Шәһри Казан

Нәниләр әкият геройлары белән күңел ачачак

14 сентябрьдә «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында яңа сезон яңа спектакль белән ачыла. Ул Гәрәй Рәхим инсценировкасында режиссер Илдус Зиннуров куйган «Кәҗә белән Сарык» әкияте.

Аның көен Луиза Батыр-Болгари язган. Спектакльдә Татарстанның халык артисты Рәмзия Фәйзуллина, Татарстанның атказанган артистлары Юрий Чуктиев, Фәнзилә Сабирова, Рузилә Зарипова, Марс Гайфуллин һ.б артистлар катнаша. Шул ук көнне рус труппасы да эшкә керешә. Алар Борис Вайнер инсценировкасында «Цветик-семицветик» спектаклен күрсәтергә җыена. Спектакль башланыр алдыннан балаларны әкият геройлары белән очрашулар, күңел ачулар көтә.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: