Шәһри Казан

«Наилләр Америкага җыена»

Башкалабызның «Юность» мәдәният сараенда эшләп килүче «Кичке утлар» хоры, нигездә, ветераннардан тора. Аның баянчысы, концертмейстр Наил Мәсгут улы Бариев та сигезенче дистәне ваклап бара. Беренче карашка өлкән яшьтәге бу кешеләр гадәти тормыш белән яшәргә, әйтик, билгеләнгән көннәрдә репетициягә йөрергә, планлаштырылган концертларын куярга, коллегаларының чыгышларын тамаша кылу кебек чаралар белән генә...

«Наилләр Америкага барырга җыеналар. Репетицияләр алар кайткач булыр инде». Бу хәбәр узган ел урталарында ишетелде. 4-5 ай үттеме икән, мондый сүзләр тагын кабатланды. Хәбәрнең күплек санда яңгыравы гаҗәп түгел, чөнки Бариевлар бу хорга ирле-хатынлы йөриләр. Наил әфәнде, әйткәнебезчә, баянчы-концермейстр вазифаларын башкарса, аның хәләл җефете Сүрия ханым - хорның иң актив җырчысы.
Тик менә ике пенсионерның Америка чаклы Америкага шулай еш йөрүе бераз гаҗәпләндерә. Шуңа күрә, җаен туры китереп, гаилә башлыгына мөрәҗәгать иттем.
- Наил әфәнде, безнең көннәрдә чит илгә бару гайре табигый хәл түгел. Әмма аның кесәгә суга торган ягы да бар бит әле.
- Америкада безнең кызыбыз яши, гаиләсе белән. Күптән түгел оныгыбызга 2 яшь тулды. Шуның юбилеен билгеләргә бардык. Юл чыгымнарын алар күтәрә. Без Мәскәүдә самолетка кереп утырабыз да Нью-Йоркка барып төшәбез. Анда кызыбыз каршы ала. Киткәндә дә шулай: самолетка кергәнче озатып, кул болгап калалар. Аерма шунда гына: барганда 10 сәгать, кайтканда 9 сәгать очабыз.
- Америкада булган кешеләр аны төрлечә «ачалар». Берәүләр ул илнең байлыгын, өйләренең матур, юлларының киң булуын мактыйлар...
- Кешеләргә мөнәсәбәт, бер-берсенә яхшы карашта булулары турында үзем күргәннәрдән һәм кызым сөйләгәннәрдән чыгып әйтә алам. Кешеләрнең бер-берсенә уңай карашта булуларын тою Нью-Йоркка килеп төшү белән башланды.
- Мәсәлән...
- Мәсәлән, кызның машинасына кереп утырдык та кузгалып киттек. Барган уңайга Диләрә бер рәттән икенче рәткә, икенче рәттән өченчегә күчә. Мин аңа: «Нишлисең, арттан баручы бәрелер бит безгә?!» - дим. Ул көлә һәм: «Мин бит сигнал бирдем, икенче рәткә күчәчәгемне кисәттем», - ди.
Сигналны аны бездә дә бирәсең. Тик арттан баручысы да, күрше полосадан баручысы да синең күчәргә теләгәнеңә исе китми, артыңнан бастырып баруын белә. Ә Америкада сигнал бирүең җитә: теләсәң, сул якка, теләсәң, уң якка күч. Бу - аларның юл йөрү кагыйдәләрендә каралган, димәк, законлаштырылган. АКШта законны үтәү - яшәешнең төп кагыйдәсе.
Икенче истә калган очрак паркка баргач, андагы балалар уйный торган бүлмәгә кергәч булды. Үз уенчыклары белән мәш килгән балалар бераз уйнап алалар да шул уенчыкка карап торган яки алырга ымсынган икенче балага бирәләр. Әле ул рәтләп сөйләшә дә белми, әмма уенчыгын кызганмый. Америкада «шеер», ягъни бүлешү, уртаклашу, икенче берәүгә өлеш чыгару дигән төшенчәне бала миенә сеңдерү бишектән үк башлана икән.
- Кызыгыз Диләрә АКШта күптәннән торамы? Ул анда ничек барып эләкте?
- Америкада яшәвенә 10 елдан артып китте инде. Казанда чит телләр буенча институт тәмамлады, ТИСБИдә белем алды. Практика үтәргә баргач, Нью-Йорк университетына имтихан биргән, анысы өчен ТИСБИдә укуы нык ярдәм иткән. Хәзер инде «Амозон» дигән компаниядә хезмәт итә, заманча итеп әйтсәк, менеджер. Нью-Йоркта үз йортлары белән торалар, әйткәнемчә, онык үстерәләр.
Америкада эш вакыты эш өчен сарыф ителү - төп таләп. Анда нинди генә вазифаны башкарсаң да, урык-сурык йөрүгә, вакытны тартып-сузып үткәрүгә юл куелмый. Үзеңә йөкләнгән эшне җиренә җиткереп башкарсаң гына, син кирәкле кеше саналасың.
Без Казанда яшәгәндә үк аралашкан бер гаилә хәзер Нью-Йорктан ерак кына түгел урында яшәп ята. Америкага барган саен, алар белән очрашмый калмыйбыз. Монда чакта ук 16 нчы заводта әйдәп баручы инженер булган Равилгә анда эшкә урнашу авыр булмый. Конвейер ысулы белән башкарылган эштә һәркем үзенә төшкән бурычны үти. Беркөнне аның белән рәттән эшләүче кеше эшкә килми. Шул сәбәпле, бөтен бер конвейер туктап кала. Менә шул вакытта Равил күршесенең нинди операция башкарганлыгы белән кызыксына һәм аңа бик тиз төшенә. Төшенә дә, мастерга мөрәҗәгать итеп, күршесе өчен дә эшләргә рөхсәт сорый. Ә анда башка кеше эшен башкару дигән нәрсә юк икән. Конвейер эшләми торса тора, бер эшче икенчесенең эшенә кысылмый. Аңлатып, эшләп күрсәткәч, мастер риза була.
Равил тора-бара калган эшчеләр башкарган операцияләрне дә үзләштерә һәм теләсә кемне алыштырырдай кадрга әверелә, абруй казана. Әмма беркөнне аңа эштән кыскартылуын әйтәләр. Гаҗәпкә калып, мастерына: «Минем нинди гаебемне таптыгыз?» - дигән сорауны бирергә мәҗбүр була. Тегесе исә: «Мондагы барлык эшчене кыскартсам да, сине калдырыр идем. Әмма бездәге канун буенча, башкалардан соңрак алган кешене иң алдан кыскарталар», - ди.
Документларын алып өенә кайтып китә инде Равил. Ләкин икенче көнне үк шалтыратып, аны кире чакыралар. Килеп керсә, аңа баш инженер постын тәкъдим итәләр. Оклады да 5 мең доллар урынына 15 меңгә күтәрелә. Менә шулай, күзәтүчән, эзләнүчән, теләсә нинди эштән тартынмау сыйфатларын туплаган инженерыбыз Равил Америкада да югалып калмый.
- Наил әфәнде, рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил, дигән гыйбарәне кем генә белми икән. Америкага китеп урнашкан татарларыбыз да җирсү-сагынудан азат түгелдер инде.
- Анда яшәүче татарларны өч төргә бүләргә мөмкин. Октябрь түнтәрелешенә кадәр чит илләргә киткән һәм төрле юллар аша Америкага барып урнашкан кешеләр бар. Алар инде дөньяны күп күреп, төрле илләрдә яшәп караганнан соң, АКШка тукталучылар. Ул буын кешеләре бик затлы, итагатьле, күп телләрдә сөйләшә белүче, күпмедер байлык туплаган буын вәкилләре.
Бөек Ватан сугышы чорында әсирлек газапларын кичереп, ГУЛАГ төрмәләренә һәм лагерьларына эләкмәс өчен ватаннарына кайтмый калып бирегә килеп урнашучылар икенче буынны тәшкил итә. Алар, бер чүлмәктән икенче чүлмәккә күчереп утырткан гөлләр кебек, туган төбәкләреннән аерылуны авыр кичергән. Бу чор кешеләре бүген дә җирсү дигән хис-тойгыдан азат түгел. Өченче буын вәкилләре чит илләр белән ике арада яшәп килгән чикләр ачылганнан соң, Россиянең болгавыр тормышын өнәмичә, Америкага барып урнашучылар. Нью-Йоркта татарлар җыела торган махсус йорт бар. Оркыя исемле бик тә акыллы, дүрт телдә иркен сөйләшүче ханым татар җәмгыятьчелеген аралаштыру өчен зур көч куя. 120ләп татар, шушы йортта бергә җыелып, үзара аралашалар, күңел ачалар, Сабан туен үткәрү өчен чаралар күрәләр. Халкыбызның бу зур бәйрәме Нью-Йорк паркында үтә, анда 500ләп кеше катнаша. Сабан туе татарлар яшәгән башка шәһәрләрдә дә үткәрелә.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: