырлыйбыз. Бервакыт айнырбыз, махмырлыктан арынырбыз дип уйлыйм мин. Менә шул чакта эшнең тәмен югалту безгә бик авыр, бик тә үкенечле булачак». Бу фикерне дә автор 1964 елда ук әйткән.
Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез турында язу хәзер инде модага әйләнде. Ә 80 нче еллар азагында СССРда гына түгел, чит илләрдә дә меңләгән татарларыбыз яшәве хакындагы мәгълүматларны ишеткәч, соң дәрәҗәдә гаҗәпләнә идек. Алар хакында язылган мәкаләләрне укып тетрәндек тә, горурландык та. Язучы М. Юныс исә 60 нчы еллар башында ук үзенең «Безнең өй өянкеләр астында иде...» һәм «Энҗе эзләүчеләр» хикәяләрендә чит илләрдә туган җирне бер күрергә зар-интизар булып яшәүче милләттәшләребезнең үзләре белән очрашкан һәм аларның аяныч язмышын сурәтләүне үзенең изге бурычы дип санаган.
Колониаль илләр диюгә, капиталистик җәмгыятьнең басымы астында көч-хәл белән җан асрап яткан илләр күз алдыбызга килә. Ә үзебез... Без, татарлар, 1552 нче елдан бирле шундый изү астында яшибез түгелме соң? М. Юныс, дөнья күргән кеше буларак, колониаль режимның чынбарлыгын болай тасвирлый: «Басып алучы буйсынган халыкның язмышы белән идарә итә башласа, әкренләп хакыйкатькә омтылу үлә, вөҗдан таптала, көндәлек тормышта икейөзлелек, куштанлык, хыянәт өстенлек ала. Колонизаторлар җирле халыкның иң ялагай, иң сатлык вәкилләрен сайлап алып күтәрәләр һәм идарә итүне шулар кулына тапшыралар. Колониаль режимда халкыңа хыянәт итү иң кирәкле, иң кыйммәт сыйфат санала. Власть хыянәтчеләр кулында булганда гына яулап алучылар тыныч яши алалар... Мальта атавына беренче килүемдә, мин инглиз колонизаторлары җирле халыктан сайлап алып утырткан түрәләрнең безнең татар чынбарлыгында хакимлелек итүче түрәләргә охшашлыгын күреп хәйран калдым».
Чын язучы шушы җәмгыятьтә яшәсә дә, бер генә адым булса да аннан алда барырга һәм кешелеккә куркыныч янаучы теге яки бу проблемаларга укучының игътибарын юнәлтергә бурычлы. Автор, дин-әхлак өлкәсендәге наданлык безне «кыргыйлыкка кире кайтарырга мөмкин», ди һәм Достоевскийның: «Аллага инану бетү белән, кеше, кыргый җанварга әверелеп, таптый, җимерә башлый», - дигән сүзләрен китерә. Язучы «көчсезлек минутларында мин атеист булып үсүемә үкенәм», ди. «Дингә инанучыларның картлык көннәре күпкә куанычлырак. Аларның күңелләрендә эчке бер тоташлык, рухи комфорт яши... Аларның инанулары мәңгелеккә тоташкан», - дигән нәтиҗәгә килә.
М. Юныс атеизм чәчәк аткан чорда гарәп илләрендәге тәртипне күреп таң кала. «Бишьеллык практика вакытында мин бу илдә (Йәмәндә) нервысы бозык, психиатриягә бәйләнешле авыру очратканым булмады. Алар бит бөтен нәрсә Аллаһы Тәгалә кулында, безнең тәкъдиребезне шул хәл итә, шуңа күрә җан атып, кыбырсынып йөрүдән ни файда, дип тыныч кына, гамьсез генә яши бирәләр».
Динсезлек белән әхлаксызлык бергә атлый. Шуңа да язучы М.Юныс үз әсәрләрендә игелекле, мәрхәмәтле, вөҗданы саф булган кешеләргә табына. Танымаслык булып үзгәргән бу тормышта без ни өчен югалып калдык соң әле дигән сорау каләм иясенең йөрәген телгәли: «Кием-салым һаман яхшыра. Әллә нинди затлы ашамлыклар сата башладылар. Урам тулы чит ил машиналары. Никель елкылдый. Байлык. Ә кешеләрдә стресс. Экологик кризис. Үзара шәфкатьсезлек көчәя. Һәм шапырынулы комфорт. Мәхәббәтнең җанын кисеп ташлап, секс ясадылар...» Әдип күзгә күренеп торган пычраклыктан арынуны бер хәл дип саный. «Әхлак пычраклыгы, шапшак вөҗданнар - менә нәрсәдән арынасы бар безгә. Кырып ышкып, ышкып юасы иде кайбер кешеләрнең иманнарын. Мохитне чистартмыйча, без изге теләкләребезгә беркайчан да ирешә алмабыз».
Ә мохитне ничек чистартырга соң? «Шапшак вөҗданнарны» кайчан урыннарына утырта башларбыз? Әллә һаман да пычрак белән пычранып утырмыйм әле дип, читтә калу хәерлерәкме? Язучы бу адәм актыкларына каршы күтәрелә алмавыбызга да тирән борчыла: «Ни сәбәптер комсыз, гауга куптаручан кешедән курку, аңа юл биреп, аны урап узу модага кереп китте хәзер. Алар яулап алган позицияләрен ныгытып, һаман һөҗүмнәрен үстерәләр. Без чигенәбез. Куркып чигенәбез. Әшәкелек алга бара. Ә без артка таба». Язучы, гаделсезлеккә каршы берәмтекләп түгел, бергәләп күтәрелергә кирәк, ди: «Аерым шәхес моңа каршы чыга алмый. Чыкса, бетте. «Если ты не с нами, то против нас». Тоталитар аңның формуласы бу, миллионнарның газиз башларына җиткән аяусыз канун».

Әдәбиятны телевизор йотмасмы?
«Япония һәм Куба, Урта Азия һәм Кавказ, Чукотка һәм Сахалин, Днепр яры, Одесса һәм башкала. Җирдә, күктә, океан дулкыннары арасындагы озын юллар». М. Юныс үзе үткән тормыш юлын кыска гына итеп шулай тасвирлый. Ә җитдирәк итеп уйлап карасаң, нинди катлаулы да, мавыктыргыч та гомер кичергән язучыбыз. Күктә дә очкан, диңгездә дә йөзгән, җирдә дә күп хезмәтләр башкарган. Хәзер мондый бай биографияле язучылар инде бармак белән генә санарлык. Әдипләребезнең иҗатка килү юлы бер схема буенча бара: авыл - университет - редакция. Язучы А.Хәлим әйтмешли, шушы схеманы бүлеп, арасына һич югы армия дә керми бит. Бай тормыш тәҗрибәсе, «лаеш шулпасы» эчү, дөнья күрү дигән әйбер булмагач, геройларны җирдән аласы урынга күктән эзләгәч, андый язучылар иҗат иткән әдәби әсәрләр күп очракта ышандырмый. Без ни өчен элеккеге буын язучыларының күбесен яраттык - үз башларыннан кичергәнне әдәби образлар аша безгә җиткергәннәре өчен.
М. Юныс та әле яшь чакта, язучы булу теләге төшенә дә кермәгән вакытта шулай уйлаган: «Китапны бары тик язмышың аша узганда, бәгыреңә сеңеп калган тетрәндергеч вакыйгалардан гына язып була торгандыр дип ышанып йөрим».
Ә СССР вакытында без иң күп укучы ил санала идек. Хәзер бездә кулына китап тотып карамаучылар саны бихисап. Бәлки, киләчәктә язучы дигән һөнәр бөтенләй булмас. М. Юныс та бу хакта уйлана: «Азайды чын диңгезчеләр. Чын язучылар да шулай аз бит. Алар да һаман азая бара. Бәлки, бу җәмгыятьтә берзаман язучы халкы бөтенләй ялагайлар көтүенә әверелеп бетәр? Кем белә, әдәбиятны телевизор йотар?»
Язучыларның рәхәт яшәүчеләре дә бар иде. Бигрәк тә партия кушканны төгәл үтәүчеләр муллыкта көн иттеләр. Сәнәгать өлкәсендә, нефть чыгару тармагында эшләүчеләр турында язсаң, партиягә, коммунистларга дан җырласаң, иҗатыңа яшел юл иде. Ә ул чакта бер китап чыгарып, бер машина алып була торган вакытлар. Хәер, намуслы язучыга ул чорда да авыр иде, вөҗданына хыянәт итмичә иҗат итүчеләргә хәзер дә көн итүләре җиңел түгел. М. Юныс шундый бик сирәк каләм ияләренең берсе. Ә андыйларга исә язучылык файдадан бигрәк зыян гына китерә. Язучы һөнәре турында өлкән әдибебез мондыйрак фикердә: «Юк ул рәхәт яшәү язучыга, юк! Китап язу аша байлыкка, дан-шөһрәткә омтылучылар да бар. Язучылык аша депутатлыкка, хакимияткә омтылучы кәсепчеләр дә тәрбияләде совет чоры. Миңа исә каләм тибрәтү зыяннан, дошман ясаудан, йөрәгемә кан саудырудан башканы бирмәде».
Миргазиян абый! Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә, диләр. Ихлас күңелдән иҗат иткәнгә дә, Сез язган әсәрләрне укып, әйтеп бетергесез шатлык хисләре кичерәбез. Үз әсәрегезнең исемендәге кебек Сез күпләр өчен колач җитмәс Биектә каласыз...
РЕДАКЦИЯДӘН: 25 майда әдәбиятыбыз классигы Миргазиян ага Юныска 85 яшь тулды. Олы шәхес, хөрмәтле аксакал әдибебезне барлык укучылары исеменнән гомер бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйбыз, иҗатында яңадан-яңа илһам, зур уңышлар һәм саулык-сәламәтлек теләп калабыз.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: