Шәһри Казан

«ҺӨНӘР»дә режиссерлар шытып чыкты

Бер атна эчендә һөнәргә өйрәнеп буламы? Юк, әлбәттә. Тик нәкъ менә шушы вакыт аралыгында сәләтеңне күрсәтү бик мөмкин. 10-15 декабрь көннәрендә узган «Һөнәр» Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивалендә режиссерлар үз осталыкларын күрсәтте. Фестиваль 2009 елдан бирле ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә үткәрелә. Быел спектакльләрнең саны 13кә җитте. Анда, Татарстанныкылар белән...

Реклама

Спектакльләрне халык белән бергә тәнкыйтьчеләр дә карады. Һәр спектакльдән соң режиссер, тамашачы, тәнкыйтьчеләр фикер алышты.
Хоккей матчларында көндәшлек булган кебек, «Һөнәр» дә ансыз булмады. Режиссерлар арасындагы көндәшлек турында әйтүем түгел, ә тамашачы һәм тәнкыйтьчеләрне күздә тотуым. Спектакль йә тамашачыга ошый, йә тәнкыйтьчегә. Мәсәлән,
А.Несин әсәре буенча куелган «Ал җанымны, әфәнде!» спектаклен халык, аеруча әбиләр җылы кабул итте. Ләкин тәнкыйтьчеләр яшь режиссер Альберт Гаффаровны мактарга ашыкмады. Спектакль аша режиссерның үзен яшь кеше буларак күрсәтә алмавын билгеләделәр. Минемчә, спектакльдә көнкүреш күп яктыртылды, оятсыз күренешләр дә чалынды.
Режиссер Чулпан Садыйкованың Чаллы Татар дәүләт драма театрында Н. Гәетбай пьесасы буенча куйган «Кызлар, ишек ачыгыз»! спектакле дә халыкка ошады. Тик тәнкыйтьчеләргә генә түгел. Бу - Чулпанның беренче режиссерлык эше. Беренче коймак төерсез булмый. Тәнкыйтьчеләр дә хаталарны күрсәтте.
Регина Саттарова сәхнәләштергән «Яратам сине, Казан!» спектаклен гади тамашачы яратмады, әмма ул яшьләргә һәм тәнкыйтьчеләргә ошады. Тамашачы арасыннан: «Бер-ике мәгънәле фикер булды инде», - дигән сүзләр дә ишеттем. Хәер, үзем дә аны кабул итеп бетерә алмадым. Сүгенү сүзләрен, гади сөйләм телен чат саен ишетеп торсак та, аларны спектакльдә тыңлау күңелне җылытмады.
Спектакльләрдә тамашачылар саны төрле иде. Кайсысына исә тәнкыйтьчеләр белән катнашучылар гына йөрде, ә Д.Исабаков әсәре буенча Зиннур Сөләйманов сәхнәләштергән Стәрлетамак Башкорт дәүләт драма театрының «Апай» спектаклендә залда алма төшәрлек тә урын булмады.
Актерлар йорты каршында оешкан «Эзләнү» татар театр студиясе режиссер Илгиз Зәйниев белән «Нух пингвиннары» спектаклен тәкъдим итте. Бу - студиянең беренче иҗат җимеше. Беренче сыйныф укучылары Тимур һәм Аделнең күңелендә әлеге тамашада күбрәк пингвиннарның үз-үзләрен тотышы, үзләре дә уенда катнаша алулары истә калган. Тәнкыйтьчеләр спектакльнең уен форматында булуын яхшы яктан билгеләде. Тик ничә яшьлек тамашачыга куелганын төгәл билгеләргә кирәклеген дә әйттеләр. Татар театрларында балалар өчен спектакльләр юк дәрәҗәсендә. «Эзләнү» студиясе алга таба бу бушлыкны бераз булса да тутырыр дип ышанабыз.
Фестивальдә спектакльләрнең эскиз вариантлары (әзерләнеп килә торган. - Авт.) да күрсәтелде. И.Зәйниевнең әсәре буенча Радик Бариев куйган «Кечтүкле уен» (Г.Камал театры) - шундыйлардан. Ул татар театрларында куела торган спектакльләргә бер дә охшамаган. Чынбарлык белән башланып киткән спектакль фантастик әкият рухына күченә. Тамашачылар Кечтүкнең костюмын аеруча яратып кабул итте. Шүрәленең рус әкиятләрендәге тиз йөрешле итекләр функциясен үтәүче, аякка беркетелә торган махсус җайланмасы бөтенләй ышандырды.
З.Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясеннән Алсу Галина Кшифтоф Бизеның «Үксеп елау» спектаклен тәкъдим итте. Монда ачыктан-ачык җенси мөнәсәбәтләр турында сөйләшәләр, сүгенү сүзләре кулланалар. «А.Галина хәзерге драматургиягә мөрәҗәгать иткән. Бу инде «печенье белән чәй эчеп утыру» түгел», - дип белдерде бер ГИТИС студенты.
Чаллы «Ключ» театр студиясеннән яшь режиссер Гөлназ Яһудина хакында да әйтмичә булмый. Ул Т.Гуэрриның «Зәңгәр эт»ен сәхнәләштергән. Гөлназ бу курчак спектакленең режиссеры гына түгел, рәссамы да. Ул курчакларның нәнилеген күрсәгез! Гади генә түгел алар - марионеткалар. Әлеге спектакль бүлмә спектакленә охшаш, шуңа тамашачылар аны сәхнәгә менеп карады. Курчаклар белән рәсемнәр дә бергә үрелеп барды.
* * *
Яшь режиссерларның үз араларында көндәшлек булса да, зур булмагандыр ул. Урыннар бирелмәгәч, уен көндәшлеге булмый бит. Ябылу тантанасында яшь режиссерларның барысын да билгеләп үттеләр, аларга дипломнар тапшырдылар. Бер карасаң, бүләк бирмәү дөрестер дә. Чөнки төрле режиссерларның спектакльләре төрле дәрәҗәдә. Аннан соң фестивальдә, әле «шытып килүче»ләр белән бергә, берничә ел катнаша торганнары бар.
Фестивальнең соңгы көнендә түгәрәк өстәл артында барлык катнашучылар, тәнкыйтьчеләр утырып сөйләште. З.Сөләйманов: «Мондый чара булганда, яшь режиссерлар үз суларында гына кайнамаячак», - диде. Яшь режиссерларга аралашу җитмәгән. Әйе, спектакльдән соң һәрбер кеше, диалогка кермичә, фикер әйтеп кенә аралашу килеп чыкмый шул.
ГИТИС профессоры Анна Анатольевна Степанованың яшь режиссерларның спектакльләрен искечә куюларына бик нык кәефе киткән. «Бу фестивальдә элеккедән килгән традицияләрне өзүгә берничә омтылыш булды. Мәсәлән, Алсу Галина һәм Регина Саттарованың эшләре - шундыйлардан. Бу - традициядән, кысалардан чыгып карау.
Фестивальдә катнашучы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия, Г.Кариев исемендәге Казан яшь тамашачылар театрларының баш режиссерлары Фәрит Бикчәнтәев белән Ринат Әюповтан кала, спектакльләрдә башка театрларныкылар күренмәде. Фикер алышуларда катнашучылар гына түгел, хәтта гади тамашачы да шактый кызыклы мәгълүмат туплады. Яңа алымнар кулланырга этәргеч алу үзе үк яхшы нәрсә түгелме соң?!
IV «Һөнәр» Бөтенроссия фестивале тәмамланды, хәзер киләсесен көтәбез. Кайбер кытыршылыклар булса да, яшь режиссерларга, үз казаныңда гына кайнаганчы, мондый мәктәп үтү бик мөһим. Кем белә, бәлкем берничә елдан нәкъ менә монда «шытып чыккан» егет-кызлар театрларның баш режиссерлары булыр.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: