Шәһри Казан

«Нигә колак салмадым икән?»

Беренче татар кыллы оркестрын оештыручы, атаклы «Тукай маршы»ның авторы, композитор Заһидулла Яруллин, шул заманның башка музыкантлары кебек, музыка серләрен үзлегеннән үзләштерә. 1908 елда ул Казан шәһәренә килә һәм кичләрен, тамак туйдыру максаты белән, ресторанда халык көйләрен пианинода уйный. Заһидулланың үтә милли һәм моңлы итеп уйнавын ошаткан хуҗа аны үзенә эшкә...

Реклама

Аның бөек композиторыбыз Салих Сәйдәшевне серле музыка дөньясына алып керүе һәркемгә билгеле. Моннан тыш, ул шул заманның күп кенә башка татар яшьләрендә дә музыкага мәхәббәт тәрбияләүгә өлеш керткән.
Бишбалтада атаклы рус-татар мәктәбен җитәкләгән, җаны-тәне белән татар әдәбияты һәм музыкасы дөньясына бирелгән, йортын «әдәби-мәдәни салонга» әверелдергән Габдрахман Рафиковның, аерым алганда аның улы, татарлардан беренче буларак революциягә кадәр Казан елга училищесын тәмамлаган Хәбибрахманның тормышында да Заһидулла Яруллинның тирән эзе бар. Хәбибрахман аганың язып калдырган көндәлекләрендә композитор бик еш искә алына.
1915 елда Габдрахман Рафиков Бишбалта бистәсендәге бер харчевня хуҗасы Салих Вәлитовтан 15 сумга рояль сатып ала. Хуҗа, үзенең харчевнясын сатар алдыннан, инде күптән җиһаз урынына гына кулланылган рояльне Габдрахман агага тәкъдим итә. Өйдә иң шатланган кеше, әлбәттә, хуҗаның студент улы була. Соңыннан әлеге уен коралы бик озак вакытлар бу йортта узган әдәби-музыкаль кичәләрдә кулланыла.
Рояльне көйләү өчен, хуҗа Заһидулла Яруллинны чакыра. Ул аны алты көн буена рәткә китерә. Соңыннан, «Тәфтиләү», «Зиләйлүк», «Ай, былбылым» кебек татар халык көйләрен үтә моңлы һәм халыкчан итеп уйнап, Рафиковлар гаиләсен чиксез шатландыра. Шул көннәрдә музыка белән сихерләнгән Хәбибрахман композитор яныннан бер генә минутка да китмәскә тырыша, кайбер халык көйләрен уйнап та карый. Аның тыңлау сәләтен һәм музыкага һәвәслеген күреп алган Заһидулла берничә дәрес бирә һәм егеткә моннан соң да профессиональ рәвештә шөгыльләнергә тәкъдим ясый. Соңыннан Хәбибрахман өч ай дәвамында педагог Ю.С.Шишковтан дәресләр ала, рояльдә уйнауның серләренә төшенә. Әмма училищеда укулар башлану сәбәпле, ул музыка белән шөгыльләнүен дәвам итә алмый. Киң Иделдә пароходлар йөрткән - татарлардан беренче елга капитаны Хәбибрахман Рафиковның еш кына: «Их, нигә шул чакны Заһидулла абыйның сүзенә колак салмадым икән», - дип уфтанган вакытлары еш була. Чын музыкант булып китмәсә дә, ул гомере буе әдәбият-сәнгать өлкәсен үз итә, татар язучылары һәм җырчылары белән аралашып яши. Бу очрашуларның музыкаль өлешен Хәбибрахман ага күп вакытларда үзе алып бара.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: