Шәһри Казан

Нигез ташлары нык булырга тиеш

Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры тамашачы хозурына Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Нигез ташлары» дигән спектакль тәкъдим итте. Аны Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Нуриәхмәт Сафин 65 яшьлек юбилеена үзе сайлаган. Әсәр 70 нче елларда язылып, бүгенге көнгә яраклаштырылган. Спектакль авылда яшәүче әби белән бабайның шәһәрдәге балалары кайтып...

Реклама

Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры тамашачы хозурына Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Нигез ташлары» дигән спектакль тәкъдим итте. Аны Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Нуриәхмәт Сафин 65 яшьлек юбилеена үзе сайлаган. Әсәр 70 нче елларда язылып, бүгенге көнгә яраклаштырылган.
Спектакль авылда яшәүче әби белән бабайның шәһәрдәге балалары кайтып төшүдән башланып китә. Алар: «Әтиегез үлем хәлендә» дигән телеграмма алганнар икән. Кайтсалар, ишеккә йозак эленгән. Үзләреннән башка әтиләрен җирләгәннәр, дип, алар куркуга кала. Аның исән-сау икәнен белгәч, һәркайсын «Телеграмманы ни өчен сукканнар?» дигән сорау борчый башлый. Балаларның берсе - министр, икенчесе - прокурор, өченчесе - табиб, дүртенчесе эчүгә сабышкан сәрхуш.
Гарифулла бабай оныгының татарчасын юньләп белмәвенә борчыла. Улларын үз авылларының мәктәбен яптырмыйча, саклап кала алмауларында гаепли. «Милләт тамырына балта чабучылар сез. Акылыгыз мәктәп ябарга гына җитә», - ди ул аларга. Улларында җиргә мәхәббәт тәрбияли алмавында үзен гаепле саный ата кеше, чөнки киләчәктә аның нигезендә яшәүчесе юк. Ә нигез ташлары нык булырга тиеш. Гарифулла ролен башкарган Нуриәхмәт Сафинны чын авыл карты диярсең. Үзе дә халкыбыз язмышына битараф булмаган артистның милләтнең киләчәге өчен борчылуы аның уй-теләкләре буларак кабул ителә. Аның җаны-тәне белән бирелеп уйнавын яратты тамашачы. Энҗе Камалиева Гөлҗиһан образында балалары өчен янып-көеп торган ананы күз алдына китереп бастырды. Ананың кичерешләрен оста сурәтли алды. Бертуганнарны башкарган Татарстанның атказанган артистлары Фәнис Кәлимуллин, Илфат Камалиев, Илнар Низамиев, Зөлфәт Гәрәев холыклары белән бер-берсеннән аерылып торган кызыклы образлар тудырганнар. Илнар гәүдәләндергән исерек бөтенләй юлдан язган түгел. Ул үзендә кызгану хисләре уята. Хәер, И. Низамиев тискәре рольне дә үзен яраттырырлык итеп башкара белә. Киленнәр булып уйнаган Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллина белән Лилия Низамиева уеннары да сокландырды. Аларның һәр хәрәкәте, сөйләшүләре чая, үткен киленнәрне хәтерләтә. Флорид ролендә уйнаган Искәндәр Низамиев үзенең талантлы бала булуын күрсәтте. Кем белә, бәлки киләчәктә әти-әнисе кебек аны да артист буларак сәхнәдә күреп булыр.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Ринат Әюпов әлеге спектакльне куярга бик вакытлы алынган. Мәктәпләр ябылу, тел мәсьәләсе, авылда яшәүчеләр бетү - барысы да бүгенге көн проблемалары. Авторның әйтергә теләгән фикере зур. Бик мәгънәле, эчтәлекле әсәр булуы белән отышлы ул.
Үз туган көненә әлеге спектакльне сайлаган Нуриәхмәт Сафин болай ди: «Спектакль заманында
К. Тинчурин исемендәге театрда куелганда мин хәзерге министр ролендә уйнадым. Гарифулла роле бик ошаганга күрә, аны сайладым. Гомумән, Туфан абыйның әсәрләре ошый миңа». Гомумән, спектакль һәр тамашачы күңеленә хуш килерлек.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: