Шәһри Казан

«Нәүрүз» дәвам итәчәк

Казанда үткән икенче Халыкара «Нәүрүз» белем бирү форумыннан кунаклар җылы тәэсирләр белән китте. Аларның һәркайсы театр белгечләре үткәргән секцияләргә бик теләп йөрде һәм үз фикерләре белән уртаклашты. Дагыстаннан килгән язучы, театрның әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире Баһаутдин Аджиев: «Мин биредә рухи яктан баедым», - дип тикмәгә әйтмәгәндер. Ул үзләрендә куярга...

Реклама

Казанда үткән икенче Халыкара «Нәүрүз» белем бирү форумыннан кунаклар җылы тәэсирләр белән китте. Аларның һәркайсы театр белгечләре үткәргән секцияләргә бик теләп йөрде һәм үз фикерләре белән уртаклашты. Дагыстаннан килгән язучы, театрның әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире Баһаутдин Аджиев: «Мин биредә рухи яктан баедым», - дип тикмәгә әйтмәгәндер. Ул үзләрендә куярга сайлап алу өчен безнең драматургларның пьесаларын алып китүен дә әйтте.
Әлеге фестиваль хакында без Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры вазифаларын башкаручы Илфир Якупов белән сөйләштек.
- Сез башка елларда да бу фестивальне оештыру эшләрендә катнашкан кешеләрнең берсе идегез. Быел үзегез өчен иң катлаулысы нәрсә булды?
- Без бу чарага елдан артык әзерләндек. Иң зур уңышыбыз Литвадан «Мено Фортас» театрын китертеп, ике көн уйнату булды. Аларны чакыру җиңел түгел, чөнки ул Европада танылган театр. Зур шәһәрләргә генә гастрольләргә йөриләр. Артистлар бик ошатып китте. Бәлки киләчәктә режиссерларын безнең театрга да чакыртып, берәр спектакль куйдырырга булыр. Германиядән Юрий Альшиц дигән педагогны китерү дә зур табышыбыз дияр идем. Ул Мексикада да, Кытайда да, Европада да осталык дәресләре үткәрә. Якутиядән Степанида Борисованы чакыруны Шамил Зиннурович бик теләгән иде. Фестиваль, минемчә, дәвам итәр. Ул төрки театрларны гына түгел, рус театрларын да җәлеп итә башлады. Безгә яңа идеяләр кирәк.
- Киләсе форумга берәр төрки халыклар театрын чакыртып, спектакль куйдырырга исәп юкмы?
- Форумда катнашучылар өйрәнергә, белем алырга тиеш. Мәсәлән, «Идиот»та режиссер эше күбрәк күренә. Кайбер артистлар, режиссерлар аны икешәр тапкыр карады. Әгәр төрки театрларда шундый спектакльләр була икән, нигә чакырмаска? Без форумда да төрки театрлар белән генә эш итсәк, ерак китә алмыйбыз. Шуңа күрә башка илләрнең спектакльләрен дә карарга кирәк. Ә инде фестиваль өчен киләчәктә спектакльләрне сайлап кына алырга уйлыйбыз.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: