Шәһри Казан

Ни хәлең бар, әдәби журнал?

Газета-журналларга булган игътибарны, әдәбияттагы офык киңлекләрен СССР чорында гомер иткән буын яхшы хәтерлидер. Ул заманда үскән яшьләр чын мәгънәсендә укымышлы, күрше өлкәләрдәге төрле халыкларның әдәби-мәдәни тормышыннан хәбәрдар булып яшәгән.

Ә СССР таркалгач, ил белән әллә нәрсә булды шунда: ничектер бер-берләребезнең гореф-гадәтләре, лөгать, әдәп вә әхлагы белән бүлешеп, үзара мәгълүмат алмашып яшәү аксый башлады. Бердәмлеккә омтылган халыклар һәркайсы үз эченә кереп бикләнде. Кызганыч, яңа илдә милли мәдәнияткә, бигрәк тә әдәбиятка игътибар калмады диярлек. Аны акрынлап радио-телевидение, компьютер һәм интернет мәйданнан кысрыклап чыгара килде. Кызганыч ки, бу тенденция хәзер дә дәвам итә. Нәтиҗәдә күңелләрдә милләтара түземсезлек һәм рухи дорфалык орлыклары шытым бирә. Рухың сәламәт булмаса, спорт һәм сәнәгать кенә җәмгыятьне алга илтмәячәген ил агалары тирәнтен аңлап, икътисади сәясәтнең йөзен милли мәдәният һәм милли мәгариф уңаена да борырга кирәклеген исләреннән чыгармасалар иде!
«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган чираттагы түгәрәк өстәлдә сүз әдәби һәм яшьләр өчен нәшер ителүче журналларның хәзерге хәле һәм киләчәк перспективалары турында барды. Кызганыч, әдәбиятның йөзе булган калын журналлар бүгенге заманда популярлыкларын һәм тиражларын югалта бара. Бу бер бездә генә түгел, Федераль дәрәҗәдә дә күзәтелә икән. Мәскәүдә нәшер ителүче «Новая юность» журналын яңабаштан басма форматка кайтаруга ирешкән баш мөхәррир Ирина Хургинаның әйтүенчә, Россия башкаласында яшәүчеләр басма продукцияне газета киоскларыннан гына сатып алу ягын карый. Мәскәү кунагы Татарстанга элеккечә «милли төбәкләрдә авторлар һәм абунәчеләр табылмасмы» дигән якты өметләр баглап килүе хакында җиткерде. Үзебезнекеләрдән «Ялкын» үсмерләр журналының баш мөхәррире Йолдыз Миңнуллина, интернеттан аерыла алмаучы үсмерләрнең зәвыгына туры килсен өчен, журналның форматын интернет порталындагы кебек кысаларга кертергә, күп әйберләрнең иң кызык, мөһим өлешен генә кыскача язарга тырышуларын билгеләп үтте. «Идел» журналының җаваплы сәркатибе Наил Ишмөхәммәтов исә рус һәм татар телләрендә нәшер ителүче басмаларының бигрәк тә русчасына абунәчеләр табуның читенлеген, моның өчен редакция штатында махсус хезмәткәр булдыру, чит өлкәләргә чыгып йөрү өчен дәүләт тарафыннан икътисади мөмкинлекләр тудыру зарурилыгын ассызыклады. Кунаклар арасында Якутиядәге «Ситим» медиа-төркеме җитәкчесе Мария Христоворова да бар иде. «Яңа яшьлек» журналының яңадан кире басыла башлавында аның да өлеше булган. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар, сөйләшүгә йомгак ясап, хәзерге журналларның вәкилләре, кайсы өлкәдә булуларына карамастан, үзара аралашып, ярдәмләшеп эшләргә тиеш, дигән нәтиҗәгә килде.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: