Шәһри Казан

Нәбирә Гыйматдинова: «Мин беркайчан да йөземне кызартырлык әйбер язмадым»

Инде алдан хәбәр итеп куйганыбызча, укучыларыбыз сорауларына редакциядә оештырылган «турыдан-туры элемтә» вакытында ике дистәгә якын китап авторы, Тукай премиясе лауреаты, популяр язучы Нәбирә Гыйматдинова җавап бирде. Элемтә башлану вакытын сәгать бердә генә дип куйсак та, укучыларыбыз инде унике тулып китүгә үк шалтырата башладылар. Редакциябезнең ике телефоны ике сәгатькә якын тынмады....

Инде алдан хәбәр итеп куйганыбызча, укучыларыбыз сорауларына редакциядә оештырылган «турыдан-туры элемтә» вакытында ике дистәгә якын китап авторы, Тукай премиясе лауреаты, популяр язучы Нәбирә Гыйматдинова җавап бирде. Элемтә башлану вакытын сәгать бердә генә дип куйсак та, укучыларыбыз инде унике тулып китүгә үк шалтырата башладылар. Редакциябезнең ике телефоны ике сәгатькә якын тынмады. Әле берничә көн алдан килә башлаган сорауларны да исәпләсәң... Кыскасы, Нәбирә Гыйматдинова белән туры элемтә укучыларыбыз арасында зур кызыксыну уятты. Бүген әлеге сорау-җавапларның өземтәсен тәкъдим итәбез.
- Нәбирә апа, сезнең белән телефон аша аралашуыбызга бик шатбыз. Әсәрләрегезне яратып укыйбыз. Сез прототипларыгызны тормыштан алып язасызмы? Арада үзләрен таныганнары бармы? (Рания Мәрданова, Казан)
- Язучы бит күп йөри, Рания, күп күрә, күп ишетә дигәндәй. Гыйбрәтле язмышлары турында килеп сөйләүчеләр күп. Аларның кайберләрен күңелгә салып куясың. Әмма барысын да чынбарлыктан алып, кәгазьгә күчерергә кирәк микән? Гадәттә, бәхетсез язмыш турында сөйлиләр бит, ә гел-гел фаҗига, бәхетсезлек, күз яшьләре нәрсәгә ул? Язучы үз әсәре белән кешенең җанына яктылык бөркергә тиеш. Минем беркайчан да бармактан суырып алып кына язганым юк. «Сихерче» әсәрендәге Шәрифҗамал әби безнең күрше авыл карчыгы иде. Ул 103 яшькә кадәр яшәде. Әби үзен таныган, ошаткан, без аның белән соңрак күрешеп тә сөйләштек. «Парлы ялгыз» дөнья күргәч, бәй, сез минем турыда язгансыз дию­челәр булды. Андыйлар шактый.
- Мин мәктәп укучысы, әнием сезнең барлык әсәрләрегезне укырга рөхсәт итми. Мәктәп балаларына кайсы әсәрләрегезне укытыр идегез?
- Теләсә кайсы әсәремне оялмыйча тәкъдим итә алам, чөнки мин беркайчан да әдәп кануннарыннан читкә тайпылмадым, йөземне кызартырлык әхлаксыз әйберләр язмадым. «Фәрештәләр» дигән әсәремне укып карагыз әле, ул нәкъ менә мәктәп укучыларына туры килә торган.
- Соңгы елларда язу­чылар күбәеп китте. Те­ләсә кем китап яза, аны бастырып чыгара. Сезнең бу проблемага мөнәсәбәтегез? (Халидә Борһанова, Казан)
- Без - Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов, Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев кебек классик язучыларны укып үскән буын. Заманында алардан да күбрәк китап бастырган кешеләр бар иде, тик бүген шуларның берсе дә истә түгел. Әсәрең вакыт сынавы үткәч кенә, мин язучы, дип күкрәк кагарга мөмкиндер дип уйлыйм. Гәрчә, моннан 25 еллар элек язылган «Китәм, димә», «Бүре каны», «Бер тамчы ярату», «Сихерче» һәм башка бәяннарым әлегә кадәр онытылмыйча, укучыны кызыксындырса да, әсәрләремне аспирантлар, студентлар, мәдрәсә шәкертләре өйрәнеп, диссертацияләр, диплом эшләре рефератлар язса да, мин мактау һәм макталулардан куркам. Язучы булу өчен, беренче чиратта, үзеңнең каләмдәшләреңнең тануы мөһим. Ел саен өчәр китап чыгарып кына талант артмый ул. Соңгы елларда укучыны ялгыш юлдан алып китә торган әдәпсез «урам әдәбияты» барлыкка килде. Бер көнлек әйберләр (әсәр диярлекләре юк) дөньяны басты. Халык укый, янәсе! Бәхетсез, җаны гарип, мес­кен кешеләр турында сөйләп, укучыда кызгану хисе уятырга тырышу, вак көнкүреш темалары белән мавыгу хас аларга. Геройлары да исерек ирләр, кыйналган-тукмалган би­чара авыл хатыннары. Ә мин үзебезнең татар хатын-кызларын графинялар дәрәҗәсенә күтәреп язам, чит милләтләр, менә нинди гүзәл икән татар хатыннары, диярлек булсын! Ә бит аларның күбесе авылныкылар. Бездә бодайны кибәктән аерып бирерлек тәнкыйть юк шул. Мәсәлән, бакчачы булмаса, бакчаны чүп басып китә бит. Бүген укучылар Ркаил Зәйдулла, Марсель Галиев, Факил Әмәк, Галимҗан Гыйльманов, Рифә Рахман, Илсөяр Иксанова, Рәмзия Габделхакова, Халисә Ширмәннәрне эзләп-табып укысын иде дигән теләктә калам.
- Бүген язучы хезмәте бәяләнәме, Нәбирә ханым? (Динар Рәшитов, Казан)
- Кызганыч, бәяләнми. Шуңа күрә каләм иясе кайдадыр эшләргә мәҗбүр. Гонорар дигән сүзне «Кызыл китап»ка кертергә иде. Андый сүз юк бүген.
- Сез үзегезнең әсәрләр буенча язылган сценарийлардан канәгать­ме? Аларның тәрҗемә ителүләрен теләр идегезме? (Айзилә Мөхәммәтова, Балык Бистәсе)
- «Сихерче» , «Бер тамчы ярату» әсәрләренә сценарийларны Тәслимә Хәләф язган иде. Кәрим Тинчурин исемендәге теа­трда алар аншлаг белән барды. «Китәм, димә» әсәре буенча биш серияле кинофильм төшерелгән иде, ул телевидениенең «Алтын фонды»нда саклана, һәм аны 13нче тапкыр инде, ел саен күрсәтәләр. Хәзер чит илдәге татарлар да яратып карый.
Ә «Бүре каны» әсәрен Түбән Кама театры режиссеры Рөстәм Галиев миңа әйтмичә генә куйган иде. Башта ул үземә сәеррәк тоелса да, хәзер тамашачы яратып карый торган спектакльгә әйләнде ул. Рөстәм «Сихерче»не дә сәхнәләштерү турында уйлап йөри.
Мин беркайчан да әсәрләремне русчага тәрҗемә итәм дип өтәләнмәдем, минем укучым - татарым, мин аңа хезмәт итүем белән дә бик бәхетле. Инглиз теленә тәрҗемә итсәк, сез таныласыз бит дию­челәргә дә мин шулай җавап бирәм.
- Нәбирә, мин сезнең иҗатыгызга мөкиббән кешеләрнең берсе. Шулхәтле йөрәккә үтеп керерлек итеп язасыз, тәмле ризык кебек. Үземнең дә эч серләремне сезгә сөйлисем килә. (Минҗиһан Әхмәтшина, Казан)
- Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Күрешербез, Алла теләсә.
- Нәбирә ханым, бүгенге заман ир-атларына сезнең мөнәсәбәтегез ничек? (Ләлә Төхвәтуллина, Казан)
- Минем, бөтен ирләр дә бер чыбыктан сөрелгән, диясем килми, Ләлә. Без ир-атларны олыларга тиеш. Тик шунысын да яшереп торасы юк: бүген бөтен авырлык хатын-кыз җилкәсенә төшә. Аларның күбесе ялгызы гына бала үстерә. Гаиләдә малай үсә икән, аңа, һичшиксез, ата тәрбиясе кирәк, чөнки ул ир тәрбиясе алырга тиеш, бу киләчәк тормыш өчен кирәк. Шуңа күрә яшьләр аерылышмасын, бала ха­кын хаклап яшәсен иде.
- Сез Муса Җәлилнең беренче хатыныннан туган кызы Люция турында язып чыккан идегез. Бүген аның белән аралашасызмы?
- Соңгы вакытта аралашканым юк. Ул хәзер Санкт-Петербургта яши.
- Күпхатынлылыкка мөнәсәбәтегезне дә беләсе килә.
- Хәләл көч белән мал табып, һәр хатынына да йорт салган, һәркайсын тигез күргән, матди яктан тәэмин иткән ирләр Татарстанда ничә икән? Миңа шылтыратсыннар иде, шулар турында бик матур әсәр язар идем. Тик шикләнәм, андыйлар булыр микән?
- Хәзерге вакытта ислам дине көчәйде. Дин әһелләре белән мө­нәсәбәте­гез ничек? Алар белән аралашмый­сызмы? (Наилә Габделхәева, Казан)
- Мин үзем Рәшидә абыстайдан сабак алган кеше. Динебез куәтләнүенә сөенәм. Рамил Юныс, Камил Сәмигуллин һәм Җәлил Фазлы­ев кебек хәзрәтлә­ре­без­нең язмаларын яра­тып тыңлыйм. Берсен­дә Җәлил хәзрәт: «Вәгазь­ләремдә синең әсәрлә­реңдәге кайбер фикерләрне кулланам», - диде. Бу минем өчен бик зур бәя. Ә болай алар белән якыннан аралашканым юк.
- Их, тормышка ашсын иде, дигән хыялыгыз бармы? (Ләйлә Сәфәрова, Казан)
- Мин Аллаһы Тәгаләнең яраткан бәндәсе булганмын, ахры. Әлегә кадәр бөтен хыялларым да тормышка ашып бара. Без гаиләдә биш бала үстек, әти инвалид иде. Сигезенче сыйныфтан соң, Иваново шәһәренә китеп, ФЗӨгә барып кердем. Анда ел ярым яшәгәннән соң, Казанга кайтып, төзелештә эшләдем әле. Бер үк вакытта кичке мәктәпне тәмамладым. 45 сум хезмәт хакы алып, шуның 25 сумын немец теле курсларында укыган өчен бирә идем. Калганы - ашарга һәм китапларга. Бауман урамындагы китап кибетеннән сатып ала-ала, елга 300 данә китап җыелган иде. Бервакыт тәрәзә янына килеп: «И Ходаем, бер телем ипи бирсәнә», - дип елаганым хәтердә. Казанда ярдәм сорар кешем дә юк. Казан университетының журналистика бүлеген тәмамладым. Кияүгә чыккач, бөтен хыя­лым суыткыч алып, аны азык-төлек белән тутыру иде. Ирем Рифкать 125 сум хезмәт хакына эшли иде. Аның 75 сумын фатир хуҗасына бирәбез. Кызларыбыз тугач, гаиләбез­гә бәрәкәт һәм муллык килде. Мин «Идел» журналында бик тырышып эшләдем. Ул чакта язучыларга һәм журналистларга гонорар яхшы түләнә иде. Фатир да алдык, чит илләргә дә чыктык. Барысын да үз көчебез белән таптык. Хыялларсыз ничек яшисең ди: «Сихерче» яисә «Бер тамчы ярату» әсәрләре буенча фильм төшерсәң иде!
- Авыл турында күп язасыз. Аксубайга еш кайтасызмы? (Гөлшат Әю­пова, Казан)
- Бервакыт мәрхүмә Гөлшат Зәйнашева, мине туктатып: «Җитәр инде, һаман авыл да авыл әсәрләреңдә, син бит гомер буе шәһәрдә яшисең», - дигәч, Гөлшат апага «үч итеп», кала тормышыннан шактый гына әсәрләр яздым. Рәссам, эшмәкәр, хисапчы, артистка, балерина һәм башка хатын-кыз образлары шунда туды инде. Ә туган якка еш кайтам, Карасуда әнием яши.
- Нәбирә апа, әсәрләрегездә им-том, үләннәр бе­лән дәвалану, халык медицинасы зур урын алып тора. Төнәтмәләрне үзегез әзерлисезме? (Диләрә Вафина, Кама Тамагы)
- Мин Аксубай районының Карасу авылыннан. Бездә мондый гына табигать түгел, кыргый табигать. Төнбоеклы күлләр, яшеренеп кенә аккан чишмәләр, урмандагы кызыл һәм кара бөрлегәннәр... Әйе, ел буена җитәрлек дару үләннәре җыеп киптерәм, киндер капчыкларга тутырып куям.
- «Бүре каны» әсәрендәге бүре каны эчертү күренеше ул уйлап чыгарылганмы, әллә тормыштан алынганмы?
- «Бүре каны» күптән язылды. Бервакыт Пермь шәһәреннән бер умартачыдан хат алган идем мин. Бездә малаена бүре каны эчергән кеше бар, дип язган иде ул. Аннары без аның белән хат алыштык, әмма ул якларга барып чыга алмадым.
- Әсәрләрегезне укып, беренче фикер белдергән кешегез кем? (Алсу Гатауллина, Спас)
- Элек беренче әсәремне Туфан абый укый торган иде. Хәзер гаиләдә ирем кулъязма килеш укый, чөнки ул аны компьютерда җыярга булыша, үзем генә өлгермим. Фикерен дә әйтә.
- «Сихерче» әсәрендә карчыкның уй-фикерләрен ничек оста итеп тасвирлыйсыз! Үзегез шуларны кичергән кебек. (Гөлинә Насыйбуллина, Кама Тамагы, Бәрлегуҗа авылы)
- Таныш ул әйберләр миңа, Гөлинә. Элек даруны бик сирәк эчкәннәр, халык медицинасы белән дәвалау ысулларын кулланганнар. Безнең әби дә сөлек сала иде. Авылдашлар, дәва өметләнеп, шул Шәрифҗамал әбие­безгә йөрде. Миндә сиземләү бар, яшермим. Догалар укып өшкерүләргә ышанам. Студент чакта бүлмәнең ишек башына куярга дип «Аятел Көрси» эзләп йөргән идем. Безнең урамда бик дини карчык Минниса әби яши иде, аның йорты янган, бары тик «Аятел Көрси» генә исән калган. Дөрес, аның кырыйларын ут өткән иде. Мә, кызым, сакла, диде әби. Бүген дә сак­лыйм. «Сихерче»дә ул язылды.
- «Бер тамчы ярату» әсәре нәрсәгә таянып язылды? Анда җыелма образлармы яки прототиплары бармы? (Надия Муллагилова, Казан)
- Заманында, байыйбыз дип, татар авылларындагы күмәк хуҗалыкларга дуңгыз керттеләр. Хәрәм булган җирдә бәрәкәт бетә. Бу минем шул хакта искәртүем иде. Икенче бер хәрәм - аракы керде. Ул чакта миннән көлделәр, алай гына татар авыллары юкка чыкмый, диделәр. Бүген нәтиҗәсен үзегез күрәсез. Әсәрдә тагын икенче сызык - мәхәббәт. 30 елдан соң да сүнмәгән-сүрелмәгән яратуның бер тамчысы да тауларны ишәрдәй көчкә ия икән, димәк, саф мәхәббәт бар ул. Рабига белән Габдрәхим тормыштан алынган, әмма берникадәр җыелма образ. Рабига - рәссам булгач, әсәрне язар алдыннан рәссамнарның остаханәләренә күп йөрдем. Кем алар? Нинди алар - күзәттем. «Китәм, димә» әсәрен язганда да балет театры ишекләрен еш ачарга туры килде.
- Минем сезгә берничә соравым бар. Соңгы вакытта электрон китаплар пәйда булды. Аңа карашыгыз ничек? (Рәмзия Хөсәенова, Казан)
- Мин китапны кулга тотып укуны бернигә дә алыштырмас идем.
- Укучы күңеленә үтеп керү өчен илһам кирәк бит. Сез аны каян аласыз?
- Психологиягә, фәлсәфәгә, Ислам диненә, дару үләннәренә, борынгы халык дәвалау ысулларына кагылышлы әдәбият белән бик кызыксынам. Алар илһам бирмәсә дә, күңелне баета. Яран гөлләре үстерәм, шулар белән сөйләшәм, аларның матурлыгына сокланам. Урман минем стихиям, анда баргач, сәгатьләр буе кырмыскаларны кү­зәтәм. Күкеләрнең холкын өйрәндем, аларның нигә сагышланганын бе­ләм. Кош-кортларның, киек җанварларның телен аңлыйм кебек. Холкыма капма-каршы кешеләр белән аралашуы рәхәт. Ул бит фәлән-төгән, ничек аның белән аралашасың диләр, ә минем өчен ул миннән дә акыллырак Аллаһ бәндәсе. Нинди генә кеше булса да, аңа кимсетеп, түбәнсетеп карарга ярамый! Җәй айларында дуслар белән табигатькә чыгабыз, үләннәр җыябыз, бик эләкмәсә дә, балык тотабыз. Менә шулай, төрле мәле бар илһамлануның.
- Сезгә күптән халык язучысы исемен бирергә кирәк. Ник аны һаман сузалар? (Вәсилә Гыйльманова, Казан)
- Халык исемен кулланып, халык мине ярата дип шапырынырга ярамый. Каләмдәшләрем минем иҗатымны югары бәяләде, иң зур бүләккә тәкъдим итте: Г. Тукай премиясе лауреаты булдым. Ә калганы бер Аллаһы Тәгалә ихтыярында.
- Сезнең өчен кайсы мөһимрәк: гаиләме, әллә иҗатмы? (Рәмзия Тимершәехова, Казан)
- Әлбәттә, гаилә. Мин беркайчан да иҗат ал­гы планда булсын дип яшәмәдем.
- Сезнең әсәрләрегез ни өчендер мәктәп программаларына кертелмәгән. Әгәр кертсәләр, кайсын тәкъдим итәр идегез? (Зөләйха Хафизова, Казан)
- Мәктәп программасына «Сихерче»не кертергә җыеналар бугай. «Фәрештәләр»не дә өстәр идем. Тик бу бит бездән генә тормый. Сезгә хәтле дә шуңа охшаш сорау биргәннәр иде,кабатлап әйтәм: минем бер әсәрем дә әхлак нормаларын боз­мый, әдәпсезлеккә өйрәтми, шуңа күрә мәктәп укучысына зыян салыр дип уйламыйм.
- Иҗатыгызны бәяләү сезгә нәрсә бирә?
- Канат куя, дип әйтмәс идем, әмма эшләгән эшеңне күрсәләр, күңелле инде.
- Нәбирә ханым, без сезнең әсәрләрегезне яратып укып барабыз. Хәзерге тормышның чынбарлыгын ачкан өчен рәхмәт сезгә! Алга таба сугыш һәм тыл ветераннары турында берәр әсәр язарга уйламыйсыз­мы? (Разия Садретдинова, Нурлат)
- Ветераннар турында шактый язмаларым «Идел»дә басылган иде инде. Ә инде тагын кызыклы язмышлар булса, язарга була.
- Әгәр язучы булмасагыз, кем булыр идегез икән? (Рузилә Нуриәхмәтова, Түбән Кама)
- Табиб булыр идем. Шөкер, хыялымны олы кызым Чулпан тормышка ашырды.
- Балаларыгыз әсәрләрегезне укыймы? Төпчек кызыгыз нинди һө­нәр иясе? (Фирдәвес Имамова, Чирмешән)
- Ике кызыбыз да татарча бик әйбәт сөйләшәләр, олысы татар гимназиясен дә тәмамлаган иде. Мәктәптә үк икесе дә матур әдәбиятны укып үстеләр. Минем нәрсә язуым белән һәрвакыт кызыксынып торалар. Кечкенәбез Алсу Казан федераль университетының юридик факультетын тәмамлады, бүгенгесе көндә юрист булып эшли.
- Язар өчен сезгә нәрсә кирәк? Автобиографик әсәр яза башламадыгызмы әле? (Фәридә Хафизова, Казан)
- Билгеле, җан тынычлыгы! Автобиографик әсәргә әлегә тотынмыйм. Дөрес, язсаң, язарлык әйбер бар... 14 яшендә Иваново якларына чыгып киткән авыл баласы бит мин, тормыш шаккатар­лык хәлләрне күп күрсәтте. Бер ай элек кыска гына бәян тәмамладым. Тизрәк китапка кертим яисә тизрәк берәр журналга бирим дип ашыкмыйм. Бераз суынсын, мин аны кабат күчерәм әле. Минем өчен сан түгел, ә сыйфат мөһим.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: